-24 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
24 декабрь 2024, 06:46
1

Бер күрешү – бер гомер

“Аралашуны телефонга гына калдырмыйк, очрашып хәлләр белешеп торыйк”, – ди Кушнаренко районының Карача-Елга авылында яшәүчеләр

Бер күрешү – бер гомер
Бер күрешү – бер гомер

Аларны авыл клубында һәм китапханәсендә һәрвакыт ихлас каршы алалар. Аналар көнендә исә ике авыл китапханәсе мөдирләре матур чара әзерләгән. Карача-Елгадан Инзира Якупова, Талбазыдан Алсу Садретдинова анда күрше авыллардан, район үзәгеннән дә кунаклар чакырган. Чараны ачып, алар килгән һәркемгә рәхмәтләрен җиткерде, бәйрәм белән котлады.

Халыкта “Кушнаренко сандугачы” дигән даны булган, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альбина Шәрипова башкаруындагы җырлар, мөнәҗәт-бәетләр һәркемнең йөрәгенә барып җитте, күзләргә яшьләр эленде. Бу чарада әлеге көндә махсус хәрбия операциядә булган яугирләрнең әниләре Мәйсәрә Габбасова, Зәбирә Бикмурзина, Резеда Габбасова, Вәзинә Рәфыйкова да бар иде. Аларга Талбазы авылыннан ветеран укытучы Мөсәллия Мостафина шигырь багышлады. Мәйсәрә апаның ялкынланып сөйләве, Зәбирә апаның язган шигырьләре бу аналарның эчке халәтен ачып салды.
Кунаклар Казарма авылыннан килгән оста баянчы һәм җырчы Тәксил Ганиевка кушылып җырлашып утырды, моңнар белән узган яшьлекне, балалар үстергән вакытларны искә алды.
Җыр янында биюсез дә булмый, билгеле. 88 яшьлек Рәҗидә апа Сәетова 18 яшьлек кызларга алыштыргысыз итеп басканда, һәркемнең йөрәге дәрткә тулды, кунаклар да биергә төште.
Бәйрәм мул табын артында дәвам итте. Чыннан да, сагынышканбыз, бу күрешүне күптән көткәнбез икән. Авылдашыбыз Флидә Фәсхетдинова барыбызның фикерен җиткерде: “Бу “телефон заманы”нда бер-беребезне онытмыйк, хәлләр белешик, күрешеп торыйк. Безне очраштырган, шундый җылы очрашу оештырган китапханәчеләргә зур рәхмәт!”
Әйе, без дә китапханә утлары якты янсын, китап укучылар күп булсын дип телибез, очрашып торыйк, авылдашлар!

Зәбирә БИКМУРЗИНА.
Кушнаренко районы,
Карача-Елга авылы.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас