Республика Башлыгына лаеклы бүләкне Кремльдә Русия Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко тапшырган. Экспертлар ассызыклаганча, федераль үзәк Радий Хәбировның ил мәнфәгатьләрен яклауга керткән мөһим өлешен билгеләп үтте.
"Барыннан да элек, бүләк Радий Фәрит улының яңа Русиядә 2014 елдан башлап булган вакыйгалардагы зур роле билгеләп үтелде. Чөнки "Кырым язы" да, Донецк һәм Луганск халык республикалары өчен формалашу, аякка басу мөмкинлеге дә — монда Радий Фәрит улының казанышы зур.
Махсус хәрби операция башланганда да, Башкортстан Республикасы - Русия төбәкләре арасында гуманитар ярдәм күрсәтү буенча да, ирекле частьләр формалаштыру буенча да лидер. Без бөтен Русия өчен бик уңай үрнәк күрсәттек. Бердәм сафта берләшеп, без милли мәнфәгатьләрне яклыйбыз һәм анда, алгы сызыкта илебез өчен көрәшүче кешеләргә ярдәм итәбез.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Радий Фәрит улы республикага 2018 елда килде, ул вакытта биредә күп кенә процесслар тукталды. Инвестицияләр җәлеп итүдә бик зур проблема булды, төзелеш комплексы тоткарланды. Бик күп икътисади һәм социаль күрсәткечләр юкка чыкты. Бу зур эшне башлап җибәрү, аңа уңай импульс, яхшы үсеш темплары бирү бик авыр булды. Биш ел эчендә бик күп эшләнде. Һәм кешеләрнең вәзгыятькә мөнәсәбәте үзгәрде. Күпләр республиканың, чыннан да, элекке кебек үк, бөтен Русия Федерациясенең үсеш локомотивы була алуына, лидерлык позициясенә чыга алуына ышанды. Моны, әлбәттә, эшләү шактый катлаулы, чөнки билгеле бер вакыт аралыгы таләп ителде. Әмма, шуңа да карамастан, эш бара, динамика күренә, ул федераль үзәк тарафыннан гына бәяләнми. Ул республика гражданнары тарафыннан да бәяләнә. Шуңа күрә сентябрьдә узган Башкортстан Башлыгы сайлауларында Радий Фәрит улын хуплауның шундый югары нәтиҗәсе булуы очраклы түгел.
Болар барысы да хәзер лаеклы бәяләнде. Һәм бу югары бүләк — хаклы рәвештә лаеклы", - дип саный төбәкнең Стратегик тикшеренүләр институты директоры, сәяси фәннәр кандидаты, политолог Владимир Савичев.
Фото: башинформ.рф