Кичә Уфаның «Башкортостан» дәүләт концертлар залында шундый югары рухлы, тарихи вакыйга - Курайчылар дәүләт ансамбленең беренче сольный концерт-презентациясе булды.
Концертта төбәк Башлыгы да катнашты. Аның указы белән республиканың визит карточкасына әверелгән үзенчәлекле яңа коллектив булдырылды. Исегезгә төшерәбез, кичә башында Радий Хәбиров яңа бәйрәм — ел саен 10 октябрьдә билгеләп үтеләчәк Курай көне турында игълан итте.
- Без монда барыбыз да ачык аңлыйбыз, курай - ул музыка коралы гына түгел, ул бу чикләрне күптән узган инде. Ул - башкорт милләтенең чын музыкаль символы, буыннарны берләштерүче мөһим элемент, ул - башкорт халкының флагы, өндәмә, куәт, ул - башкорт халкының җаны, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Без дәүләт ансамбленең иң күренекле башкаручыларны җыю ноктасы булачагына ышанабыз. Яңа, матур башкаручылар барлыкка киләчәк, һәм без курайны саклап калачакбыз. Мин ансамбльнең тагын да зуррак мәгърифәтчелек миссиясен алып барачагына ышанам. Сезне Уфаның концерт залларында гына түгел, районнарда һәм хәтта кечкенә авыл клубларында да көтәләр.
Коллективны истәлекле көн белән котлап, республика Башлыгы гастрольләргә йөрү өчен автобус бүләк итте. Төбәк җитәкчесе сүзләрен залда көчле алкышлар белән каршы алдылар.
Концерт милләт гимны булган «Урал» башкорт халык җыры белән башланып китте. Бөтен залдагы курайчылар башкаруны эләктереп алды, тамашачылар тын да алмыйча тыңлады.
Концерт программасында башкорт халык көйләре, җырлар һәм биюләр башкарылды. Сәхнәгә куючылар чын тамаша әзерләгән, анда милли герой Салават Юлаевтан башлап, Европада курайны данлаган Йомабай Исәнбаевтан алып, безнең замандашларыбыз Ишмулла Дилмөхәммәтов, Гата Сөләйманов, Әдеһәм Искужинга кадәр төрле чорлардагы легендар курайчылар монологлары яңгырады.
- Филармониягә килгәндә курайчы булып Ишмулла Дилмөхәммәтов кына эшли иде, мин икенче булдым. Ә ул киткәч, мин үзем генә калдым. Ә хәзер курай шулкадәр үсте ки, без профессиональ курайчыларның дәүләт ансамблен төзи алдык. Бүген ничек дулкынлануымны үзем генә беләм, - дип уртаклашты ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Азат Аеткулов.
Дәүләт ансамбле Башкорт дәүләт филармониясе базасында эшли. Яңа коллектив өчен сайлап алуда бөтен республикадан 250 курайчы катнашты, алар арасыннан иң яхшылары сайлап алынды. Хәзер ансамбльдә 22 музыкант бар. Аларның күбесе, курайда оста уйнаудан тыш, җырлый, бии. Ансамбльнең музыкаль җитәкчесе Морат Җанизаков коллективта барлык башкаручыларның да югары һөнәри белемгә ия булуын билгеләп үтте.
— Без бер организм кебек уйнарга, бер-беребезне тыңларга, ярты сүздән аңларга, мөмкин кадәр дус, бердәм коллектив булырга өйрәнергә тиеш, - дип сөйләделәр Морат Җанизаков һәм администратор Илнур Акбаев. - Вакытлар узу белән репертуарыбызда башкорт халык әсәрләреннән тыш, автор әсәрләре дә, башка халыкларның музыкасы да, рок та, электрон композицияләр дә булачак. Без теләсә нинди экспериментлар өчен ачык.
Мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Әминә Шәфыйкова, чыгышлардан тыш, коллектив зур тикшеренү эшләре алып барачак, дип билгеләп үтте. Ансамбль алдына бу бурыч куелган, чөнки тарихи яктан һәр курайчы җырчы да, чәчән дә, фольклорчы да, традицияләр җыючы да булган.
- Курайчылар ансамблен оештыру мәсьәләсе күп еллар күтәрелде. Мәдәният буенча советта Азат Аеткулов җитәкчелеккә курайчылар ансамблен оештыру инициативасы белән мөрәҗәгать итте. Республика Башлыгы аны ишетте, указга кул куйды һәм апрельдән коллектив җыю игълан ителде. Эш җәй буе барды, егетләр шөгыльләнде. Бу зур, катлаулы бурыч иде, чөнки мондый коллективның беркайчан да булганы юк әле. Нәкъ менә зур ансамбль уенында инструментның мөмкинлекләре ахыргача өйрәнелмәгән әле, - дип билгеләп үтте Әминә Шәфыйкова. - Иң мөһиме, бу - башкорт халкының музыка коралын саклап калу эшендә тагын бер нәтиҗәле адым.
Дәүләт ансамбленең тәүге зур чыгышы халыкка ошады, дип әйтү генә аз булыр, ул тамашачыны тетрәндерде. Коллектив алган югары планканы төшермичә, ялкынланып иҗат итсен дип телик.