- Бөек Җиңүнең 80 еллыгы - илебез һәм союздашларыбыз өчен үзенчәлекле вакыйга. Аның совет халкының батырлыгы символы буларак әһәмияте безнең көннәрдә бәяләп бетергесез. Бу дата безне фронтовик геройларга, тыл хезмәтчәннәренә тиңләшергә, бүгенге сынауларда аларга лаек булырга өнди, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Без бу датаны бәйрәм итүне үзенчәлекле эчтәлек, тарихи һәм заманча мәгънәләр белән тулыландырырга, барлык чараларга да кертергә тиеш. Эчтәлеген тирәнтен уйларга, моңа хәзер үк әзерләнә башларга кирәк.
Республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев алда торган чаралар турында сөйләде. Төп тантаналар 2025 елның 9 маена планлаштырылган. Алар Совет мәйданындагы Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә һәм Җиңү паркы мемориаль комплексындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салудан башлана. Тантаналарда ветераннар, хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүчеләр, волонтерлар һәм патриотик оешмалар активистлары катнашачак.
Утырышта, шулай ук, ветераннарга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына социаль характердагы хезмәтләр күрсәтү, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре каралды.
Оештыру комитетында каралган мәсьәләләр арасында өлкән буын батырлыклары турындагы хәтерне саклау да бар. Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бу темага аерым игътибар бирергә кирәк.
– 2022 елдан безнең республикада «Ватанны саклаганда һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү» федераль
программасы гамәлгә ашырыла. 2023 елда анда 46 муниципалитет катнашты, 111 хәрби каберлек төзекләндерелде, – диде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru