+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
14 март 2024, 09:21

Уфага тематик поезд юллана

17 мартта Уфа тимер юл станциясенә Русия хәрбиләренең батырлыгына, заманча кораллануга һәм Юнармия хәрәкәтен үстерүгә багышланган һәм 9 вагоннан торучы тематик поезд киләчәк. Хәрби комиссариатның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, состав Русия Оборона министрлыгының "Сила в правде!" акциясе кысаларында киләчәк.

Уфага тематик поезд юлланаУфага тематик поезд юллана
Уфага тематик поезд юллана

Шәһәр халкын һәм кунакларын Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби техника экспозициясе һәм махсус операциядә кулланылучы яңа техника үрнәкләре күргәзмәсе, шулай ук ведомствоның иҗади коллективлары һәм Башкортстан артистлары концерты көтә.

Поезд республика башкаласында урындагы вакыт белән 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр булачак.

Фото: transport.bashkortostan.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас