+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Бердәмлек
25 март , 10:41

Картәтиләр эшен оныклар дәвам итә!

Аскын районының Әмир авылында “Ватанны саклаучылар елы” фәһемле чара белән ачылды

Картәтиләр эшен оныклар дәвам итә!
Картәтиләр эшен оныклар дәвам итә!

Әмир авылы мәдәният йортында “Аек авыл-2024” республика конкурсы һәм “Яугирләр төяге” проекты кысаларында ватанпәр­вәрлек рухында бай эчтәлекле чара үтте. Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләр турында хәтерне яңарту, алар хакында күбрәк мәгълүмат җыеп, быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгында дөнья күрәчәк “Хәтер китабы”на кертү, яшь буында тарихи мираска сөю һәм хөрмәт тәрбияләү максатында оештырылган һәм “Аларның батырлыгы онытылмас” дип исемләнгән чараны Аскын Тарих-туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Әнзирә Ногманова белән мәдәният йортының мәдәни чаралар оештыручысы Газимә Зәйнетдинова әзерләп үткәрделәр.

Кичәдә Кашка авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Ринат Галәветдинов, район Советы секретаре Рима Нәбиуллина, Мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте идарәсе начальнигы вазыйфасын башкаручы Гөлзифа Мөхәммәтдинова, район Ветераннар советы рәисе Сәгыйтьҗан Галин һәм авыл халкы катнашты.

Әнзирә Мөкәрәм кызы чараны күренекле татар шагыйре, Әмир авылының билгеле шәхесе Госман Садәнең “Әниемнең өч абыйсы” җыры һәм авыл ветераннары фотолары презентациясе белән башлады. Имам-хатыйп Закир Әхмәтов Бөек Ватан сугышында, төрле локаль бәрелешләрдә, махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашлар рухына, әлеге вакытта яуда булганнарның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп, Коръән аятьләре укып, дога кылды.
Арытаба Әнзирә Ногманова Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларның дошманны җиңүдәге өлешен билгеләп үтте. “Хәтер китабы”на аларның һәрберсе турында мәгълүмат кертеп калдырырга кирәклеге, моның өчен кемнең гаилә архивында әтисе, дәү әтисе, туганының нинди документлары, фотолары бар, шуларны музейга тапшыруларын сорады.

Әйткәндәй, Җәлил абый Мөхәммәтнуров әтисе, ике Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Әлтаф бабайның бик күп документын алып килгән иде.

Рима Нәбиуллина чыгышында быел Русиядә игълан ителгән – “Ватанны саклаучылар елы”н, Башкортстанда “Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы”н районда беренче булып шушы фәһемле чара белән әмирлеләр ачуын билгеләде. Ул “Аек авыл-2024” конкурсының республика этабында катнашучы Әмир авылы халкының активлыгы, ата-бабалар рухына тап төшермичә, алар турында хәтерне хөрмәтләп саклавы хакында сөйләде һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләгәндә дөньяда тынычлык урнашып, илебездә икеләтә бәйрәм булсын иде дип теләде.

Рима Шамил кызы, махсус хәрби операциядә катнашкан һәм, кызганычка каршы, һәлак булган яугирләрнең әти-әниләренә, туганнарына ватанпәрвәр, кыю уллар үстергәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткереп, Венера Зыязетдинова, Наибә һәм Фәрзәт Ваһаповлар, Әнгыймә һәм Маһиян Таһировлар, Фидания Зәйнетдинова, Мөнҗия һәм Марат Фәүзетдиновлар, Раушания Сәйфетдинова, Инзилә Фазлыйнурова, Люция Насртдиновага, Булат Гайнановның апасына район хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Сәгыйтьҗан Галин белән Ринат Галәветдинов та, чыгышларында яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләргә, ата-бабаларыбыз турындагы хәтерне онытмаска кирәклеген искә төшереп, дөньяда тынычлык урнашып, ир-егетләребезнең махсус хәрби операциядән өйләренә исән-имин әйләнеп кайтуын теләделәр. Аларның чыгышыннан соң чарада катнашучылар, бер минут тын торып, мәрхүм фронтовик авылдашларын искә алды. Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы билгеләвенчә, әлеге вакытта махсус хәрби операциядә Әмир авылыннан сигез кеше катнаша, икесе, кызганычка каршы, һәлак булды.

Әмирдән Бөек Ватан сугышына 103 кеше алынып, аларның 58е туган якларына исән-имин әйләнеп кайта, 45 ир-егет яу яланында ятып кала яисә хәбәрсез югала. Авыл халкы үз тырышлыгы белән Җиңүнең 65 еллыгына каһарман авылдашлары истәлегенә обелиск төзи, ел әйләнәсенә өмәләр оештырып, аны тәртиптә тота, бәйрәмнәр саен шунда җыелып митинг үткәрә, ветераннар хөрмәтенә чәчәкләр сала. Киләчәктә мәдәният йортында әмирлеләрнең батыр авылдашлары хөрмәтенә музей почмагы эшләргә дә нияте бар.

Фронтовик ата-бабаларының данлы юлын дәвам итеп, хәрби һөнәр сайлаган, Әфганстан, Чечен сугышларында катнашкан ир-егетләр Әмир авылында бик күп. Чарада катнашучылар Ульяновск шәһәрендә яшәүче билгеле якташлары, отставкадагы подполковник, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Марс Саяповның эчтәлекле аудиоязмасын тыңлады. Марс Кыям улы һава-десант дивизиясенең разведка төркеме командирыннан разведка начальнигына кадәр хәрби юл үтә, 1987-89 елларда Әфганстанда 357нче парашют-десант полкының разведка начальнигы була, 2003 елда отставкага чыга. Әмма тынгысыз кеше буларак, ул җәмәгать тормышында актив катнаша: яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү максатында районыбызга да кайтып, мәктәпләрдә Батырлык дәресләре үткәрә, Аскын Тарих һәм туган якны өйрәнү музеена махсус хәрби операция трофейларын тапшыра. Әйткәндәй, хәрби хезмәттәшләре белән алар СВОга 35 гуманитар ярдәм әзерләп җибәргән.

Марс Кыям улы, үзенең чыгышында Ватанны саклау – ир-егетләрнең изге бурычы икәнлеген ассызыклап, апасы Венераның уллары Вадим белән Айдарның да дәү әтиләренең, абыйларының хәрби юлын лаеклы дәвам итүен, әлеге көндә махсус хәрби операциядә катнашып, Ватан сагында көрәшүен горурлык белән сөйләде.

“Аларның батырлыгы онытылмас” дип исемләнгән бай эчтәлекле чара Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә төзелгән обелискка чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Гомерләрен аямый, балалары, оныкларының якты киләчәге өчен Бөек Ватан сугышында башларын салган авылдашлар, бүгенге көн Геройлары хөрмәтенә шундый ватанпәрвәрлек чаралары үтеп торса, батырларыбыз даны онытылмас, күңелләрдә хөрмәт һәм ихтирам яшәр.

Илсөяр Махатова.

Картәтиләр эшен оныклар дәвам итә!
Картәтиләр эшен оныклар дәвам итә!
Картәтиләр эшен оныклар дәвам итә!
Автор:Денис Таваев
Читайте нас: