+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
18 сентябрь , 23:29

Игелекле эш башкаралар

Бакалы районы халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм оештыруда актив катнаша.

Игелекле эш башкаралар
Игелекле эш башкаралар

Хәбәр ителүенчә, Русия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү фондын гамәлгә куйды. “Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, башка кешеләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына лаеклы тормыш һәм актив эшчәнлек тәэмин итә торган шартлар тудыру максатыннан, “Ватанны саклаучылар” дип аталган махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү дәүләт фондын булдыруны максатка ярашлы дип саныйм”, – диелә документта.

Шулай ук узган ел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби опера­циядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары пакетын раслады. Ул 30дан артык ярдәм чарасын үз эченә ала. Бу уңайдан Бөрҗән районында да колачлы эшләр башкарыла.

Исламбай авылында махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләре - игътибар үзәгендә. Аяз көннәрдә Исламбай егетләре Фәймә һәм Гали Әделбаев гаиләсенә утын, печән әзерләп биргән.

Газинур, Фәһим, Айбулат Мирзагуловлар, Газиз Гайнуллин, Аубакыр Бирдегулов, Авар Вәлиев, аталы-уллы Зәйнулла һәм Гыйзулла Йомагуҗиннар үз техникалары белән печәнне чабып, җыеп, ташып биргән. Утын әзерләп ташуда да бик күп ир-егетләр ярдәм иткән.

Фото: vk.com/wall-13580677_99649

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: