– Рөстәм Фәйзрахманович, үзегезнең оешма белән якыннан таныштырып үтегез әле. Сезнең оешма чик буе гаскәрләре хәрбиләре һәм ветераннарын гына берләштерәме?
– Безнең чик сакчылары башка төр гаскәрләр хәрбиләре һәм ветераннары белән һәрвакыт сөйләшеп-киңәшләшеп, бергә эшли. Һәм бу шулай булырга тиеш тә. Безнең оешма 300дән артык чик сагы ветеранын берләштерә, шулай ук арабызда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән диңгезчеләр дә, әфганчылар да бар.
Кырмыскалы районында чик сакчыларын берләштерүче иҗтимагый оешма 2016 елда барлыкка килде. Ул вакытта аңа Рәфис Саттаров җитәкчелек итте. Күпмедер вакыттан “Граница” төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Илдус Макулов, аның урынбасары Закир Халитов, шулай ук, күрше районнардагы оешмаларның җитәкчеләре белән берлектә районда зур җыелыш үтте. Шунда дилбегәне минем кулга тапшырдылар. Менә 2018 елдан активистларыбыз ярдәме белән бу йөкне тартып киләм.
– Иҗтимагый оешмада беркем дә хезмәт хакына эшләми. Шул ук вакытта Сезнең активлыкка сокланмый мөмкин түгел, һәрбер чарада күрергә мөмкин, үзегез дә бик күп эшләр башкарасыз. Эшне ничек оештырдыгыз?
– Бездә армиядәге кебек: мин рота командиры булсам, безнең һәрбер авыл биләмәсендә үзебезнең бүлекчәләр һәм аларның җитәкчеләре, активистлары бар. Бу уңайдан актив эшләүчеләрне аерып үтәсем килә. Мәсәлән, Иске Бәбеч авылы биләмәсендәге бүлекчәгә Азамат Гайфуллин җитәкчелек итә, ул анда авыл биләмәсе башлыгы да. Урындагы мәктәп укытучысы Рамазан Шәймәрданов зур ярдәм күрсәтә. Илтуганда – Илшат Йосыпов, Олыкүлдә Александр Брусенков эшлиләр. Константиновка авылында эшләрне Фларис Кәримов һәм Михаил Разин алып баралар. Урал авылында Венер Әлимгафаров зур активлык күрсәтә. Шулай ук Кабак авылында да эш актив алып барыла. Биредә авыл биләмәсе башлыгы Руслан Әюпов белән Азат Ганиевның эшчәнлеге зур мактауга лаек. Шулай, һәрберсе үз биләмәсендә эшне актив алып бара. Башкалар да алар үрнәгенә иярергә тырыша. Эшебездә ярдәм итүчеләр дә бар. Шундыйларның берсе – “Башкирэнерго” җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Мөхәммәтҗанов. Фәнис Гыйльметдин улы бер генә үтенечебезне дә кире какмый. Чараларны үткәрүдә иганә ярдәме күрсәтә.
– Чик сакчылары районыбыз яшьләренә үрнәк булып тора, чөнки патриотик юнәлештәге эшләрегезне күреп-белеп, ишетеп торабыз.
– Яшь буынга патриотик тәрбия бирү – бүген иң мөһим дәүләт бурычларының берсе. Бу эшне мәктәп яисә башка оешмалар гына башкарырга тиеш түгел. Без дә кулдан килгәнчә үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Еш кына мәктәп укучылары алдында чыгыш ясыйбыз, аларны хәрби уку йортларына керергә өндибез. Кирәк булса, ярдәм дә күрсәтәбез. – Узган елда Константиновка авылында кул көрәше буенча түгәрәк ачып җибәрдек. Балалар зур теләк белән йөри, ата-аналар да бик канәгать. Малайлар вакытларын гаджетлар артында үткәрми, аерым бер спорт төрен үзләштерә, шуның нәтиҗәсендә физик яктан чыныгу да ала, тәртипкә дә өйрәнә. Әлбәттә, район үзәгендә балалар һәм үсмерләр өчен шартлар күп, ә менә авыл балаларының андый мөмкинлеге бик юк, барлык ата-аналар да балаларын район үзәгенә йөртә алмый. Шуңа Константиновка авылын сайладык.
Мәктәпнең спорт залында шартлар булдырдык: узган елда 40 квадрат метр маталар алган идек, быел ата-аналар ярдәме белән тагын 20 квадрат метр өстәдек. Бу эшкә тренер Рөстәм Халиков та үзенең беренче хезмәт хакын тулысынча юнәлтте. Кыскасы, бу эшебез бик уңышлы, кирәк һәм нәтиҗәле, дип әйтә алам.
Биредә спорт сөюче балалар бик күп. Әлеге вакытта утыздан артык бала шөгыльләнә, дәресләр атнасына өч тапкыр үткәрелә. Тренерлар Рөстәм Халиков һәм Равил Петухов балалар белән бик нәтиҗәле эшли. Кул көрәше тәмамланганнан соң да балалар таралышмый: ветераныбыз Фларис Кәримов алар белән төрле күнекмәләр, көч күнегүләре үткәрә. Шунда ук автомат сүтеп-җыярга да өйрәтәбез. Кыскасы, чын егетләр тәрбиялибез.
Бер ел гына шөгыльләнүгә карамастан, егетләр ярышларда югары нәтиҗәләр күрсәтә. Шулай, Югары Яркәйдә узган ярышлардан өч беренче урын алып кайттылар. Күптән түгел Уфа шәһәрендә узган, Мәскәү чик сакчылары отрядының 12нче заставасы батырлыгы истәлегенә багышланган ачык турнирда булдык.
Шулай ук, Миңнегали Шәйморатов исемендәге “Йолдыз” эзтабарлар отряды белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Аның җитәкчесе Зәки Бикбаев та зур ярдәм күрсәтә.
Тагын бер күркәм йолабыз бар: ветераннарыбызга да ярдәм итәргә тырышабыз. Күбесе өлкән яшьтә, сәламәтлекләре белән дә проблемалар килеп туа. Мондый очракта “Ватсап”тагы төркемебездә хәбәр салам һәм егетләребез шунда ук акча җыя. Кыскасы, үзебезнекеләрне дә игътибарсыз калдырмыйбыз. Менә узган елда Илтирәк авылындагы бик актив чик сакчысы махсус хәрби операция зонасында һәлак булды. Аның гаиләсенә ярдәм күрсәттек. Ул үз авылында чик сакчыларына һәйкәл булдыру турында хыялланып йөри иде. Быел аның каберенә чик баганасы утырттык, киләчәктә һәйкәлне дә тырыштырырбыз дип уйлыйм.
– Без бүген ватанпәрвәрлек, тарихи хәтер зур әһәмияткә ия булган вакытта яшибез. Нәкъ шуның өчен сезнең оешманың эшчәнлеге бүген аеруча мөһим.
– Әйе, кайчандыр эшчәнлегебезне хезмәттәш дусларыбыз истәлегенә һәйкәлләр булдырудан башлаган идек. Бу изге эш безне тагын да берләштереп җибәрде. Хәзер инде үз көчебез белән Кырмыскалы районында шундый 7 һәйкәл барлыкка килде. Аларны үзебез хезмәтләндерәбез, биләмәләрне тәртиптә тотабыз.
Шул ук вакытта Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә куелган һәйкәлләрне төзекләндерүгә дә үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Шулай, узган елда Урал авылында өч дистә ел элек куелган һәйкәлне яңарттык. Кәчүән авылында да шундый ук яңа һәйкәлне ачуга үз өлешебезне керттек. Әлеге вакытта Илтуган авылындагы тарихи музейны төзекләндерүдә катнашабыз. Анда үзебезнең почмак булачак.
Барлык чараларны, аеруча Чик сакчылары көнен күркәм һәм эчтәлекле итеп оештырабыз. Ел саен автоузыш үткәрәбез. Митингта мәртәбәле кунаклар да катнаша, күрше районнардагы чик сакчыларын да чакырабыз. Мондый чараларда активистларны бүләклибез, концерт номерлары әзерлибез, кул көрәше белән шөгыльләнүче егетләребез чыгыш ясый. Бәйрәм ахырында автомат сүтеп-җыю, җәядән һәм пневматик пистолеттан ату кебек ярышлар үткәрәбез. Аларда мәктәп укучылары да катнаша. Гадәттә, бәйрәмнәргә гаиләләребез белән бергә йөрибез, балаларыбызга да бердәмлек үрнәге күрсәтергә тырышабыз.
– Киләчәккә нинди уй-ниятләр белән яшисез?
– Әлбәттә, мондый эшчәнлек киләчәктә дә дәвам итәчәк. Ләкин бүген барлык көчебезне махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм күрсәтүгә юнәлтәбез. Запастагы чик сакчылары да, өлешләтә мобилизация игълан ителү белән, ил сагына басты. Без иң тәүдә, башка хәрби туганлык оешмаларын бергә туплап, В. Путинның карарын хуплап, Җиңү өчен автойөреш оештырдык. Аннары акча җыеп, мобилизацияләнүчеләргә ярдәм озаттык. Ветераннар бу идеяне хуплап кабул итте, тиз арада зур гына сумма җыелды.
Андагы якташларыбыз белән тыгыз элемтәдә торабыз. Баштарак төрле кирәк-яраклар җыеп җибәрсәк, хәзер инде алар нәрсәгә мохтаҗ, шул әйберләрне озатырга тырышабыз.
“УАЗ” машинасы алып, аны Кусимов исемендәге башкорт батальонына җибәрдек. Әле яңарак кына генераторлар сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде. Тиздән волонтерлар – үзләре хәрби операция зонасына баручы әфганчылар, десантчылар аша озатачакбыз. Менә ике “Урал” мотоциклын әзерлибез – алар да тиздән махсус хәрби операция зонасына юл алачак.
Кыска вакытлы ялга кайтканнар белән даими очрашып, аралашып торабыз. Аларга да үзләренең хәрби туганлыгын оештырырга үгетлибез һәм ярдәм күрсәтергә әзерлегебезне әйтәбез. Без бит бер эшне башкарабыз – үсеп килүче буынны тәрбиялибез. Үсмерләр Көнбатыш пропагандасына бирелмәсен өчен үзебезнең күркәм йолалар нигезендә тәрбияләргә тиешбез.
Үткәрелгән чараларда да хезмәттәшләребезне, якташларыбызны әлеге вакытта барган махсус хәрби операциядә катнашырга, контракт буенча хезмәт итәргә һәм Ватанны саклау эшенә янә үз өлешләрен кертергә чакырабыз. Бу – безнең өчен намус эше.
– Рөстәм Фәйзрахманович, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Киләчәктә дә изге эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын!
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА әңгәмәләште.
Кырмыскалы районы.