+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
15 сентябрь , 15:13

Сибайда яшәүчеләр СВОга ау коралларын җибәрде

Корал җыю әле дә дәвам итә.

Сибайда яшәүчеләр СВОга ау коралларын җибәрде
Сибайда яшәүчеләр СВОга ау коралларын җибәрде

Сибайда яшәүчеләр махсус хәрби операция өчен 21 ау мылтыгын тапшырган, шуларның 10сы сугышка җибәрелгән. Бу хакта шәһәр хакимияте башлыгы Азамат Юлдашбаев хәбәр итә. Хәрби хезмәткәрләр дробовикларны ВСУ пилотсыз очу аппаратларына каршы көрәш өчен куллана.

«Җавап биргәннәргә һәм корал һәм сугыш кирәк-яраклары җыюда катнашкан һәркемгә якташ яугирләребез исеменнән рәхмәт белдерәсем килә. Алар безнең сугышчылар тарафыннан пилотсыз очкычларга каршы көрәш өчен кулланыла. Бүгенге көнгә 21 мылтык җыелды, ә 10сын инде якташларыбызга җибәрелде», - дип язды Азамат Юлдашбаев үзенең telegram-каналында.

Сибайда ау мылтыгын җыю дәвам итә. СВОга җибәрү өчен үз коралларын тапшырырга теләүчеләр Росгвардия идарәсенең Сибайдагы лицензия-рөхсәт эше бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Корал алга таба баланска куелып, гаскәриләргә тапшырылачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: