+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
5 август , 21:20

Коммерция карамагында булмаган оешма вәкилләре семинарда катнашты

Башкортстанның коммерция карамагында булмаган оешмасының 130дан артык вәкиле Чишмә районында Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркы территориясендә очрашты.

Коммерция карамагында булмаган оешма вәкилләре семинарда катнашты
Коммерция карамагында булмаган оешма вәкилләре семинарда катнашты

Семинарда катнашучылар арасында коммерция карамагында булмаган оешманы күптән түгел генә ачып җибәрүчеләр дә, эшчәнлек тәҗрибәсе булганнар да, социаль проектлау өлкәсендә белемнәрен яңартырга һәм проектларны эшләп бетерү буенча тәкъдимнәр алырга теләүчеләр дә бар иде.

Чараның беренче өлешендә спикер Надежда Дерябина НКОның тотрыклы эшләү алымнары, инструментлары, модельләре, практикалары турында лекция һәм оешманың миссиясен формалаштыруга тренинг үткәрде. Семинарның икенче өлешендә Башкортстанның Иҗтимагый палатасы аппаратының ресурс үзәге эксперты Гөлшат Әхмәдиева «Реактор» уенын үткәрде. Акселератор нәтиҗәләре буенча коммерция карамагында булмаган оешмалар вәкилләре командаларга берләште, социаль проектлар эшләде һәм тәкъдир итте.

Көн дәвамында барлык теләүчеләрнең экспресс-консультация узу, федераль һәм республика грант конкурсына проект заявкасы буенча кире элемтә алу мөмкинлеге булды.

Фото: vk.com/op.bashkortostan

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: