+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
27 сентябрь , 19:41

Уфа белән Ырынбурны туристик маршрут тоташтырачак

Бүген, Бөтендөнья туризм көнендә, Уфа районының Булгаково авылында «Башнефть» ягулык салу станциясендә «Табигать көче» төбәкара автомобиль туристлык маршрутын тәкъдир итү булды. Автомаршрут «Роснефть» компаниясе, Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы һәм Ырынбур өлкәсенең Икътисади үсеш, инвестицияләр, туризм һәм тышкы элемтәләр министрлыгының уртак проекты булып тора.

Уфа белән Ырынбурны туристик маршрут тоташтырачак
Уфа белән Ырынбурны туристик маршрут тоташтырачак

- Маршрут юлчыларга Башкортстан һәм Ырынбур өлкәсенең табигый һәм мәдәни истәлекле урыннары белән танышу өчен уникаль мөмкинлекләр тәкъдим итә. Маршрут төбәкләрнең иң матур почмакларын колачлый, аларның экосистемасын, тарихын һәм традицияләрен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, – дип ассызыклады үз чыгышында Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры вазыйфасын башкаручы Зөһрә Гордиенко.

"Табигать көче" Уфа белән Ырынбурны тоташтыручы Р-240 федераль трассасы буйлап уза, аның юлы буенча бик күп кызыклы туристлык урыннары урнашкан. Маршрут баруның ике ягына да гамәлдә, шулай ук автосәяхәтчеләрнең теләгенә бәйле рәвештә аның аерым локацияләре буенча узарга мөмкин.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: