+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
22 август , 01:22

Радий Хәбиров авыл хакимияте башлыклары белән очрашты

Бүген Чишмә районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың Балакатай, Благовар, Илеш, Кырмыскалы, Мәләвез, Мишкә, Нуриман, Салават, Стәрлетамак, Уфа, Учалы, Хәйбулла һәм Чишмә районнарының авыл хакимиятләре җитәкчеләре семинарында катнашты. Ул Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркы мәйданчыгында узды.

Радий Хәбиров авыл хакимияте башлыклары белән очрашты
Радий Хәбиров авыл хакимияте башлыклары белән очрашты

Төбәк җитәкчесе үз чыгышында республика идарә командасының төп бурычларын билгеләде, аларны хәл итүдә Башкортстан муниципалитетлары һәм авыл биләмәләре актив катнаша.

– Безнең уртак эшебезнең иң мөһим өлеше - махсус хәрби операциягә ярдәм итү. Бүгенге көндә республика өчен аннан да әһәмиятле өстенлек юк. Бу мәсьәлә өч юнәлештә хәл ителә. Беренчесе - СВО сугышчыларына ярдәм. Күптән түгел Башкортстаннан безнең хәрбиләргә 130нчы гуманитар конвой китте. Курск өлкәсендәге катлаулы вәзгыятькә бәйле рәвештә җибәрелгән техниканың бер өлеше хәзер хәрби хәрәкәтләр зонасыннан тыныч халыкны эвакуацияләү белән мәшгуль, - диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы авыл территорияләрен үстерү үзенчәлекләренә аерым тукталды, аларга урындагы хакимият органнары эшендә игътибар бирү мөһим.

- Башкортстанның идарә командасы авыл территорияләрен үстерүгә, беренче чиратта юл төзелешенә максималь ярдәм күрсәтүгә юнәлдтелгән, - дип аңлатты төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.

Тагын бер юнәлеш – төбәктә мәктәп биналарын капиталь ремонтлау буенча Президент программасын гамәлгә ашыру. Исегезгә төшерәбез, 2022-23 елларда бу программа буенча 140 объект яңартылды, ә 2026 ел ахырына кадәр 214 уку йорты бинасын яңарту планлаштырыла.

Моннан тыш, төбәк җитәкчесе эчке туризмны үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

– Һәр районда кызыклы урыннар һәм объектлар табарга була, алар республикабыздан һәм илнең башка төбәкләреннән кунакларны җәлеп итәчәк. Бу шулай ук муниципалитетларның икътисады һәм социаль өлкәсе үсешенең мөһим өлеше, - диде республика башлыгы Радий Хәбиров.

Шулай ук авыл хакимиятләре вәкилләрен ял итү өчен балалар лагерьлары төзү мәсьәләләре борчыды. Тәкъдимнәрнең берсе - Урал аръягында сәламәтләндерү учреждениесен ачу мөмкинлеген карау. Республика җитәкчесе билгеләп үтүенчә, төбәк төрле районнарда заманча балалар лагерьлары булдыру өстендә эшли.

- Республика Илеш районында «Орленок» кебек терәк лагерьлар челтәрен оештырырга планлаштыра. Мондый лагерьны Хәйбулла районында да – инженерлык коммуникацияләре булган, шулай ук уңайлы табигый шартлар – урман, сулыклар булган урыннарда төзербез, – дип хәбәр итте республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: