+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
28 август , 21:58

«Шәйморатовчылар» - Башкортстанның яшь буыны өчен үрнәк!

Бүген Чишмә районында Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркы территориясендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров укучылар белән очрашты.

«Шәйморатовчылар» - Башкортстанның яшь буыны өчен үрнәк!
«Шәйморатовчылар» - Башкортстанның яшь буыны өчен үрнәк!

Биредә 24 августтан 29 августка кадәр профильле смена кысаларында әзерлек уза. Очрашуда 6-9 сыйныфлардан барлыгы 260 укучы катнаша. Башкортстан Башлыгы үз чыгышында бу көннәрдә республиканың 112нче Башкавдивизия командирын искә алуы турында сөйләде.

- Кичә легендар генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның тууына 125 ел тулды. Сезнең сыйныфлар аның исемен йөртә. Бу көнне без генерал Шәйморатов ордены кавалерлары клубы советының беренче утырышын уздырдык, - дип хәбәр итте төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы билгеләп үткәнчә, ил үсешенең катлаулы чорында генерал Шәйморатовның батырлыгы турындагы истәлек бөтен җәмгыятьне берләштерде. Республика Башлыгы, шулай ук, «шәйморатовчылар»ның Башкортстанның яшь буыны өчен үрнәк булуын ассызыклады.

- Чын "шәйморатовчы" - ул иң беренче чиратта яхшы укучы, белемгә ия булырга тырышучы. Сезнең яшьтә бу - иң мөһиме. Шул ук вакытта сездә илебез тарихын, ватанпәрвәрлек традицияләрен һәм Ватанга хезмәт итүне, иң яхшы кешелек сыйфатларын саклау буенча зур җаваплылык ята, – диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.

Очрашу вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров укучыларның сорауларына җавап бирде. Балалар төрле темалар белән кызыксынды: яраткан китаплары, төбәк Башлыгы эшенең үзенчәлекләре, гаилә тарихы, патриотизм.

Укучылар шулай ук легендар комдивка кагылышлы сораулар бирде. Аерым алганда, генерал-майор Миңнегали Шайморатовка "Русия Герое" исеме бирелү тарихы белән кызыксындылар.

Укучыларны үткәннәр генә түгел, киләчәк мәсьәләләре дә борчыды. Мәсәлән, укучыларның берсе 9нчы сыйныфтан соң мәктәптә укуын дәвам итәргә карар кылган балалар өчен «шәйморатовчылар» сыйныфларының уку программасын озайту планнары турында сорады. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, бу - яхшы идея, ул югары сыйныфларда потенциаль «шәйморатовчылар» санын өйрәнүне һәм фаразлауны таләп итә.

- 9нчы сыйныфтан соң барлык балаларны сайлау көтә. Кемдер мәктәптә кала, ә кемдер колледжга керә. Уку йортларында яңадан сыйныфлар төркемләнә башлый, шуңа күрә өстәмә укыту программасын уйлап карарга кирәк булачак, - дип хәбәр итте Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров. - Бу зур оештыру мәсьәләсе.

Республика Башлыгы очрашуда «Патриот» хәрби-патриотик паркының үсеш перспективалары турында сөйләде.

- Эш күп. Монда бассейн проектлана, ә киләчәктә парк территориясендә күл да барлыкка киләчәк. Биредә үк тир, пилотсыз авиациянең уку классын төзү планлаштырыла, - дип хәбәр итте төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - "Патриот"ның үсеш перспективалары бик зур. Бу урын сборларга килгән курсантлар - өлкән сыйныф укучылары өчен генә патриотик тәрбия үзәге булмаячак дип өметләнәбез. Монда бөтен гаиләләр белән килсеннәр өчен эшлибез. Бу - зур, озак вакытлы проект, этаплап хәрәкәт итәбез. Быел паркның Стәрлебаш районындагы филиалын төзүне төгәллибез. «Патриот» филиаллары Кыйгы һәм Баймак районнарында да барлыкка киләчәк.

Укучылар Радий Хәбировтан аның картәтисе – Бөек Ватан сугышы ветераны турында сөйләвен сорады.

- Минем картәтием Барый Латыйп улы Хәбиров сугышны узган, каты яраланган, өенә Җиңү белән кайткан. Һәм бүген безнең күп кенә егетләр СВОда ата-бабаларының батырлыкларын кабатлый, алар турында без һичшиксез белергә һәм истә тотарга тиеш, - дип ассызыклады төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе чит телләрне өйрәнү хакында да сорауга җавап бирде.

- Алар билгеле бер өстенлек бирә, аларны күбрәк өйрәнергә тырышырга кирәк. Телләр дөньяга карашны да киңәйтә. Сезнең беренче чиратта туган телегезне белүегез бик мөһим. Мин инглиз һәм төрек телләрен яхшы беләм, шул ук вакытта башкорт телен белүемне даими камилләштерәм, – дип сөйләде төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.

Очрашу йомгаклары буенча журналистлар белән әңгәмәдә Башкортстан Башлыгы әңгәмәнең әһәмияте, шулай ук укучыларны «шәйморатовчылар» сыйныфлары программасы буенча укыту һәм «Патриот» паркында профильле сменалар оештыру турында сөйләде.

Фото: glavarb.ru

«Шәйморатовчылар» - Башкортстанның яшь буыны өчен үрнәк!
«Шәйморатовчылар» - Башкортстанның яшь буыны өчен үрнәк!
«Шәйморатовчылар» - Башкортстанның яшь буыны өчен үрнәк!
«Шәйморатовчылар» - Башкортстанның яшь буыны өчен үрнәк!
Автор:Денис Таваев
Читайте нас: