+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
28 октябрь , 18:20

Яугирләрнең гаиләләре игътибар үзәгендә

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Яугирләрнең гаиләләре игътибар үзәгендә
Яугирләрнең гаиләләре игътибар үзәгендә

Башкортстан гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының төбәк филиалы эше турында сөйләде. Узган елның июнендә учреждение ачылганнан бирле бирегә 28 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән, 68 меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Фонд филиалының күпканаллы бердәм номеры - 8 (347) 268-01-02 якынча 9,5 мең шалтырату кабул иткән. Социаль координаторлар хәрбиләрнең гаиләләренә һәм алар катнашлыгындагы чараларга 9 мең тапкыр барган.

Радий Хәбиров республиканың Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгына реабилитация өчен җиһазлар җитештерүче предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтүне дәвам итәргә кушты.

Төбәк җитәкчесе, шулай ук, республикада яшәүче хатын-кызларның күчмә төркемнәрен оештыру турындагы башлангычны хуплады, алар Луганск һәм Донецк халык республикалары госпитальләрендәге пациентларга ярдәм күрсәтергә барырга әзер.

- Миңа да андый үтенеч белән берничә тапкыр мөрәҗәгать иттеләр. Сүз үзләре анда барырга теләк белдерүче кешеләр турында бара. Алар берәм-берәм йөрергә тиеш түгел. Шуңа күрә, әйдәгез, беренче зур булмаган төркемне Луганск Халык Республикасына җыябыз. Җибәрү белән бәйле барлык чыгымнарны, әлбәттә, үз өстебезгә алабыз. Һәм моның алдыннан алар өчен беренчел тактик медицина буенча дәресләр үткәрергә кирәк. Мондый теләүчеләрнең барысының да медицина белеме юк, әмма шул ук вакытта алар госпитальләргә барырга һәм яралыларга ярдәм итәргә әзер, – дип билгеләде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: