+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
11 октябрь , 21:55

Олысы да, кечесе дә көзге муллыкка бик шат!

Кырмыскалы районы үзәгендә Республика көне уңаеннан бәйрәм ярминкәләре гөрләде.

Олысы да, кечесе дә көзге муллыкка бик шат!
Олысы да, кечесе дә көзге муллыкка бик шат!
Киров урамында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтсә, Ленин исемендәге мәйданчык балалар тавышыннан гөр килеп торды. Биредә С. М. Чугункин исемендәге урта мәктәп укучылары, укытучылары һәм әти-әниләр ярдәме белән зур ярминкә оештырылды. Аннан җыелган акчалар тулысынча махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм итүгә юнәлтеләчәк.

Изге эшкә һәркем үз өлешен кертәсе килә, шуңа бу чарадан беркем дә читтә калмады. Өлкәнрәк сыйныфлар сату эшләрен үзләре алып барса, башлангыч сыйныфларга әниләр һәм нәнәйләр ярдәм күрсәтте. Һәрбер сыйныф ярминкәгә үзенчәлекле әзерләнгән иде. Йортта пешерелгән ризыклар, кул эшләре, көзге байлык – бакчада үскән яшелчәләр һәм алардан әзерләнгән кайнатма, салатлар барлык өстәлләрдә бар иде. Шул ук вакытта Республика көне булгач, төбәгебездә яшәүче төрле милләт вәкилләренең татулыгын һәм бердәмлеген чагылдырып, кызлар һәм малайлар милли киемнәрдә килгәннәр.

Шулай ук С. М. Чугункин исемендәге мәктәпнең ярминкәсендә махсус почмак та җиһазландырылган иде. Фәнис Мөхәммәтҗанов исемендәге “Герой партасы” артына утырып, теләге булган һәркем яугирләребезгә изге теләкләр белән хат та язып сала алды.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: