Аның финалы тантанасы «Башкортостан» дәүләт концерт залында узды. Актив җәмәгать лидерлары арасында ел саен үткәрелә торган хатын-кызлар конкурсы инде Башкортстанның визит карточкасына әверелде, аның форматы уникаль. «Милләт анасы — хатын-кыз» премиясе Бөтенрусия статусын алып, Башкортстаннан читтә дә таралды. Безнең чиксез Ватаныбызның төрле почмакларыннан килгән хатын-кызларны битараф булмау, намуслылык һәм зур йөрәкле булу берләштерде.
Җыелучыларны конкурсны оештыручылар — Русия халыклары ассамблеясе рәисе, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте җитәкчесе Гөлнур Колсарина һәм «Ватанны саклаучылар» оешмасында СВОда катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева, «Бәхет территориясе» хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова сәламләде, ә Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, финанс министры, республика Башлыгы каршында СВО катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча ведомствоара комиссия рәисе Лира Игътисамова Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән сәламләү адресын укыды.
Чарада беренчеләрдән булып Русия Геройларының, Ватанны саклаучыларның, Ватан алдындагы бурычларын үтәүчеләрнең әниләрен һәм тол хатыннарын хөрмәтләделәр. «Милләт анасы - хатын-кыз» медале белән Русия Герое, һәлак булган офицер Алмаз Сафинның әнисе Гүзәл Сафина; Русия Герое, подполковник Андрей Мигуновның тол хатыны Любовь Мигунова; Русия Герое, майор, 124нче аерым танк батальоны командиры Борис Дудконың әнисе Маргарита Дудко; Русия Герое, лейтенант, әле СВОда катнашучы Степан Беловның әнисе Тамара Белова бүләкләнделәр.
Берничә номинациядә җиңүчеләргә шулай ук француз яулыклары тапшырылды, алар Тынычлык һәм Җиңү символы булып тора. Тарихта билгеле булуынча, беренче яулыкларны Наполеон сугышлары чорында «Төньяк амурлар» дип аталган башкорт атлылары алып кайткан.
Конкурс муниципаль, региональ һәм Бөтенрусия этапларында үтте. Анда барлыгы 500дән артык гариза килгән. Финал тантанасына Татарстан Республикасы, Пермь крае, ХМАО, Мәскәү һәм Удмуртия делегацияләре килде.
Фото: "Башинформ"