+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
27 апрель 2024, 10:58

"Мин дә кино төшерәчәкмен!"

Бүген "Торатау" Конгресс-холлында узган "Атайсал. Якташлык көче" форумында "Тамыр" каналының күчмә стдуиясе эшләде.

"Мин дә кино төшерәчәкмен!""Мин дә кино төшерәчәкмен!"
"Мин дә кино төшерәчәкмен!"

Анда балалар "Ат уйнатып" дигән яңа уен тәкъдим итте. Ә үсмерләр дискуссия клубында билгеле режиссер Флүзә Фархшатова белән очрашты.

Флүзә Марс кызы кино сөючеләргә "Спроси Марту" сериалы, «О чем говорят мужчины. Продолжение», «Чего хотят женщины», «Дневник новой русской»; «Сердцеедки», «Карамель», «Атлантида» сериаллары аша билгеле. Ул Уфа сәнгать училищесын тәмамлый һәм Мәскәүдәге ГИТИСта И. Масленников классында укый.

Үзләренең киләчәген сәнгать юлы белән бәйләргә хыялланган үсмерләргә барысы да кызык: актер яки режиссер булыр өчен нинди булырга кирәк, нинди китаплар укырга, ниди фильмнар карарга... Режиссер аларга чын сәнгать әсәрләрен күрә белергә өйрәтте.

- Микеланджелога охшатып сурәт төшерергә теләүчеләр белән дөнья тулган, әмма андый Оста берәү генә, кабатланмас. Шуңа да чынны башкадан аера белергә кирәк. Ә моның өчен күп укырга, музейларда ешрак булырга, картиналар карарга кирәк.

Шулай ук режиссер үзенең беркайчан да алынмаячак темаларын атады - ул балаларны һәм хайваннарны рәнҗетү турында кино төшермәячәк.

Әңгәмә кызыклы һәм фәһемле булды.

Фото: Динар Кәлимуллин.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас