+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
21 октябрь , 16:12

Уфага “Җиңү поезды” киләчәк

23-24 октябрьдә Башкортстан башкаласында уникаль күчмә “Җиңү поезды” күргәзмәсе булачак. Республика халкы Уфаның тимер юл вокзалында поезд составында урнашкан экспозицияне карый алачак.

Уфага “Җиңү поезды” киләчәк
Уфага “Җиңү поезды” киләчәк

“Җиңү поезды” - хәрәкәт итүче составта урнаштырылган дөньядагы беренче иммерсив инсталляция. Классик һәм заманча алымнар кушылмасы ярдәмендә авторлар “вакыт машинасын” төзегән, ул тамашачыларны сугыш юллары буйлап баручы поездга "күчерә".

Күргәзмәгә керү бушлай. Аңа керү өчен https://поездпобеды.рф сайтында теркәлергә кирәк. Бер электрон почтага бер генә килүчене теркәргә тәкъдим ителә. Күрсәтелгән электрон адреска чакыру билеты килмәсә, кире элемтә формасы аша үзеңнең теркәлү статусыңны аныкларга киңәш ителә.

Килүчеләр тимер юл вокзалында җыелачак. Вокзалда күргәзмә эшләгән вакытта волонтерлар кизү торачак. Алар һәр килүчене теркәлү өстәленнән поездга озатачак. Экскурсияләр санитария нормаларын үтәп уздырылачак.

Фото: поездпобеды.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: