+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
16 сентябрь , 20:10

Айдар Галимов адашын никахы белән котларга килгән

Кыска вакытлы ялга кайткан "Певец" позывнойлы егет сөйгәне белән язмышын бәйләде.

Айдар Галимов адашын никахы белән котларга килгән
Айдар Галимов адашын никахы белән котларга килгән

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов Шәйморатов исемендәге батальонның тәэмин итү взводы командирын «Певец» позывнойлы сугышчыны никахлашуы белән котлады. Хәрби хезмәткәрнең туе Чишмә районында кыска вакытлы ял көннәрендә булды. Айдар Галимов яңа өйләнешүчеләр өчен җыр башкарды һәм яшь гаиләгә иминлек һәм бәхет теләде.

Шунысы игътибарга лаек, "шайморатовчы" популяр башкаручының тулы адашы булып тора. Русия Герое Миңнегали Шәйморатов исемендәге Беренче ирекле батальон сафларына кергәч, ул үзенә «Певец» позывное ала.

"Миңа Айдар Галимов башкаруындагы җырлар бик ошый. Аны минем гаиләдә барысы да тыңлый. Айдар Галимов эчкерсез җырлый. Кызганыч, әлбәттә, мин аның кебек җырлый алмыйм, ләкин бу кирәк тә түгел. Аның каравы, мин үземнең яраткан җырчымның тулы адашы", - ди "Певец".

Мартта Айдар, Башкортстаннан китерелгән гуманитар йөкне кабул иткәндә, үзендә мөһим вакыйга көтелүен телгә алган, ләкин бөтен нечкәлекләрен дә ачып салмаган.

„Певец“ үзе табигый тыйнаклыгы аркасында моны әйтмәячәк. Ләкин аның рөхсәте белән сезгә бер мөһим яңалык әйтәм — ул өйләнәчәк. Иптәшебезне алдан ук котламыйбыз,", - диде быел җәй көне батальонның «Шаман» позывнойлы политик урынбасары.

«Башинформ»ның баш мөхәррире Руслан Шәрәфетдинов җырчы Айдар Галимовка шалтыратып шушы хәбәр белән уртаклашкан. Берничә минуттан соң җырчы сугышчыны булачак туй белән котлаган видео җибәргән һәм аңа никахлашу тантанасына килергә вәгъдә иткән.

Айдар Галимов, алгы сызыктан шалтыратуны онытмыйча, туйга килергә сүзендә торды. Моны тантанада булган военкор Ильяс Батыргариев та раслады.

"Безнең егетләр өчен яраткан артистларның һәм ил халкының ярдәме бик мөһим. Ә халык артисты ярдәм итәргә килсә - бу барыннан өстен! Аларның алгы сызыктагы җырлары рухны күтәрә һәм җиңүгә ышанырга мәҗбүр итә", - дип язган журналист үзенең telegram-каналында.

Чыннан да, җырчы Айдар Галимов отпускка кайткан "Певец"ны котларга үзе килгән. Менә шундый хыяллар да тормышка аша ул.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: