Ренат Галәмшин туганда Бөек Ватан сугышы тәмамланып, нибары дүрт елга якын вакыт үткән була. Шуңа аның балалык еллары бик тә авыр чорга туры килгәнлеге яхшы аңлашыла. Тик шунысын әйтергә кирәк: аның туган авылы Әрибаш белән янәшәдә генә Кардон-Әрибаш поселогы урнашкан иде. Ә Кардон-Әрибаш Тәтешле урман хуҗалыгы тирәсендә үсеп чыккан. Ул елларда урман хуҗалыгы безгә – авыл малайларына – зур сәнәгать предприятиесен хәтерләтә иде. Биредә урман хуҗалыгының конторасы, гаражлары, агач эшкәртү цехы һәм ярдәмче хуҗалыгы урнашкан иде. Без мәктәптә укыган елларда анда ылыс мае сыгу цехы да оештырганнар иде. Тик табигатьне саклаучылар чаң кагып, бу эшне туктатуга иреште. Минем өчен иң мөһиме – Кардон-Әрибашта сигезьеллык мәктәп булып, анда укыту тулысынча урыс телендә алып барыла иде. Алтынчы-җиденче сыйныфларда укыганда Кардон-Әрибашның беренче-икенче сыйныфларда укучы малайларының “шартлатып” урысча сөйләшүен хәйран калып тыңлап торганым хәтеремдә.
Кардон-Әрибаш сигезьеллык мәктәбен тәмамлаган Ренат урман хуҗалыгының агач эшкәртү цехына эшкә урнаша. Анда озак еллар дәвамында товар тутырырга тартмалар ясау өчен төрле киңлектәге һәм озынлыктагы такта кисәләр иде. Алар, Куеда тимер юл станциясендә вагоннарга төялеп, киң илебезнең төрле тарафларына озатылды.
Ренатны станокчы итеп эшкә алалар. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнеп, чыныгып үскән, аеруча чаңгы спортын яратучы егет өчен эшнең әллә ни авырлыгы булмый, әлбәттә. Ләкин авыл егетенең күңеле иген басуларына тартыла. Шуңа озын-озак уйлап тормыйча, Дуван авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлегенә укырга керә. Техникумда укыган елларында ул җилдән җитез чаңгычы булып та таныла. Республика күләмендә үткәрелүче бәйгеләрдә кыю чыгыш ясый башлый.
Дуван авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган Ренат Галәмшинны Тәтешле районының ул вакыттагы “Социализм” колхозына агроном итеп тәгаенлиләр. Биредә эшләгән чорда ул үзендә мөһимрәк, җаваплырак бурычлар үтәрлек көч барын тоя һәм тормышта югарырак баскычларга күтәрелү максатында Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Агрономия факультетына, әлбәттә.
Тырышып укый Ренат, чөнки югары уку йортында алган белемнәрнең тормышта кирәк булачагына шикләнми. Тәтешле районының кырыс табигать шартларында авыл эшчәннәренең хезмәтен фәнни нигездә оештыру юлы белән генә уңышка ирешү мөмкинлеген дә яхшы аңлый ул.
Чаңгыда узышу осталыгын да камилләштерә һәм институт командасы составында Русия, Советлар Союзы күләмендәге чемпионатларда катнаша, “СССРның спорт мастеры” дигән югары дәрәҗәгә лаек була. Республикабызның ул вакыттагы Спорт һәм яшьләр эшләре буенча министрлыгы Ренат Галәмшинны “Башкортстанда спортны үстерүгә лаеклы өлеш керткән өчен” дигән мактаулы билге белән бүләкли.
Институттан соң Ренат Галәмшинны туган колхозы “Урал”га орлыкчылык буенча агроном итеп тәгаенлиләр. Ләкин Ренат Биктимер улы, чын белгеч һәм, җитәкче буларак, “Дэмен” колхозында ачылды, дисәм, дөреслеккә хилафлык булмасына иманым камил. Олы юл буенда урнашкан, чәчүлек мәйданнары бик зур булмаган җыйнак кына хуҗалык озак еллар дәвамында районда артта сөйрәлүчеләр исәбендә булды. Чөнки биредә “хуҗа”дан уңмадылар. Ниһаять, 1981 елда район җитәкчелеге Ренат Галәмшинны “Дэмен”га рәис вазыйфасына тәкъдим итте. Колхозчылар аны бертавыштан сайлады. Ренат Биктимер улы яңа вазыйфада беренче көннәрдән үк җиң сызганып эшкә башлады.
Ул елларда колхоз-совхозлар җитештергән продукциянең сатып алу бәяләре бик түбән иде. Шуңа алар очын-очка ялгап көн итте. Шул ук вакытта кредитларны күпме сорасаң, шулкадәр бирәләр иде. Шунлыктан, райондагы һәр колхозның өч-дүрт миллион сум кредит бурычы җыела иде. Шушы юл белән ил җитәкчелеге колхозларны “кулда тотарга” теләгәндер, күрәсең. Чөнки юридик яктан алар беркемгә дә бәйле түгел иде бит! Ә “Дэмен” колхозының кредит бурычы җиде миллион сумнан артык иде.
Хуҗалыкның барлык авылларында төзелеш эшләре киң колач алды. Колхоз үзәгендә мәдәният йорты, административ үзәк, урта мәктәп бинасы, кафесы һәм кунакханәсенә кадәр булган сәүдә үзәге, авылларда клублар, балалар бакчалары, яңа кибетләр файдалануга тапшырылды, суүткәргеч торбалар салынды. Майск авылында колхоз исәбенә эшләүче өлкәннәр йорты ишекләрен ачты. Авылларда торак төзелеше киң колач алды. Кайсы елда икәнен хәтерләмим, ил җитәкчелеге колхоз-совхозларның кредит бурычларын гамәлдән чыгарды, гади тел белән әйткәндә, списать итте. Шулай итеп, Ренат Биктимер улының кыюлыгы хуҗалыкка зур отыш булып кайтты.
Аның тырышлыгы, киләчәккә карап яшәве колхозчылар күңелендә үз көчләренә ышаныч уятты шикелле, хәл уңай якка үзгәрә башлады. Басуларда – иген һәм мал азыгы культураларының уңышы, фермаларда – савым, малларның көнлек артымы күтәрелде, үрчем алу күрсәткечләре яхшырды. “Дэмен” колхозының 1986 елда Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашуы бу үзгәрешләрне югары дәрәҗәдә бәяләү булды.
Ул елларда мәктәпләрдә төп техника тәгәрмәчле трактор булып, укучылар районда үткәрелүче төрле чараларга шуның арбасына төялеп йөри иде. Ә Ренат Галәмшин Яңа Тәтешле урта мәктәбенә “ГАЗ-66” автомобиле базасындагы автобус бүләк итте!
Тагын шунысына да тукталасы килә: ул елларда авыл халкы күпләп мал-туар, кош-корт асрый иде. Каз бәбкәләрен Свердловск (хәзер Екатеринбург) шәһәреннән ташыдылар. “Дэмен”да каз фермасы оештырып һәм инкубатор станциясе төзеп, Ренат Биктимер улы халыкны бу мәшәкатьтән дә коткарды.
Узган гасырның 70нче елларында елкычылыкка игътибар тәмам беткән иде. Моның нәтиҗәләре сабантуйларда ачык күренде. Кайбер авылларда аларны ат чабышыннан башка гына үткәрә башладылар. Бүген, Аллаһка шөкер, ат чабышлары – сабантуйларыбызның иң зур яме. Моның өчен Тәтешле районы халкы Салават районында туып-үсеп, безнең районга эшкә килгән Валерий Хуҗинга һәм Ренат Галәмшинга бурычлы, дисәм, һич арттыру булмас. Валерий Дәүләт улы “Урал” колхозына җитәкчелек иткәндә чабыш атлары белән ныклап шөгыльләнә башлады. Ә Ренат Биктимер улы исә “Дэмен”га җитәкчелек итә башлагач, берничә чабыш аты сатып алды. Чабышкылары “Урал”ныкылардан калыша башласа, Ренат Биктимер улының аларны дәртләндерү өчен янәшәләреннән йөгергәнен үз күзләрем белән күргәнем булды.
Узган гасырның 90нчы еллары төрле үзгәртеп коруларга бай булды. 1996 елда Яңа Тәтешледә республика удмуртларының беренче конференциясе үткәрелеп, Башкортстан удмуртларының милли-мәдәни үзәге оештырылды. Үзәкнең җитәкчесе итеп бертавыштан Ренат Галәмшин сайланды.
– Мин хәзер Башкортстанда яшәүче барлык удмуртларның “президенты”! – дип шаяртырга ярата иде Ренат Биктимер улы.
Бу эшкә дә ул үзенә генә хас тырышлык белән җиң сызганып тотынды һәм кыска гына вакытта үзен удмурт халкының лаеклы улы, чын патриоты итеп күрсәтте. Ә Яңа Тәтешле авылы, чын мәгънәсендә, республикабызда яшәүче удмуртларның мәркәзенә әверелде. Биредә төрле чаралар, конкурс-фестивальләр үткәрелә башлады. Ел саен удмурт мәдәнияте һәм сәнгате көннәре, яшьләр арасында Удмурт җырларын башкаручылар конкурсы оештырыла. Удмурт телле мәктәпләрдә укучы балалар арасында олимпия уеннары шаулап үтә. Төрле һөнәрләргә һәвәс балалар һәр җәйдә “Усточикар” (Осталар шәһәрчеге) лагеренда җыела.
1999 елдан удмурт телендә “Ошмес” (Чишмә) республика гәзите нәшер ителә. Аны оештыруда да Ренат Галәмшинның өлеше зур булды. Аның “Удмурт кенеш” Бөтендөнья берләшмәсе башкарма комитеты әгъзасы буларак башкарган эшләре дә бәяләп бетергесез.
Ренат Галәмшинның тырыш хезмәте дәүләтебез тарафыннан югары бәяләнде. Ул Башкортстанның һәм Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Аңа “Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Ренат Биктимер улы тырыш хезмәте белән туган халкының абруен күтәрде, ә халкы аның үзен зурлады. Удмурт халкының телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклауга һәм үстерүгә керткән гаять зур хезмәтләре өчен ул Удмурт Республикасы Милли сәясәт министрлыгының Прокай Борисов исемендәге истәлекле медале белән бүләкләнде.
Ә иң мөһиме – удмурт милләтен, аның мәдәниятен, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен тергезү һәм үстерү хакына күрсәткән фидакарьлеге өчен Ренат Галәмшин 2004 елда Удмурт Республикасының Кузебай Герд исемендәге милли премиясенә лаек булды. Бу премия Башкортстандагы – Салават Юлаев, Татарстандагы Габдулла Тукай исемендәге премияләр дәрәҗәсендә.
Шушы көннәрдә Ренат Галәмшин 75 яшьлек күркәм юбилеен билгеләр иде. Кызганычка каршы, безгә бу бәйрәмне юбилярсыз гына үткәрергә туры килә. Моннан 5 ел элек Ренат Биктимер улы бакыйлыкка күчте.
Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.
Фото авторның шәхси архивыннан.