+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
17 сентябрь , 19:59

Парламент Рәисе аның кулын кысты!

Кушнаренкодан 9 яшьлек Амәл Латыйповны бүген республикадагы төп кабинетларның берсендә кабул иттеләр. Булдырыр да бу егет!

Парламент Рәисе аның кулын кысты!
Парламент Рәисе аның кулын кысты!

Бу хакта Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рөстәм Әхмәдинуров болай ди:

- Бүген Кушнаренко районыннан кечкенә волонтер, 9 яшьлек Амәл Дәүләт җыелышына Белорет үзәк район дәваханәсенең педиатрия бүлеге өчен уенчыклар алып килде. Ул инде бер ел буена үзе яшәгән йорт янында уенчыкларын (һәм аңа китерелгәннәрен дә) сата һәм кергән акчага йортсыз хайваннарга азык сатып ала. Уенчыкларны ул социаль приютларга, балалар бакчаларына өләшә. Һәм менә хәзер «Батырлык тартмасы» акциясенә дә кушылды.

Мондый изге гамәлләре өчен аны хәтта спикер Константин Толкачев кабул итте һәм аның өчен парламент буенча аерым экскурсия үткәрергә һәм Башкортстан Дәүләт җыелышыннан Рәхмәт хаты әзерләргә кушты. Кечкенә Амәлнең йөрәге зур.

Исегезгә төшерәбез, "Кызыл таң" гәзите Амәл турында берничә тапкыр язды.

– Балалар тиз үсә. Әле кичә генә йомшак уенчыклар һәм төрле-төрле конструкторлары белән уйный иде. Вакыт узу белән кирәкмәгән уенчыклар һәм балалар киемнәре җыела бара. Ата-аналар боларны кая куярга, дип баш вата. Аларның күпчелеге бик яхшы торышта булганын исәпкә алганда, чүпкә чыгарып ташлау читен, чөнки алар белән башка бала уйный ала. Шуңа күрә, әгәр дә балаларыгыз күптән уйнамаган уенчыкларыгыз булса, безгә китерә аласыз. Аларны сатып, кече дусларыбызга азык алачакбыз, – дигән иде безгә волонтерның әнисе Аида Рихат кызы һәм үзенең ватсапп саннарын да калдырды: 8-927-083-46-46.

Дуслар! Әйдәгез, бу күркәм эшкә без дә кушылыйк. Әгәр сезгә уңайлы булса, уенчыкларны безнең редакциягә китерә аласыз. Моның өчен алдан бәйләнеш өчен ватсапп саннары: 8-917-472-58-54.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: