"Тормышымның «Минем бәби көткән чагым» исемле гүзәл бүлеге тәмамланды. Аллаһым, балама бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле, гүзәл тормыш насыйп ит. Безнең баһадир Ибраһим улыбыз 3955гр, 55см булып туды, Сөбханаллаһ», – дип шатлыгы белән уртаклаша Гүзәлем.
Салават улына Ибраһим кушарга теләве турында узган ел ук хәбәр иткән.
«Берсе Ибраһим, икенчесе Габдулла. Шулар белән «Габдулла, Ибраһим дип, төне буе уйнап йоклыйбыз инде», – дигән Салават.
«Габдулла белән Ибраһимны көтәбез инде», – дигән Гүзәлем.
Иманлы, иҗади гаиләдә сабыйлар туып, милләтебез артып торсын дип телик!
Фото: Салават Миңнехановның шәхси архивыннан.