+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
24 октябрь , 18:00

Донбасска янә бер гумконвой китте

Бүген Уфада махсус хәрби операциядә катнашучы Башкортстан яугирләренә һәм Курск өлкәсендә яшәүчеләр өчен 136нчы гуманитар конвой озатылды.

Донбасска янә бер гумконвой китте
Донбасска янә бер гумконвой китте

Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, оборона министры урынбасары, «Ватанны саклаучылар» фонды рәисе Анна Цивилева катнаштылар.

Гумконвой составында - 25 берәмлек техника, шулай ук пилотсыз очу аппаратлары, генераторлар, радиоэлектрон көрәш чаралары, янгын сүндергечләр, кием-салым, автомобильләр өчен запас частьләр, рюкзаклар, азык-төлек һәм яугирләрнең туганнарыннан посылкалар.

Йөкне формалаштыруда дәүләт хакимияте органнары, Башкортстанның җиде муниципалитеты хакимияте, иҗтимагый оешмалар һәм республика халкы катнашты.

Анна Цивилева ярдәм җыюда катнашкан социаль координаторларга рәхмәт белдерде. Республика җитәкчесе Радий Хәбиров гуманитар колонна шоферлары белән аралашты, аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм хәерле юл теләде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: