- Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәме - Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Бу көн бердәмлек, ватанпәрвәрлек һәм бер-беребезгә ярдәм итүнең никадәр мөһим булуын тагын бер тапкыр искәртә, - диде үзенең котлау чыгышыннда Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов. - Катлаулы вакытта яшибез. Илебезнең киләчәге, җәмгыятьнең иминлеге өчен һәркайсыбыз җаваплы икәнен онытмыйк. Бердәм булганда, без теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп, тормышыбызны яхшы якка үзгәртә алачакбыз.
Бу көнне күркәм йола буенча, үз хезмәте белән район данын арттыручы алдынгылар бүләкләнде. Ә аннары үзешчән артистлар тамашачылар хозурына бәйрәм концерты тәкъдим итте.
Ярминкә дә оешкан төстә узды.
- Без Дүртөйле ярминкәсенә сату белән ел саен киләбез, - дип уртаклашты Борай районының Кодаш авылыннан яшелчәче Фәйзуллиннар. - Кәбестәбезне халык быел да бик яратып алды. Килограммын 30 сумнан саттык. Тозлый торган сортларын алып килдек.
Чакмагыш районы Яңа Балак авылы умартачысы Рәис Галимов та Дүртөйле халкын даими рәвештә сыйфатлы бал белән сөендереп тора икән. Бу юлы ул юкә, чәчкә балы, дару үләннәре, каен һәм имән миннекләре дә алып килгән, сату яхшы бара, диде.
Илеш районының Лаяшты авылы уңганы Гөлүзә Гыйләҗетдинованың өстәлендә кош-корт түшкәләреннән тыш, балан, урман җиләге дә бар иде.
- Туган районым ярминкәләрендә актив катнашам, ут күршеләребез оештырган чаралардан да читтә калмыйм, - ди ул. - Дүртөйледә инде күптән сатып алучылардан үз челтәрем бар.
Ярминкә иртәнге тугызда башланып, көндезге икеләргә кадәр дәвам итте, анда ит, сөт, бал, яшелчәләрдән тыш, төрледән-төрле пешкән камыр ризыклары, шашлык һәм башкасын сатып алырга мөмкин булды. Чарадан сатучылар да, сатып алучылар да канәгать калды.
Рәсемдә: Гөлүзә Гыйляҗетдинова.
Автор фотосы.