Чал тарихы һәм матур табигате, булдыклы һәм талантлы кешеләре, милли гореф-гадәтләре белән танылган бу авыл – Чакмагыш районында гына түгел, республикада да иң күркәм авылларның берсе. Иске Ихсан, мәсәлән, быел “Аек авыл” республика конкурсында икенче урын яулады һәм 2,5 миллион сумлык сертификат белән бүләкләнде.
Авылда бүген 200гә якын кеше яши. Бәшир авыл Советына караган торак пунктлар арасында Иске Ихсан иң борынгысы исәпләнә. Ул элекке Дуванай волосте старшинасы Ихсан Баязитов исеме белән аталган һәм тәүге чорда Ишмәт атамасын йөрткән, диләр. Ишмәт – авылга нигез салган һәм ул Ихсан Баязитовның бабасы.
Гомумән, авылның тарихы ХVIII гасырда башлана. Бу хакта тарихи истәлекләр бар. Әйтик, кайбер мәгълүматлар буенча, дуванай башкортлары 1717-19 елларда үз җирләренә мишәрләргә килеп утырырга рөхсәт биргән, дип язалар. Бирегә, шулай ук, дәүләт крестьяннары – йомышлы татарлар (служивые татары) 1795 һәм 1799 елларда килгән. Аларның бер өлеше Тамбов губернасыннан булган. Башка губерна крестьяннарына җир бүлү хакындагы безнең көнгәчә сакланган документларда да Ихсан авылы телгә алына. 1782 елда старшина Ихсан Баязитов һәм аның авылдашлары Пенза губернасыннан күченеп килүчеләргә Дуванай волостенда урнашырга рөхсәт биргән.
Гомумән, архивлардагы чыганаклар шуны күрсәтә: ихсанлыларның ата-бабалары зур һәм катлаулы тарихи юл үткән. Кем әйтмешли, юллары бормалы-бормалы, сикәлтәле булган. Өч йөз елдан артык элек алар шушы урыннарга нигез ташлары салганда заманалар ифрат катлаулы булган. Өч гасыр элек бүгенге басулар урынында урманнар шаулап торган. 1917 елда үткәрелгән авыл хуҗалыгы исәбен алу материалларында Ихсан авылы турында шундый белешмә бар: ихата-хуҗалыклар саны – 312, авылда яшәүчеләр – 1818 кеше.
Әлеге көндә биредә халык тулыканлы тормыш белән, авылның киләчәген кайгыртып яшәргә омтыла. Иске Бәшир авыл Советы башлыгы Әдис Хәсәнов әйтүенчә, Иске Ихсанда халык бердәм, һәр башлангычка күмәкләшеп кушыла, бергәләп өмәләр үткәрәләр, яшәгән җирләрен тәртиптә тоту өчен барлык көчләрен салырга тырышалар.
Узган көздә, әйтик, Иске Ихсан авылы халкы “Яшел Башкортстан” экологик акциясенә дәррәү кушылган. Чарада авыл хакимияте хезмәткәрләре дә, якташлар да актив катнашкан. Күмәк көч белән авыл территориясендә 110 нарат утыртылган. Бу изге эш Иске Ихсан авылында туып-үскән малтабар, җәмәгать эшлеклесе һәм хәйрияче, “СпецТрансСтрой” җәмгыятенең генеральный директоры Азат Абдуллин башлангычы һәм матди ярдәме белән башкарылган. Әйткәндәй, Азат Ришат улы – кече ватанының чын патриоты, игелекле, ачык күңелле кеше. Ул ихласлык һәм шәфкатьлелек үрнәге булып тора, дан һәм мактауга мохтаҗ түгел, аның бөтен теләге – туган авылы яшәсен! Менә шундый кешеләр, урындагы хакимиятләр ярдәмендә авыл халкы киләчәккә ышаныч белән карый да.
Туган җирен изге эшләр белән ямьләүче ир-егетләр арасында Уфа клапаннар җитештерү заводы директоры Мөхәммәт Гыйлемханов та бар. Азат Ришат улы белән Мөхәммәт Әхнәф улы авылны күркәмләндерү, якташларының тормыш-көнкүрешен ямьләү максатында бик күп игелекле эшләр оештырып, шәхсән үзләре башлап йөри. Атап әйткәндә, алар халык белән бергә “Атайсал” проекты кысаларында авыл коеларын, зиратларны, иҗтимагый территорияләрне төзекләндерде, шулай ук, авыл халкында дәррәү яклау тапкан башка изге эшләр башкарды.
Иске Ихсан авылы – республикабызны, илебезне данлаган шәхесләрнең туган җире. Алар үзләренең каһарманлыгы һәм фидакарь хезмәтләре белән тарихи елъязмаларга кереп калды. Шулар арасында совет хәрби һәм сәяси эшлеклесе, РСФСР Югары Советы депутаты, Кызыл Армия Генераль штабының махсус мәктәбе хәрби комиссары, 4нче сапер армиясенең Хәрби советы әгъзасы Закир Галимханов; утызынчы елларда Малаяз районы башкарма комитеты рәисе, гаепсезгә репрессияләнгән һәм акланган, Бөек Ватан сугышында партизан хәрәкәтендә актив катнашкан Нәби Акмулов; Бөек Ватан сугышы ветераны, “Башнефтезаводстрой” тресты башлыгы, Уфа нефть университетының “Төзелеш конструкцияләре” кафедрасы доценты, БАССРның атказанган төзүчесе Гыйльман Әсәдуллин; Башкорт опера һәм балет театрының әйдәүче солисты, РСФСРның атказанган һәм халык артисты, Башкорт АССРның атказанган һәм халык артисты, РСФСР Югары Советы депутаты Мәгъфүрә Сәлигаскәрова; дәүләт эшлеклесе, галим, техник фәннәр кандидаты, Уфа шәһәренең элекке мэры Өлфәт Мостафин; дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы Хәмзә Әхмәтов; галим-инфекционист, медицина фәннәре докторы, профессор Дамир Вәлишин һәм башка күренекле шәхесләр, хезмәт алдынгылары бар.
Иске Ихсан тантанасында мәртәбәле кунаклар – “Атайсал” проектына нигез салучыларның берсе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Чакмагыш районының Көсәкәй авылында туып-үскән малтабар Фәрит Гыйндуллин, республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев, атаклы якташлар һәм махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләр катнашты. Алар җыелучыларны бәйрәм белән ихлас котлады, авыл активистларына эчкерсез эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Патриотизм күп очракта илнең бөеклеге, хәрби үткәне, бүгенге көч-куәте белән горурлануга кайтып кала сыман. Ватанпәрвәрлек ул – туган йортыңа, җиреңә, телеңә, мәдәниятеңә мәхәббәт, халкыңның, ватаныңның героик үткәне һәм хәзергесе белән горурлану да. Ул – рухи һәм әхлакый сыйфат. Иске Ихсандагы тантананы оештыручыларның изге гамәлләре – ватанпәрвәрлекнең ачык мисалы.
“Бүген илебез һәм барыбыз да катлаулы чор кичерәбез. Бу көннәрдә безнең батыр якташларыбыз махсус хәрби операция зонасында бабаларыбыз эшен лаеклы дәвам итә”, – диде сәхнәдән чыгыш ясаучылар.
Каһарман якташларга багышлап, әлеге тантанада “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” дигән махсус күргәзмә оештырылган иде.
Башкортстанның халык артистлары Әнвәр Нургалиев һәм Дамира Сәетова, эстрада осталары Искәндәр Газизов, Гүзәл Әхмәтова, Руслан Зөлкарнәев катнашлыгындагы бәйрәм концерты күңелләргә хуш килде.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.