+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
13 сентябрь , 16:17

Италиядә - Башкортстанның Милли кием бәйрәме (видео)

И, матурлар. Кемнәр болар?

Италиядә - Башкортстанның Милли кием бәйрәме (видео)
Италиядә - Башкортстанның Милли кием бәйрәме (видео)

Эдуардо Перозино Италиянең Чивитанова Марке шәһәрендә яши. Әтисе Ивано - итальян, әнисе Алия - татар милләтеннән. Малай үзе ике телне дә яхшы белә, урысча да иркен сөйләшә.

Эдурадоның әнисе Алия - Башкорт дәүләт университетында укыган бик күп студентлар өчен кадерле остаз Бәйнә Сәлимгәрәеваның оныгы. Ул татарча иркен сөйләшә, нәнәсе яратып башкарган җырларны пионинода уйнап җырлый, Италиядәге якыннарын бәрәңге тәкәсе, кыстыбый, бәлешләр белән сыйлый.

Эдуардо үсмерләр арасында шәһәрнең футбол җыелма командасында уйный, мәктәптә тик яхшы билгеләргә өлгәшә.

Әнисе белән алар еш кына "Юлдаш" радиосын тыңлый, бигрәк тә Радик Юлъякшин җырларын ярата.

Туган республикада күренекле Милли костюм бәйрәмендә алар безнең белән. Рәхмәт, балалар!

Автор фотосы.

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: