+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
19 апрель , 11:46

Кунакчыл Илеш җиренә рәхим итегез!

Районда Белгород өлкәсеннән килгән балаларның укуы һәм ялы өчен тиешле шартлар булдырылды.

Кунакчыл Илеш җиренә рәхим итегез!
Кунакчыл Илеш җиренә рәхим итегез!

Хәбәр ителүенчә, Башкортстанга Белгород өлкәсеннән 498 бала һәм аларны озата йөрүчеләр килде. Белгород балалары ике лагерьда — Илеш районындагы “Орленок” һәм Әбҗәлил районындагы “Березка”да урнашты. “Орленок” сәламәтләндерү лагере 250 баланы кабул итте.

Әйтергә кирәк, балаларның көнкүрешен тиешенчә оештыру — Илеш районындагы иң мөһим социаль бурычларның берсе. Урнаштыру белән беррәттән, аларның сәламәтлеген кайгырту, хәвефсезлекне тәэмин итү муниципаль район хакимияте һәм мәгариф идарәсенә йөкләтелгән иң җаваплы йөкләмә санала. “Орленок” балалар сәламәтләндерү лагере ел әйләнәсенә меңгә якын баланы кабул итүгә исәпләнгән.
— Соңгы чорда “Орленок” балалар сәламәтләндерү лагеренда өстәмә рәвештә 216 урынга исәпләнгән заманча йокы корпусы һәм спорт корылмалары төзелде, бу исә әлеге учреждениене ел әйләнәсенә эшләү режимына күчерергә мөмкинлек бирде, — диде “Кызыл таң”га биргән интервьюда Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин. — Атап әйткәндә, “Мәгарифне үстерү” федераль программасының “Балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү шартларын булдыру” дәүләт проекты кысаларында федераль, республика һәм урындагы бюджетлар исәбенә узган елда лагерь территориясендә балаларны ял иттерү һәм сәламәтләндерү өчен заманча биналар сафка кертелде. Корпуслар тулысынча җиһазландырылды, тиешле коммуникацияләргә тоташтырылды.
“Башнефть” компаниясенең хәйрия иганәләре исәбенә Социаль максатлы программалар фонды аша 146 укучыга исәпләнгән “Белем үзәге” уку корпусы төзелде һәм тулысынча җиһазландырылды. Республика һәм район бюджетлары исәбенә ашханәдә капиталь ремонт үткәрелде, шулай итеп, анда урыннар саны 90нан 250гә кадәр арттырылды, яңа җиһазлар сатып алынды.
Белгородтан килгән балаларга программа буенча укуларын дәвам итү өчен барлык шартлар булдырыла, шулай ук мәдәни программа әзерләнгән, районның истәлекле урыннары белән таныштыру күздә тотыла.
Белгород өлкәсеннән, башлыча, 7-10нчы сыйныф укучылары килде. Аларга белем бирү мәктәпләре беркетелгән, педагоглар билгеләнгән һәм актуаль расписание төзелгән.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Илеш районы.
Фото Илдар Мостафинның “Телеграмм-каналы”ннан.

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: