Дүртөйле районының игелекле уллары да “Атайсал – минем кече ватаным” программасына актив кушылды. Туган ягын күркәмрәк, халкыбызның көнкүрешен яхшырак итү өчен бар күңелен салып хезмәт куючы Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Ленин” токымчылык заводы – җәмгыятенең генеральный директоры Альберт Дәүләтбаев күпләргә үрнәк булып тора. Ул берьюлы берничә зур проектның иганәчесе буларак чыгыш ясаган шәхес. Альберт Рафаил улы Суккул авылында күркәм мәчет төзетте, аның янында авыл халкын саф суы белән сөендерүче кое казытты, урындагы мәдәният йортын төзекләндерде, хоккей тартмасы төзетте һәм балаларга хоккей өчен форма сатып алып бирде. Аның башлангычы һәм финанс ярдәме нәтиҗәсендә Суккул һәм Күккуян авылы мәктәпләре өчен су белән тәэмин итү скважинасы борауланды. Улын яу кырына озаткан Сагышлы ана һәйкәлен үз эченә алган зур мемориал комплекс та (Мәмәдәл авылында) аның башлангычы һәм ярдәме белән ачылды. Кайчандыр ташландык булып, чүп үсеп утырган урында күркәм комплекс барлыкка килүенә авылның яше-карты сөенеп бетә алмый. Комплекс янында утыртылган чыршы аллеясе исә авылга яшеллек өстәп, күзләрне иркәли. Биредә балалар өчен игелекле иганәче спорт мәйданчыгы да булдырды. Хәзер авыл балаларының волейбол һәм баскетбол уйный алырлык урыннары бар.
Альберт Рафаил улы туган районында барлыгы ике дистәдән артык эре социаль проектны тормышка ашыруга ярдәм иткән шәхес.
"Ленин" хуҗалыгы җитәкчесе туган төяген яшелләндерүгә һәрдаим зур игътибар бирә: җәмгыять биләмәсендә ел саен дистәләгән һәм йөзләгән агач, нигездә ылыслылар утыртыла. Аларны истәлекле урыннарга, мәдәният учреждениеләре янына утырталар. Быел яз исә “Ленин”да терлекчелек фермалары периметры буйлап биш йөз нарат барлыкка килгән.
- Мин монда туып-үскән, бар гомеремне авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт салуга багышлаган, бәхетемне шушында тапкан кешемен, - ди ул. - Райондашларымны, авылдашларымны нәрсә борчуын беләм, шуңа да көнүзәк проблемаларны хәл итүгә үз өлешемне кертергә тырышам. Әлеге вакытта безнең төп максат - махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләребезгә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү. Бу юнәлештә дә сынатмыйбыз. Бердәм халык – көчле халык бит ул!
Рәсемдә: Сагышлы ана һәйкәле.
Фото Дүртөйле районы хакимиятеннән.