Быел Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануга 79 ел тула. Совет халкының бу тиңсез батырлыкка ирешүендә данлы Совет Армиясенең дә, тыл батырларының да роле зур. Моннан тыш, үз илебездә генә түгел, чит илләрдә дә фашизмга каршы сугышкан партизан отрядларының да өлеше зур. Шундыйларның берсе – Чехословакия җирендә төзелгән Ян Жижка исемендәге 1нче Чехословакия партизаннар бригадасы. Аның белән Башкортстан егете Даян Мурзин җитәкчелек иткән. Әгәр бригада 1944 елда көч ягыннан да, сан ягыннан да күпкә өстен булган немецларга каршы таулы-урманлы бу илдә сугышырга өйрәнсә, 1945 елда инде аеруча зур уңышларга ирешә.
Даян Баян улы хакындагы беренче мәкаләмне мин 2010 елда “Панорама Башкортостана” журналында эшләгән елларымда Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан язган идем. Үкенечкә каршы, күпме генә эзләнсәм дә, данлы якташымның ничек, нинди шартларда сугышуы турында, Интернеттагы гомум мәгълүматлардан башка, берни таба алмадым. Бәхеткә, 2011 елда язмышымны кискен үзгәртеп, Чехия Республикасында яши башлагач, “Ян Жижка” бригадасы эзләре буйлап сәяхәт итәргә насыйп булды. Тормыш юлдашым, юридик фәннәр докторы, адвокат һәм тарихчы Владимир Годбодь та минем Ян Жижка партизаннары белән кызыксынуымны аңлады, һәм без якташым сугышкан барлык җирләрдә дә булып чыктык, музейларда булдык, халык белән аралаштык. Һәрнәрсәнең үз вакыты, диләр бит.
Болардан тыш, Брнодагы Көньяк Моравиянең иң зур Земский китапханәсендә утыру, яңа иптәшләр һәм дуслар табу да ярдәм итте. Башка китапханәләрдә дә Ян Жижка бригадасы партизаннары турында төрле мәгълүматлар, фотолар һәм үземне кызыксындырган әллә никадәр сорауларга җаваплар таптым. Аннан соң сугыш тәмамлануга 70 ел тулу уңае белән барлыкка килгән Ян Жижка исемендәге 1нче Чехословакия партизаннар бригадасының Тарихи төркеме коллективы белән таныштым, алар белән әле дә даими аралашып торабыз. Миңа аларның үз илләрендәге сугыш тарихына хөрмәт белән каравы, һәлак булган совет һәм чех, словак партизаннарының язмышлары белән кызыксынуы ошады.
Бүген Тарихи төркем оешмасы нәрсә белән шөгыльләнә соң? Бу төркемгә элекке партизаннарның балалары, бүген исә оныклары да керә. Алар ел әйләнәсенә, исемнәре билгеле яисә билгесез партизаннарның каберләрен тәрбияли, чәчәкләр сала, ветераннар белән очрашулар оештыра, мәктәпләрдә чыгыш ясый. Кыскасы, тынычлык яулап һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерергә тырыша. Бүген бу эшләр белән “Виза Плюс 70” оешмасы җитәкчесе Иржи Тесаж белән элекке партизан улы, Тарихи төркем җитәкчесе, подполковник Карел Вацулек шөгыльләнәләр.
Үзләренең сугышта отылганын аңлаган немец фашистлары сугышның соңгы елында аеруча усаллаша. Бүген мин “Кызыл таң” укучыларына Даян Мурзин җитәкчелегендәге бригаданың 1945 елның язында ниләр кичергәнен, ничек сугышканын җиткерү максатында 19 апрельдә яндырылып, җир йөзеннән юк ителгән Плоштина һәм Прлов фаҗигаләре турында бәян итәргә телим. Немецлар моңа кадәр шундый ук коточкыч гамәлләрне Франциянең Орадур авылында да кылган.
Зур ихтирам белән, Ян Жижка исемендәге 1нче партизаннар бригадасының
Тарихи төркеме әгъзасы, якташыгыз Миләүшә ГОДБОДЬ.
Быел 19 апрельдә халкы белән бергә яндырылып юк ителгән Плоштина һәм Прлов авыллары фаҗигасенә дә 79 ел тулды. Немецлар үткәргән бу коточкыч операцияне һәрберсендә 300әр сугышчы булган, баштанаяк коралланган “йозефчылар” отрядлары башкара. Җитәкчесе – Бранденбург СС дивизиясе подполковнигы, оберштурмбанфюрер Отто Скорцени. Аның партизаннарны һәм аларга ярдәм иткән халыкны кыру, үтерү һәм җәзалау планына ярашлы, бу вәхшилектә махсус өйрәтелгән, словак һәм судет немецлардан торган йозефчылар һәм словак яшьләреннән торган глинков гардистлары (гвардеецлары) файдаланыла. Кеше үтерүче һәм җәзалаучыларга наркотиклар кулланырга рөхсәт ителә.
Плоштинага, Прловка җибәрелер алдыннан йозефчыларга һәм гардистларга Чехословакиядә яшәүче немец студентлары һәм словакларыннан торган “Перглер”, “Гаала”, “Мочари”, “Ошуста” һәм “Гудце” дип аталган җәзалау төркемнәренә махсус лекцияләр укыла. Анда СС карательләрен үзләрен халык белән ничек тотарга, психологик басым ясарга һәм куркыту алымнарын кулланырга өйрәтәләр. Боларга өстәп, акчага сатылган агентлар табу, немец армиясендә хезмәт итәргә теләүчеләрне җәлеп итү бурычы да йөкләтелә.
Плоштина операциясе 1945 елның 19 апрелендә Велке Карловицы шәһәре тирәсендә тормышка ашырыла башлый. Карательләр юлларында очраган беркемне дә аямый, шуңа алардан барысы да уттан курыккандай кача, аларның күзләренә чалынмаска тырыша. Җәзалаучылар отрядының бер төркеме Визовице шәһәре юнәлешендәге бөтен җирләрне овчаркалар ярдәмендә йөреп, тирә-як урман-тауларны тикшереп чыга. Юлда очраган ирле-хатынлы Рандлова, Р. Пордедл фамилияле кешеләрне атып китәләр.
Арытаба, “Мурзин бандитларына ярдәм иткәнсез”, дигән гаеп ташлап, Плоштина халкыннан үч алалар. Башта карательләр, 180 кешедән торган өч отрядка бүленеп, Плоштина авылын уратып алалар һәм, төенчекләрен күтәреп, авылдан чыгып китәргә җыенган халыкны яңадан авылга куып кертәләр...
Плоштина авылында партизаннар булуын кем хәбәр иткән соң? Әлбәттә, гестапога сатылган урындагы агентлары җиткергән. Шуларның берсе – Олджих Батя исемле чех, сугыштан соң халык аны асып үтерүгә хөкем итә. Йозефчылар килер алдыннан Плоштинадан Ян Жижка партизаннарының төп өлеше китеп өлгерсә дә, командиры урыс офицеры Костин булган бер отряд торып кала. 130 кешедән торган бу төркем “Плоштина отряды” дип йөртелгән була. Костинны, карательләр отрядлары облава ясаячак, дип, үз гомерләрен куркыныч астына куйган бригада элемтәчеләре Франтишек Куделя белән гестапода эшләүче разведчица Марта һәм аның сөйгән егете Володя искәртәләр. Әмма халыкның акрын кузгалуы сәбәпле, шактый вакыт уза һәм ситуация кулдан ычкына. Өметсез хәлдә калган кешеләргә язмышларына күнүдән башка чара калмый, җитмәсә, кулларында корал да булмый. Карательләр белән булган тигезсез алышта партизаннар батырларча сугышып һәлак була. Шуннан соң СС җәлладлары мылтыкларын гади халыкка бора.
Башта авылны яндыралар. Аннан соң ут ялмаган өйләргә халыкны куып кертәләр, алар арасында бер хатын-кыз, 23 ир-егет була. Тирә-якны карательләр уратып алганга күрә, бичараларга уттан чыгу мөмкинлеге дә булмый, чөнки чыгарга маташучыларны автоматлардан, пулеметлардан атып үтерәләр. Бу вакытта авыл каргыш, кычкырыш, күз яшьләре, ярсып елаган тавышларга күмелә. Кешеләрнең тезләнеп ялваруына да, балаларның инәлүенә дә колак салмыйлар.
“Сезгә кызгану юк, партизаннарны яшереп тоткансыз, безгә хәбәр итмәгәнсез! Менә җәзасын да алыгыз инде!” – дигән җаваптан башка сүз булмый.
Йозефчылар бу мәхшәрдә махсус өйрәтелгән овчаркаларын да эшкә куша. Овчаркалар төркеме белән чех милләтле надпоручик (өлкән лейтенант) Доминик исемле бәндә җитәкчелек итә. Бу кансыз вәхши башта куллары бәйле кешеләрне эттән талата, шуннан овчаркалар ярдәмендә аларны ут ялмаган өйләргә куалый. Менә шулай итеп яңа гына тормыш кайнап, гөрләп торган, йөздән артык кеше яшәгән Плоштинадан кыска вакыт эчендә көл-күмер генә торып кала”. ( Я. Поспишил, “Гиеналар”, 119нчы бит).
Бу хәлләрдән соң йозефчылар белән җитәкчелек итүче Эрвен Хафеншайн белән Валтер Павловский Гитлерның якын дусты Отто Скорценига отчет рапорты яза, үз чиратында, Скорцени да Гитлерга “Операция гаҗәеп уңышлы үтте, Ян Жижка бригадасы тулысынча юк ителде!” дигән ике телеграмма җибәрә. Шул ук көнне фюрер яраткан офицерын “Тимер тәре” белән бүләкләү турында фәрман чыгара. Болар хакында бригада командиры Даян Мурзинга мәгълүматлар белән ярдәм итүче немец антифашисты, майор Дурдик хәбәр итә. Ул аңа җибәргән әлеге телеграмма күчермәләрендә сүз шушы хакта бара.
1944 елның ноябрендә немецлар белән бәрелешләрдән соң сирәгәеп калган Ян Жижка бригадасында 400 партизан була, әмма протекторат чиген узганнан соң тулыланып, ул 1300 кешегә җитә. Бу хәл протекторат хуҗасы К. Франкны бик нык борчый һәм “Ян Жижка бандитларын” эчтән таркату һәм командирсыз калдыру өчен ул отрядларга бик күп агентлар җибәрә. Агентлар әзерләү белән Прагада, Брнода махсус рәвештә гестапо шөгыльләнә. Шуларның өчесе Маху, Батя һәм Гаек исемле чехлар була: берсе дә читтән килмәгән. Прловта партизаннар булуы турында гестапога шушы кешеләр җиткерә. Хуҗалыгында куяннар, сарык-кәҗәләр тоткан Иржи Турин исемле тагын бер агент та була. Ул нацистларга шулкадәр ярамсыклана ки, хуҗалыгындагы барлык мал-туарын Визовице замогына алып барып суеп, немецларга ашатып бетерә. Әмма ите, мае, сөте беткәч, бу бахырның үзен дә атып үтерәләр...
1945 елның салкын кышында Даян Мурзин Прлов авылында чираттагы яраланудан соң дәваланып ята. Аның белән бергә тагын да алты яралы була. Урындагы халык бу турыда белә, әмма сатмыйлар. Киресенчә, шушындый авыр вакытта партизаннарга азык-төлек, дарулар һәм акча белән ярдәм итәләр. Бу вакытта Ян Жижка бригадасының Томаш Полчак-Шебик отряды немецларга каршы актив диверсия оештыра: аларның электр һәм телефон чыбыкларын кисәләр, тимер юлларын шартлаталар, мадъяр һәм немец солдатларын коралсызландыралар.
Әмма бу турыдагы хәбәрләр тиз арада гестапога барып җитә һәм йозефчылар Прлов авылын да уратып ала. Бу куркыныч хәл 1945 елның 23 апрелендә була – биредә нацистлар Плоштина сценариен кабатлый. Йөк машиналарына төялеп килеп җиткән карательләр отрядларында баштанаяк коралланган 600 фашист була.
Башта авыл уратып алына. Авылга кергәч, немецларның тәүге күргән кешеләре Ладислав Ранглев исемле ир, аның хатыны һәм кечкенә яшьтәге ике балалары, Рудольф Пфлегер исемле кодасы була. Башта тыныч кына сөйләшеп торган ике ирне маңгайларына атып үтерәләр. Ярты яшьлек баласын кочаклаган Власта Ранглева коты очып иренең үлгәнен карап торган чакта сабыйлары акырып елап җибәргәч, аларны да аямыйлар. Немец пулясы анасының итәге астына яшеренеп азапланган сабыйны да тиз куып җитә.
Арытаба карательләр Ладислав исемле кешене аталар, имеш, ул да партизаннарны кайчандыр гармунда уйнап биеткән… Бу фаҗигаләрне коты очып карап торган костел хужасы фараж (безнеңчә поп) Владимир Ручканы да аямыйлар.
Котырынган фашистларның үч алуы арытаба да дәвам итә: карательләр юлда велосипедта китеп барган бер баланы аталар, аннары Франтишка Рашкова исемле хатынның өен яндыралар. Хатынның кулында ун айлык имчәк баласы була, шул сабыен алып, куркышыннан урманга кача башлаган бичараны баласы белән бергә үтерәләр.
Бу вакытта Прловта калган партизаннар төркеме нәрсә эшләгән соң, дигән сорау туа. Карательләр авылны төнгә каршы басып алганлыктан, партизаннар сугышка әзер булмаган. Утыз партизаннан торган отрядның алты йөз карательгә каршы тора алуы – мөмкин булмаган хәл, аларның барысы да батырларча сугышып һәлак була.
Моннан соң нацистлар, йорт борынча йөреп, халыкның акчаларын, алтыннарын, документларын, хәтта сливовицега (сливадан эшләнгән аракы. – Авт. ) чаклы тартып алалар. Аннары халыкны Антонин Ондрашка исемле кешенең кафесы алдына куып китерәләр дә: “Кайда зиратыгыз? Үзегезгә урын сайладыгызмы? Барыгыз, үзегезгә кабер казый башлагыз!” – дип мыскыллый, тукмый, кимсетә башлыйлар...
Сугыш тәмамлангач, бу фаҗига хакында күрсәтмә биргән, шул хәлләрдә бердәнбер тере калган Визовице шәһәре кешесе Ярослав Юран болай дип сөйләгән:
“Халыкны тезеп куйгач, нацистлар аларны җәзаларга тотынды. Чираттагы корбаннарның берсе егерме биш яшьлек Прлов егете иде. Аны өеннән сөйрәп чыгардылар да, өенә ут төрткәч, аягын-кулын бәйләп, үзен дә ут эченә ташладылар. Бу хәл күз ачып йомган арада эшләнгәнлектән, баласының утка ташланганын күрмәгән әнисе кычкырып елый, улын эзли башлады. Акылдан язган ананың үзен дә соңыннан җәлладлар утка ташлады…”
Прловта гомер буе яшәгән Мария Рушкова исемле өлкән яшьтәге хатынның өенә дә ут төртәләр, аннары үзен дә утка ташлыйлар. Бахыркайга сугыш тәмамлангач эксгумация ясала: мәрхүмәнең маңгаенда дистәләрчә пуля тишеге табыла.
Картларны да, ирләрне, хатын-кызларны һәм балаларны да аямый вәхшиләр, барысын да чишендереп, кулларын артка каерып бәйләп, дагалы итекләре белән башта хәлләре беткәнче типкәләгәч, кайберләре коточкыч җәзалауларга түзә алмыйча, тукмалу вакытында ук җан бирә. Алар да утка ташлана.
Ян Жижка партизаннарына икмәк пешергән, кер юган хатын-кызлар аеруча авыр җәзалауга дучар ителә: барысын да башта канга батырганчы тукмыйлар, шуннан соң гына аталар, һәрберсенең маңгаена утызга якын пуля утырталар. Башлары иләккә әйләнеп тишкәләнеп беткән бичаралар менә шулай җәзалана. Ир затлары да каты җәзага тарттырыла: аларны тезеп бастырып, башларына арттан аткан вакытта бу хәлне балалары да карап торырга тиеш була...
Прлов халкын җәзалауда гестапо формасы киеп алган Алоис Ошкеру исемле шушы авыл кешесе аеруча “эш күрсәтә”. Шушы авылда туып-үскән Ошкеруга бу вакытта нибары 19 яшь була.
Әлеге җәзалаулар вакытында немецлар мадъяр (венгр) солдатларын да файдалана: алар да халыкны тукмый һәм мыскыллый. Ошкеру авылдашларын бер рәткә тезеп, төртеп күрсәтеп бара, тегеләре бичараларны уртага сөйрәп чыгарып тукмый, интегеп үлсеннәр өчен маңгайларына, күзләренә, чигәләренә аталар, автомат приклады белән тукмыйлар.
Прлов Ян Жижка бригадасының отряд командиры, сугыштан соң Чехословакиянең оборона министры булып китәчәк Ян Ондровчак туып-үскән Поздехов дигән авылга якын гына урнашкан. Карательләр арытаба, башкаларга сабак булсын, дип, авылның егерме кешесен тирә-як авыл-шәһәрләр буйлап та җәзалап йөртәләр. Юлда очраган кешеләрне дә аямыйлар: аларны туктатып, җәзаланучыларны карап торырга мәҗбүр итәләр. Җәзалаган вакытта җан биргәннәр юл буенда ятып кала. Тереләрен Братшейов авылына җитәрәк юл буенда үскән иске алмагачларга асып китәләр. Асар алдыннан барысының да йөзләренә, башларына атып, тишкәләп бетерәләр. Шулай итеп, бер көн эчендә фашистлар Прлов авылының 15 кешесен җәзалый, 19ын атып үтерә, калганнары утка ташлана. Бу вакытта җәзалауларга түзә алмаган кешеләрнең акырышып елавы, йөрәк өзгеч каргышлары еракларга ишетелеп тора.
Әле генә гөрләп торган авылдан өч кенә кеше исән калган була: шуларның икесе – аталы-уллы Ондрашковлар – дәвалану максатында Всетин шәһәренә китеп барган чакта үтерелә. Карательләргә шаһитлар кирәкми: махсус отряд аларны юлда куып җитә. Исән калган өченче кеше урманга кача, ләкин аны да этләр ярдәмендә эзләп табып алып, Гошталкова шәһәренә илтүче юл буенда тереләй күмеп китәләр. Әмма сугыштан соң халык мәрхүмнәрне эзләп табып, җир куенына тапшыра. 1945 елның 23 маенда тереләй күмелгән кеше дә табыла, аны да бик кадерләп, Гошталкова зиратында җирлиләр.
Бу фаҗига турында сөйләү бик озак еллар рөхсәт ителми. Шунлыктан, 2015 елда гына Братшейов авылында, һәлак булганнарның истәлеге мәңгеләштерелеп, бәләкәй генә булса да һәйкәл куела. Чех әдәбиятында Плоштина, Прлов фаҗигаләре турында беренче булып Ян Жижка бригадасы партизаннары сугышы тарихын өйрәнгән чех Даниэль Гардулак язып чыга. Аның архив документларына нигезләнгән “Прлов фаҗигасе” дигән язмалары халыкка соңлап булса да менә шулай барып җитә. Үзенең хезмәтендә автор Прлов трагедиясе турында сугыштан соңгы елларда халыкка сөйләү тыелган булуга үкенеч белдерә, коточкыч җәзаларга дучар булган халыкның партизаннарны сатмавын “бөек батырлык” дип атый, Чехословакияне азат итүгә үз өлешен керткән күпмилләтле Ян Жижка бригадасы партизаннарын онытмаска чакыра.
(Фотолар “Виза Плюс-70” оешмасының һәм Ян Жижка исемендәге 1нче Чехословакия партизаннар бригадасының Тарихи төркеме җитәкчесе Иржи Тесаж архивыннан алынды).