+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
4 ноябрь , 19:25

Халык бәйрәмендә Бүздәкнең хезмәт алдынгылары данланды

Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чаралар арасында Бүздәк мәдәният сараенда үткән бәйрәм концерты аерым әһәмияткә ия. Ул төбәктә гомер кичерүче утыздан артык милләт вәкилләренең какшамас дуслыгын, илебезнең данлыклы үткәненә горурлык хисләрен чагылдырды.

Халык бәйрәмендә Бүздәкнең хезмәт алдынгылары данланды
Халык бәйрәмендә Бүздәкнең хезмәт алдынгылары данланды

Бәйрәм чарасының рәсми өлешендә предприятиеләр һәм оешмаларның хезмәт алдынгыларына республика һәм район бүләкләре тапшыру тантанасы үтте. Үзешчән сәнгатьне үстерүгә зур хезмәт өлеше өчен Иске Бүздәк авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Флүзә Галләмова Башкортстан мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. “Башкиравтодор” акционерлар җәмгыятенең Бүздәк юл төзү-ремонтлау идарәсе баш бухгалтеры Зөһрә Йосыпова өчен дә куанычлы булды бу көн – озайлы фидакарь намуслы хезмәте һәм истәлекле юбилее уңаенннан ул Бүздәк районы хакимиятенең Мактау кәгазенә лаек булды.
Гомумән, район икътисадының төрле тармакларыннан дистәдән артык алдынгы хезмәткәр бүләкләнде тантаналы чарада. Моннан тыш, бәйрәмдә Махсус хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы яугир-якташлар да хөрмәтләнде. Хәрби бурычларны лаеклы үтәгән өчен Дмитрий Феофановка һәм Сергей Сабировка район хакимиятенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Зур уңыш белән үткән бәйрәм концертында чыгыш ясаучы авыл сәнгате осталары җыр-моңнарын хезмәт алдынгыларына, Ватан сакчыларына һәм илебезнең якты киләчәгенә багышлады.

Фото Бүздәк районы хакимияте сайтыннан.

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: