+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
30 сентябрь , 22:15

Красный Луч вәкиле бездә стажировка үтте

Луганск Халык Республикасы Красный Луч шәһәренең Тау-сәнәгать колледжы директоры урынбасары Александр Телегин Учалы Тау сәнәгате колледжында стажировка узды.

Красный Луч вәкиле бездә стажировка үтте
Красный Луч вәкиле бездә стажировка үтте

Учалы районы - Башкортстан Республикасының бер үк вакытта Европада да, Азиядә дә урнашкан бердәнбер районы. Учалыда илдә иң яхшы колледжларның берсе урнашкан, ул Учалы Тау-баектыру комбинаты белән берлектә тау мәгъдәне чыгару сәнәгате өчен кадрлар әзерли.

Быел җәй Учалы колледжы директоры гуманитар миссия белән Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәрендә булган иде.

Җавап визиты кысаларында, ЛХРдан колледж директоры урынбасары Александр Телегин Учалы тау сәнәгате колледжының "Профессионалитет" федераль проекты кысаларында оештырылган остаханәләре һәм лабораторияләре белән танышты, җир асты бораулау җайланмасы машинисты әзерләү программасы буенча уку курсының бер өлешен узды, тау чыгару предприятиеләре өчен квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча "түгәрәк өстәл" эшендә катнашты, студентларга сәлам тапшырды.

Бу - һичшиксез, бик файдалы очрашу, ЛХР коллегаларына якын арада төбәкнең акрынлап тергезелә торган сәнәгатен үстерү өчен урта һөнәри белем бирү системасын җитди модернизацияләү көтә. Башкортстан Республикасы колледжлары коллегаларына тиешле ярдәмне күрсәтергә әзер.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: