+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
26 июль , 09:15

Яңа Бишенде яңа бизәкләр белән балкыды!

Җәй – авылда бәйрәм үткәрү өчен иң уңайлы мизгел. Ә бәйрәм ул – кеше яисә ил тормышындагы әһәмиятле вакыйгага бәйләнештә үткәрелә торган шатлыклы, тантаналы чара, уен-тамаша. Яшәештә исә бәйрәм өчен сәбәпләр җитәрлек, аларны анык төбәк халкының рухына тәңгәл китерү генә таләп ителә. Туймазы районы Яңа Бишенде авылының 144 еллык тарихында бәйрәмнәр бихисап булган, әмма соңгы чорда киң колач белән үткәрелү­челәре арасында “Саумысыз, авылдашлар!” дигәненең бу төбәктә туып-үскәннәрнең рухына бигрәк тә туры килүен вакыт күптән исбат итте.

Яңа Бишенде яңа бизәкләр белән балкыды!
Яңа Бишенде яңа бизәкләр белән балкыды!

Туган төбәк җылысы

Борынгыдан килеп, милли йола дәрәҗәсенә күтәрелгән бәйрәмнәр тәрбияви әһәмияте белән дә аерыла.
15 еллап элек туган авылы Яңа Бишендедә “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмен оештыруга алынган Октябрьский шәһәре “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводының генеральный директоры Раил Фәхретди­новның әлеге үзенчәлеккә өстенлек бирүе табигый. Кайсы тарафларда гомер кичерсә дә, кеше туып-үскән авылын, ата-бабаларын, туганнарын, нәсел тамырларын онытырга тиеш түгел.
Башкортстан һәм Русия күләмендә танылу алган “Альтернатива” җәмгыяте җитәкчесенең үзенә дә, Октябрьскийда төпләнгәнче, чит якларда байтак кына гомер кичерергә туры килә, шуңа да туган төбәк җылысын аеруча якын тоя ул. Менә шул рәвешле Яңа Бишенде халкы авыл бәйрәме йогынтысында бердәмлеккә иреште, дип, бүген ышанычлы әйтергә мөмкин. Авыл чарасына кайтучы авылдашлар саны елдан-ел артты, бәйрәмнең абруе үсте.
Моңа өстәп, күмәк чарага әзерлән­гәндә төзекләндерү эшләре башкарылып, авыл да күркәмләнде һәм матурланды. Нәтиҗәдә, Туймазы районы үзәгеннән төпкелдә урнашкан Яңа Бишенде төбәкнең иң төзек авылына әверелде һәм моны соңгы чорда бу юнәлештә үткәрелүче конкурслар да исбатлап килә.
Бу җәһәттән шуны да билгеләү зарур: туган авылын матурлауда Яңа Бишенденең игелекле улының өлеше дә саллы. Атап әйткәндә, “Атайсал” проекты кысаларында гына да Яңа Бишендедә күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды. Болар авыл бәйрәмен үткәрү урыны “Алмалык” бакчасына, күл биләмәсен яңартуга, биредә яңа суүткәргеч коруга да кагыла.
Соңгы чорда җитештерү куәтләре нык арткан “Альтернатива” җәмгыяте җитәкчесенең, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты буларак, һөнәри мәшә­катьләре ишәйсә дә, Раил Фәхретдинов туган авылы хәстәрлекләре белән дә яши. Авылның быелгы бәйрәменә әзерлек барышында күләмле эшләр башкарылуы да шул хакта сөйли. Күптән урнашкан гадәт буенча, төзекләндерү чараларында авыл халкы да актив катнашты.
Игелекле авылдашның иганә ярдә­меннән якташлар бик тә канәгать, шуңа да Раил Камил улының төбәктә абруе зур, ни өчен дигәндә, Туймазы тарафларында гына түгел, тоташ Башкортстанда киң танылу алган меценат, ватанпәрвәрнең туган ягында тормышка ашырган якты гамәлләре күңел кушуы, авылдашлык тойгылары таләбе буенча башкарылуы һәркемдә ихтирам уята.

Чын милли Сабантуй булды!

Авыл бәйрәме Раил Фәхретди­новның республиканың киң билгеле җырчысы, композитор Азат Имаев белән берлектә башкарган “Үз ягыма кайтсам” җыры белән ачылды. Аннары концерт программасын “Яңа Бишенде авылы гимны” дәвам итте. Менә шул рәвешле быелгы бәйрәм барышында рәсмилектән, купшы чыгышлардан арыну төсмерләнде. Әйтергә кирәк, әлеге үзенчәлек чарада катнашучылар күңеленә дә хуш килде, чөнки милли бәйрәмнең асыл бизәге булып электән үрнәкле гаиләләрне данлау, хезмәт ветераннарына ихтирам, төбәкнең социаль үсешенә лаеклы өлеш кер­түчеләргә кадер-хөрмәт күрсәтү торды.
Махсус хәрби операциягә бәйле, яшәешкә соңгы ике елда үтеп кергән үзгәрешләр Яңа Бишенде авылын да читләтеп үтмәде. Хәзерге чорда төбәктән унга якын яугир СВОда катнашып, илебез азатлыгы сагына баскан. Авылда яшәүчеләр фронтка гуманитар ярдәм күрсәтүгә актив кушылды, атап әйткәндә, окоп шәмнәре әзерләү буенча хатын-кызлардан торган төркем оештырылды. Бу юнәлештә фидакарьлек үрнәге күрсәтүчеләрдән 3 кеше – Югары Бишенде авыл биләмәсенең Рәхмәт хатына, 9 кеше Туймазы районының Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының “Серпантин” җәмә­гать оешмасы юллавы буенча “Русия патриоты” медаленә лаек булды. Бүләкләнүчеләр арасында Раил Фәхретдиновның булуы авыл бәйрә­мендә катнашучыларда зур канә­гатьләнү тудырды.
Аерым үзгәрешләр кертелсә дә, авылдашлар бәйрәме программа­сының төп асылы элеккечә калды. Иң мөһиме – планлаштырылган һәр чара тормышка ашырылды. Бу уңайдан, биредә бәйрәмне исем өчен генә оештырмыйлар, дип ассызыклыйсы килә. Сабантуйның “йөзек кашы” дип аталучы ат чабышларына да кагыла бу. Өч номинациядән торган бәйгеләргә барлыгы 18 җайдак чыкты. Катна­шучыларның географиясе быел да шактый киң булды, ярышларда, республиканың Туймазы, Илеш, Шаран, Чакмагыш районнарыннан тыш, Татарстан вәкилләре дә көч сынашты. Бәйгенең нәтиҗәләре турында ат чабышлары судьясы, Ветеринария лабораториясенең Туймазы бүлеге директоры Илгиз Шакиров түбәндә­геләрне бәян итте:
– Электән куелган тәртип буенча, Яңа Бишенде сабантуе ярышларына яхшы токымлы атлар гына җәлеп ителә. Таләпләр катгый, чөнки бәй­генең приз фонды да зур гына, ул 250 мең сум тәшкил итте. Быелгы бәйгедә чиста токымлы чабышкылар арасында Айрат Насыйров фермер хуҗалы­гының (Туймазы районы) “Аманатик” кушаматлы аты җиңүче булып танылды. Гомумән, ат үрчетүчеләр арасында Яңа Бишенде бәйгесенең абруе зур, чөнки ул чиста токымлы атлар санын арттыруга булышлык итә, ягъни республикада елкычылык үсешенә өлеш кертә. Моның өчен без бәйгене оештыручыларга зур рәхмәт белдерәбез, мондый чаралар киләчәктә дә дәвам итсен иде.
Бәйрәм программасына спорт ярышларының дистәгә якын төре кертелгән иде, алар арасында өстен­лекне милли көрәш, гер күтәрү, волейбол уены алып торды. Бәйгеләрдә Яңа Бишенде авылының җыелма командасы да уңышлы чыгыш ясады. Бу җәһәттән ярышларда катна­шучы­ларның активлыгын билгелисе килә. Гер күтәрүдә, мәсәлән, егермедән артык кеше чыгыш ясады. Җиңүче булып исә Серафимовка поселогында яшәүче Ринат Закиров танылды – ул 16 килолы герне 3 минутта 98 тапкыр күтәрде.
Милли уеннар да халыкны күпләп җәлеп итте. Шунысы үзенчәлекле: бәйгеләрдә бәйрәм кунаклары, мә­сә­лән, гаиләләре белән катнаша. Гому­мән, уеннарны балалар-үсмерләр башлап җибәрсә, соңрак аларга ата-аналар кушылды, ә бу яңа традицияләр барлыкка күлүе турында сөйли. Бу җәһәттән шундый фикер белән уртаклашасы килә. Яңа Бишенде авылы бәйрәме милли чараларга яшьләрне җәлеп итү өчен бик тә үтемле чара булуын раслады. Мондый тәҗрибәне тоташ республика күләмендә тарату таләп ителә, ә бу инде авылларга да игътибарны арттыра, борынгы йолалар халык арасында киңрәк тарала, дигән сүз.

Җыр-моңнарыбыз халыкларны бер­ләштерә

Раил Фәхретдинов – җыр-моң кешесе, милли сәнгатьне үстерүгә лаеклы өлеш кертүгә омтылышы да шуннан, әлбәттә. Биюче биеп остаргандай, авыл бәйрәмен оештырганда бигрәк тә ачык чагылыш таба бу. Авыл бәйрәмен башкаларга матур үрнәк итеп куярлык дәрәҗәдә чагу итеп бизәү максатында күмәк чарага милли эстрада йолдызларын чакыру гадәт итеп алынды. 2016 елда бу күркәм йолага Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар нигез салса, аннары вакыт сынавын үткән традицияне Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Филүс Каһиров, Фирдус Тямаев, Әнвәр Нургалиев дәвам иттеләр, быел исә Яңа Бишенде авылы бәйрәмендә Илсөя Бәдретдинова сәхнә тотты.
– Белгечләр исәпләвенчә, татар-башкорт эстрадасында барлыгы 2 меңгә якын җырчы бар икән, – диде ул, бәйрәм кунакларын тәбрикләп. – Шулар арасыннан мине сайлап алуыгыз өчен олы рәхмәтләремне җитке­рәм. Элегрәк, кайчан мине дә Яңа Бишенде сәхнәсенә чакырырлар икән, дип, күп тапкырлар талпындым. Ниһаять, хыялым тормышка ашты! Раил Камил улының туган авылын, Башкортстанны яратуын яхшы беләм. Сәнгать кешеләренә игътибары белән ул халыклар арасында дуслык күперен ныгытучы буларак та танылды. Эше­гездә, республика халкына хезмәте­гездә яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын, Раил Камилович!
Яңа Бишенде бәйрәмендә сынатмады Илсөя, алты сәгатьтән артык барган концертта татар, башкорт һәм урыс җырлары яңгырады. Тәүге мәл­ләрдә мәйдан күгендә җыелган болытлар да таралды, яңгырдан куркып торганнар Яңа Бишенде тарафларына агылды. Авыл бәйрәме быел да зур уңыш белән үтте. Якынча исәпләүдән күренүенчә, концертны биш меңгә якын кеше тамаша кылды.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: