+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
5 ноябрь , 20:47

«Беларусь өчен сугышларда Башкортстан уллары» проекты тәкъдир ителде

Бүген Минск шәһәре Матбугат йортының матбугат үзәгендә Беларусьны немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә 80 ел тулуга багышланган матбугат конференциясе узды. Аның кысаларында «Беларусь өчен сугышларда Башкортстан уллары» дигән халыкара нәшрият проекты тәкъдир ителде.

«Беларусь өчен сугышларда Башкортстан уллары» проекты тәкъдир ителде
«Беларусь өчен сугышларда Башкортстан уллары» проекты тәкъдир ителде

Безнең сугышчылар Ватаныбызның фашизмны җиңүенә, чыннан да, бәяләп бетергесез өлеш кертте. Башкортлар Кызыл Армия сафларында Кара диңгездән алып Баренец диңгесенә кадәр барлык фронтларда лаеклы һәм фидакарь сугышкан. Безнең республикадан 700 меңнән артык кеше сугышырга китте, аларның 322 меңгә якыны һәлак булды. Батырлыклары өчен 299 сугышчыга "Советлар Союзы Герое" исеме бирелде, ә 47 сугышчы Дан орденнарының тулы кавалеры булды.

- Агымдагы ел белорус кардәшләребез өчен истәлекле дата булып билгеләнде. Ул Белоруссия җирен немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә 80 ел тулу байрагы астында уза. Нәкъ менә шушы тема быел Беларусь Республикасында уза торган барлык вакыйгалар һәм чаралар аша кызыл җеп булып сузыла. Туганнарыбызның азатлыгы, тынычлыгы һәм җиңүе өчен, үз гомерләрен кызганмыйча, безнең республика сугышчылары да көрәште. Бүген Минскта нәкъ менә шул хакта сөйләштеләр – Башкортстан кешеләренең фашизмны җиңүдәге роле турында. Биредә «Беларусь өчен сугышларда Башкортстан уллары» халыкара нәшрият проектын тәкъдир итү булды, анда безнең хезмәткәр – Русия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан Республикасы вәкиле Константин Климин катнашты, – диде Башкортстан тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры вазыйфасын башкаручы Маргарита Болычева.

Китап Бөек Ватан сугышы елларында Беларусьта нацизмга каршы сугышкан, оборона сугышларында катнашкан, партизан хәрәкәтенә көчләреннән килгәнчә өлеш керткән, Белоруссияне дошманнан азат иткән Башкортстан кешеләренең якты истәлегенә багышлана.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: