+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
27 апрель , 15:53

Илне сөю җирсүләрне баса

Бүген башкалада узган "Атайсал. Якташлык көче" форумында Санкт-Петербургның "АРТ НАШЕСТВИЕ" сәнгатькә ярдәм мәдәни форумының вице-президенты, Адреевский фарфор мануфактурасы управляющие Илсөя Кузнецова да бар иде. Чыгышы белән ул Федоровка районының Федоровка авылыннан.

Илсөя Мәкъсүд кызы Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының социаль-гуманитар факультетын тәмамлап, БСТ каналында продюссер булып хезмәт сала. Моннан алты ел элек Санкт-Петербургка күченеп китә, анда гаилә кора. Ул бүген Төньяк башкалада билгеле эшкуар, җәмәгать эшлеклесе, сөекле хатын, өч бала әнисе дә.

- Читтә яшәүчеләрнең җирсү дигән бер халәте була, - ди ул. - Ул сагыну гына да түгел, башка тойгы. Питерга күченгәч тә, мин якташларны, фикердәшләрне эзли башладым. Шулай дүрт ел вакыт узып китте. Ә инде Төньяк башкалада Башкортстан көннәре оештырылгач, алар үзеннән-үзе табылды. Ул көннәрдә Санкт-Петербургта өч көн буена Башкортстан "яшәде". Шәһәр үзәгендәге мәйданнарда, иң мәртәбәле залларда туган як моңнары яңгырады, күргәзмәләр, ярминкәләр, җыеннар гөрләде. Шунда без үзебезне туган ягыбыз - Башкортстан дигән илебезнең бер өлеше итеп тойдык. Жирсүне нәкъ илеңә файдалы эшләр белән генә басып була икән. Без туган төягебез белә мәдәни күперебезне сала алуыбызга бик шат. "Атайсал" форумында алган илһам безне зур масштаблы эшләргә илһамландырды. Алар турында да хәбәр итәрбез. Якташларга, райондашларга кайнар сәлам һәм иң изге теләкләр!

 

Фото: Илсөя Кузнеөованың шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: