+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
24 сентябрь , 09:29

Журналистика ветераны геройларын җыйды

Туган төбәге Кыңгыр-Мәнәвездә Әнвәр Сөләймановның юбилей чаралары үтте  

Журналистика ветераны геройларын җыйды
Журналистика ветераны геройларын җыйды

Журналистика ветераны, язучы, үзенең бихисап язмалары, изге гамәлләре белән гүзәл Башкортстаныбызда, Татарстанда киң танылу алган Әнвәр Сөләйманов моңа кадәр дә туган төбәгендә халкыбызның гореф-гадәтләренә тугры калып, “Саумысыз, туганнар!”, “Урамдашларым”, “Исәнмесез, замандашлар!” кебек искиткеч чараларны ихлас оештырган иде. 70 яшьлек күркәм юбилеен да ямьле җәйләр белән хушлашып, күзләребез белән кояшлы алтын көзләргә бакканда үзенең туган җирендә оештырды. Заманында аның белән очрашулар Бишбүләктә, Бәләбәйдә, Миякә районында, Уфада, Казанда үткән иде. Монысында Бәләбәйдән, Благовещеннан, Уфадан, Бүздәктән, Екатеринбургтан, Миякә районыннан һәм башка төбәкләрдән килгән геройларын, якыннарын, замандашларын туган йорты ихатасына җыйды.

Тәүдә кадерле кунаклар Әнвәр Зөфәр улы үзе төзекләндергән “Әнкәйләр чишмәсе”нә юнәлде. Ригать ага Шәйхетдинов җыелу­чылар алдында Коръән укыды. Соңыннан бирегә килүчеләр чишмәнең шифалы суыннан авыз итте. Милли киемнәрдәге сылу кызлар исә бизәкле чиләкләренә саф чишмәдән су алды. Кунаклар авыл фронтовиклары хөрмәтенә йөзләгән агач утыртылган парк алдында куелган тактаташ янында да булды.


Бераздан алар тальян гармун моңнары астында янә Әнвәр Сөләймановның йорт-ихатасына юнәлде. Анда кунаклар данлыклы балта остасы остаха­нәсендә, әтисе Зөфәр Зариф улы хөрмәтенә аның кулы белән эшләнгән йорт җиһазларыннан торган музейны карады. Бер почмакта әнисе Мөнәвәрә Гыймазетдин кызының кул эшләре, икенчесендә бертуган энесе, рәссам Мәрвәр Зөфәр улының иҗади эшләре урнаштырылган. Өлкәннәр шул арада беседкада самавыр чәе эчте. Юби­лярның уңган-булган хатыны Роза Сөләйманова-Кәримова тудырган искиткеч мохиттә – аллы-гөлле чәчәккә күмелеп утырган туган йорт каршында истәлеккә фотога төштеләр.


Соңыннан бәйрәм тантанасы авыл китап­ханәсендә дәвам итте. Беренче сүз Бишбүләк районы хакимияте башлыгы урынбасары Алексей Дани­ловка бирелде. Ул ике тугандаш республикада танылган журналист, китаплар, җырлар авторы, Фатих Кәрим, Динис Бүләков исемендәге премияләр лауреаты, “Татар милләтенә күрсәткән хезмәтләре өчен” медале иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнвәр Сөләй­мановның ярты гасырдан артык иҗатын бәһаләп, аңа Рәхмәт хаты тапшырды.


Аннан соң публицист, язучының герое, 90 яшьлек хезмәт ветераны Рифкать Гыймазетдинов, шулай ук данлыклы хезмәт ветераннары Әнүс Сафин, Наҗия Фәттахова, Миңнур Ханнанова, Мәгъмүрә Фазуллина, Галия Гатауллина, Баш­кортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Тәүзир Хәйруллин, Башкорт­станның атказанган табибы Мансур Насрыев һәм башкалар иҗат әһелен җылы итеп телгә алды. Уңган-булган хезмәт ветераннары, гомер буена үзешчән сәнгатьтән аерылмаган 86 яшьлек Алия Салаватованың, тальян тартып җырлаган Ригать Шәйхетдиновның җырлары дәррәү алкышларга күмелде. Күп кенә конкурс-фестивальләр лауреаты, районның йөзек кашы булган “Умырзая” бию ансамбле (җитәкчесе – Зилия Галимуллина-Таран) бирегә килүчеләрнең олы ихтирамын яулады. Кичәне ихлас алып баручы Миләүшә Хөснетдинова юбилярның иҗат, тормыш юлын тасвирлап сөйләгәч, сүзне аның үзенә бирде.


Хезмәт ветераны Әнвәр Сөләйманов бик тә дулкынланып, газиз әти-әнисенә, гади колхозчылар
булып та, үзен гадел, максатчан итеп тәрбия­ләгәннәре өчен күз яшьләре аша рәхмәтләрен юллады. Сүз уңаенда үзенең “Тыңлачы, замандаш, йөрәк тибешемне!” автобиографик повестендагы кайбер мизгелләрне дә искә төшерде. Шулай ук, юбилее уңаеннан бастырган “Агыла болыт гомер тавына” дигән китабындагы шигырьләрен күңелләрне тетрәндерерлек итеп укуы да күпләрне тирән уйга салды. Уйга салды да, кунакларга җырларын да бүләк итте. Аның Рәис Ханнанов белән язган “Очрашасы иде”, “Туган як юллары” җырларын легендар җырчы, якташыбыз Хәмдүнә Тимергалиева, шулай ук популяр җырчы, райондашыбыз Илнур Муллагалиевлар башкаруындагы язмалар һәркемнең күңеленә хуш килде.
Әнвәр Сөләй­мановның китапларыннан, гәзит-журналлардан торган бай күргәзмә, “Сине данлыйм, авылым!”, “Геройларым – илебез горурлыгы”, “Иҗатым канатлары – йөрәгем сагышлары” дигән күркәм баннерлар да һәркемне үзенә җәлеп итте. Тальян моңнары, җыр-бию белән үрелеп барган күркәм гомер бәйрәме истә калырлык булып үтте.

Сәгъдәт Габдрәүпова,
хезмәт ветераны.
Бишбүләк районы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: