+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
25 февраль 2024, 17:25

Бердәмлек авыр вакытта сынала

Кырмыскалылылар махсус хәрби операциядәгеләргә бөтен район белән ярдәм күрсәтә.

Бердәмлек авыр вакытта сыналаБердәмлек авыр вакытта сынала
Бердәмлек авыр вакытта сынала
Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтүдә Кырмыскалы районы волонтерлары вакытларын да, тырышлыкларын да кызганмый. Алар район халкы белән берлектә фронтка ярдәм итә, җиңү көнен якынайтуга үз өлешен кертә. Барысы да бер теләктә – махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын, ир-егетләребезнең өйләренә, үз гаиләләренә, балалары янына Җиңү белән кайтуын тели. Һәм зарыгып көткән шушы Җиңүне якынайтуга зур өлеш кертәләр.

Фронттагы егетләргә ярдәм озатырга ашкынып торучы райондашларыбыз, шөкер, күп. Мин үзем махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга ярдәм оештыру максатыннан Ватсапта булдырылган берничә төркемдә торам. Андагы актив эшчәнлекне күзәтеп, сокланмый мөмкин түгел. Шулкадәр ярдәмчел, изге күңелле, бердәм безнең халык. Мондый көч белән Җиңү озак көттермәс, дигән ышаныч та ныгый.
Чын-чынлап кырмыска оясын яисә умарта күчен хәтерләтә бу төркемнәр. Шулай, өлешләтә мобилизация игълан ителү белән Олыкүл авылы халкы якташларына ярдәм күрсәтү өчен берләшә башлады. Нәкъ шул чорда, 2022 елның октябрендә, “Безнең патриот” волонтерлар штабының бүлекчәсе ачылды. Галия Бикбаева җитәкчелегендәге әлеге оешма — иң эре һәм активларның берсе. Алар эшне үзләрендә генә җәелдереп калмый, районның мәктәп һәм клубларында ачылган шундый ук волонтерлар оешмаларына ярдәм күрсәтә: маскировка челтәрләре үрү буенча осталык дәресләре үткәрә, хәтта тукымалар, башка кирәк-ярак материаллар белән дә тәэмин итәләр.
Әлеге вакытта Ватсаптагы төркемдә 435 кеше тора. Биредә махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә ярдәм күрсәтү белән бәйле мәсьәләләр даими тикшерелә, төрле тәкъдимнәр яңгырый һәм финанс отчетлар да басылып бара, ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерелә. Ә ярдәм күрсәтүчеләр, чынлап та, бик күп. Аерым кешеләрдән тыш, шәхси эшкуарлар, авыл биләмәсендә урнашкан сәүдә үзәкләре, оешма-предприятиеләр дә үз өлешен кертә. Төркемнең админнары, изге күңелле кешеләрнең һәммәсен искә алып, рәхмәт сүзләре яудырып, алар белән берлектә башкарылган эшләргә дә туктала.
Әйе, чатта торучыларның күбесенең якыннары, туганнары, дуслары әлеге вакытта махсус хәрби операция зонасында. Алар белән даими элемтәдә торалар. Шунлыктан, солдатларга тәү чиратта нәрсә кирәклеген белеп, эшне шуның нигезендә оештыралар. Соңгы вакытта актив рәвештә һәм күпләп маскировка челтәрләре үрделәр, окоп шәмнәре ясап озаттылар. Егетләребезгә ниндидер аппаратура, техника кирәк булган очракта, бу хәбәр гомум чатка куела. Һәм әйтеп торасы да юк, шунда ук һәркем үз теләге белән аны алу өчен акча җибәрә башлый. Берничә көндә җыелган акчага кирәкле әйберләр алып озатыла.
Сахай авылы биләмәсе халкын берләштереп төзелгән “Үзебезнең егетләр өчен” (Zа СВОих ребят) дигән төркемдә дә шундый ук җанлылык, эш тә нәкъ шундый тәртиптә оештырылган. Анда әлеге вакытта 300гә якын катнашучы исәпләнә. Салкыннар башлану белән яугирләргә һәм яраланучыларга юрганнар таләп ителә, дип хәбәр салдылар. Авыл халкы арасында битарафлар булмагандыр. Гуманитар конвой белән халыктан җыелган юрганнар һәм башка кирәк-яраклар тиз арада озатылды.
Волонтерлар штабы авыл мәдәният йортында урнашкан. Монда эшнең тукталып торганы юк.
Берьюлы маскировка челтәрләре дә үрәләр, окоп шәмнәре дә ясыйлар, посылкалар да җыялар. Шулай ук, махсус хәрби операция зонасындагы якташларга ярдәм йөзеннән хәйрия концертлары, ярминкәләр дә даими үткәрелеп тора. Кыскасы, изге эштән беркем дә читтә калмый: өлкән апалар җылы оекбашлар бәйләвен дәвам итә, мәктәп укучылары абыйларын җылы эчтәлекле хатлары белән сөендерә, рухларын күтәрә.
Бердәмлек авыр вакытта сынала, диләр. Кырмыскалылылар да, бердәм булып, махсус хәрби операция зонасындагы якташларына ярдәм күрсәтә – аларны барлык кирәк-ярак белән тәэмин итәргә тырыша. Бүген бу безнең төп максат – илебез азатлыгы өчен көрәшүче ир-егетләребезгә ныклы тыл һәм ышанычлы ярдәмчеләр булу.
 
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА, "Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.


Бердәмлек авыр вакытта сынала
Бердәмлек авыр вакытта сынала
Бердәмлек авыр вакытта сынала
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас