- Башкортстан өчен Беларусь ышанычлы партнер булып тора. Ул тышкы сәүдә әйләнеше буенча ТОП-10 контрагентка керә. Бу елның беренче кварталында әлеге илгә Башкортстан экспортының нигезен химия сәнәгате продукциясе, каучук, металл һәм алардан эшләнгән әйберләр, машина төзелеше продукциясе һәм башка товарлар тәшкил итте. Шул ук вакытта Русиянең Беларусьтагы Сәүдә вәкиллеге каршындагы төбәк вәкиле Константин Климин ярдәме белән без тугандаш республика төбәкләре һәм шәһәрләре белән актив хезмәттәшлек итәбез. Хәзерге вакытта Башкортстанның 40ка якын кардәшлек килешүе бар, шуларның 7се Беларусь белән, – диде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Игорь Бурмистров Уфа юбилеен бәйрәм итүгә чакырган өчен рәхмәт белдерде һәм Башкортстан халкының Новополоцк тарихына керткән өлеше турында сөйләде.
Фото: foreign.bashkortostan.ru