+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
14 октябрь , 21:55

Туган як һәркемгә якын

Шуңа да аның хакында һәрдаим хәстәрлек күреп яшәргә тиешбез

Туган як һәркемгә якын
Туган як һәркемгә якын
“Атайсал” социаль проекты чикләрендә Архангель районы­ның Азау авылында узган шәҗәрә бәйрәменә Галиннар һәм Гобәйдуллиннар нәселләренең 100дән артык вәкиле җыелды. Аларның күбесе кече туган ягында очрашу өчен ерак араларны якын итеп килде.

Мондый вакыйга бертуган Рамазан һәм Радик Галиннар, Вәли Галин, Газимә Иштуганова, Нияз Гобәйдуллин, Әлфинур Галина һәм башкаларның башлангычы һәм тырышлыгы белән мөмкин булды. Алар бәйрәмне оештыруда, илебезнең төрле төбәкләренә таралып яшәгән туганнарын табуда һәм чакырулар җибәрүгә күп көч салды. Шуңа әлеге бәйрәм чарасы да бик колачлы, искиткеч җылы килеп чыкты.
Шунысы куанычлы, очрашуда өлкәннәр белән берлектә балалар да катнашты. Гаилә архивлары, ата-бабаларының фотосурәтләре, борынгы ядкарьләр, өлкәннәрнең хатирәләре яшь буын өчен зур әһәмияткә ия. Буыннар бәйләнеше нәкъ шундый шартларда дәвам итәргә тиеш, мондый чараларда нәселне саклауга нигез салына, ата-бабаларыбызга ихтирам тәрбияләнә.
Бәйрәм вакытында урындагы мәчетне төзекләндерү өчен акча җыю да оештырылды. Монда туып-үскәннәр, кайберләре читтә яшәсә дә, авылның киләчәгенә битараф түгел, һәрбер изге башлангычны хуплап каршы ала.
Чараның төп өлеше мәктәптә үтте. Аны Башкортстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты методисты, режиссер Газимә Иштуганова алып барды. Иң тәүдә җыелучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды һәм илебез азатлыгы өчен көрәшүчеләрне бер минут тынлык белән искә алды. Аннары кунаклар Галиннар һәм Гобәйдуллиннарның шәҗәрәсе белән танышты. Шулай ук кунаклар игътибарына фотокүргәзмә дә тәкъдим ителде.
Мәктәп директоры Рәмилә Сөләйманова мәктәп музеена экскурсия оештырды. Анда авылның үткәне һәм бүгенгесенә кагылышлы бай материаллар тупланган, мәктәп тарихы, хезмәт ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар турында һәм башка бик күп мәгълүмат саклана.
Бәйрәм чарасы Коръән сурәләре укудан башланды. Районның имам-мөхтәсибе Фәнзил хәзрәт Хисаметдинов белән берлектә җыелучылар илләребезнең имин, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның һәм барлык яугирләрнең исән-имин булуын, Җиңү белән туган якларына кайтуын теләп, дога кылды.
Урындагы мәчетнең имам-хатыйбы Хәлил хәзрәт Садыйковның чыгышы да дулкынландыргыч булды. Ул авылга нигез салучыларның тарихта тирән эз калдыруы, варисларының борынгы йолаларны саклап яшәве турында сөйләде. Хәтта читкә китүчеләр дә туган төяге турында онытмый, даими рәвештә авылдашларына ярдәм күрсәтеп тора.
Җыелучыларны район хакимияте башлыгы урынбасарлары Азамат Нарбутин һәм Динара Хисамова, “Архангель районының якташлар берлеге” иҗтимагый оешмасы рәисе Венера Шәрәфетдинова, Озыннар авыл хакимияте башлыгы Батыр Урманцев сәламләделәр.
Үз чиратында, авыл халкы да әлеге чараны оештыруда ярдәм иткән өчен район хакимияте башлыгы Айрат Сәетгалинга, мәгариф бүлеге начальнигы Лилия Сәйгафаровага, мәдәният бүлеге начальнигы Розалия Хәсәновага рәхмәтен җиткерде.
Бәйрәм концерты да күңелләргә үтеп керде. Район мәдәният сараеның “Хәзинә” фольклор ансамбле, Башкортстанның атказанган артисты Фирзинә Абдуллина, Илнур Сөләйманов, Нәгыйм Галин, Нияз Гобәйдуллин, Рәдим Галин, Гөлнара Йосыпова җыр-моңнары белән сөендерде.
Бәйрәмдә авылның өлкән кешеләренә һәм күпбалалы яшь гаиләләргә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чараны оештыручыларның берсе – Газимә Иштуганова билгеләвенчә, Галиннар нәселе исеменнән тана сатып алып, аны корбан итеп чалганнар. Корбан ите һәм ашы белән барлык җыелучылар сыйланган.
Без үзебезнең тарихыбыз белән көчле. Тамырларыбыз никадәр тирәнрәк булган саен, бүгенгебез ышанычлы һәм яхшы киләчәгебезгә өмет бар.

Эльвира АБДУЛОВА.
Архангель районы.


 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: