Башкортстанда 500дән артык бала тематик чараларда катнашты, аларда иҗади экскурсия форматында Кырымның әһәмиятле һәм истәлекле урыннары тарихы белән танышты.
Акция Кырымның тарихын, истәлекле урыннарын өйрәнү, шулай ук Башкортстанның 20дән артык муниципаль районында һәм шәһәр округларында тематик рәсемнәр ясау форматында узды.
- «Кырым буяулары» кебек акцияләр үткәрү яшьләрдә патриотик хис-тойгылар формалаштыру өчен бик зур әһәмияткә ия. Мондый чараларда катнашу – мөһим вакыйганы искә алу ысулы гына түгел, элемтәләребезне ныгыту, Башкортстанның күпмилләтле халкының тарихи ватаныбыз белән бердәмлеген һәм теләктәшлеген күрсәтү мөмкинлеге дә ул, - ди "Беренчеләр хәрәкәте"нең төбәк бүлеге рәисе Ранис Хәсәнов.
Фото: "Беренчеләр хәрәкәте" матбугат хезмәте