Район үзәге Языково авылының “Кояшкай” балалар бакчасында оештырылган кичәдә балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән танышты, халыклар дуслыгына багышланган җырлар башкарды, милли йолалар турында сөйләде. Мәктәпләрдә үткәрелгән чараларда патриотик тематика өстенлекле булды, СВОда катнашучы якташлар белән очрашулар үтте.
Дәүләт бәйрәме алдыннан Языково мәдәният сараенда “Бердәм булса, халык бөек” исеме астында зур концерт булды. Төбәкнең үзешчән сәнгать осталары чыгышларын Туган илгә, халыклар дуслыгына, бердәмлеккә һәм Махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләргә багышлады.
Авыл хуҗалыгы алдынгыларыннан торган район делегациясе республика дәрәҗәсендәге бәйрәм тантаналарында катнашты. Анда югары дәүләт бүләкләренә лаек булучылар арасында благоварлылар да бар иде. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегенең әйдәүче белгече Марина Кәбирова һәм “Башкорт ит компаниясе”нең участок идарәчесе Руслан Яфаев Башкортстан Республикасының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. “СН-продукт” җәмгыятенең өлкән мастеры Айгөл Бертончелли “Башкортстан Республикасы азык-төлек индустриясенең атказанган хезмәткәре” мактаулы исеменә лаек булды.
Автор фотосы.