Бөек Ватан сугышы тарихы дөньяга бөек геройларны бирде. Әмма батырлыклар фронтта гына эшләнми. Тылдагы бөтен “утны” хатын-кызлар үз өстенә ала һәм хезмәт батырлыгы символына әверелә: алар кеше көче җитә алмый торган авырлыкны да күтәрде, әмма моны батырлык түгел, ә үзләренең дошман белән алышы дип санады. Тылда көрәк, сәнәк һәм тырма коралга әверелә.
Шундыйларның берсе – Кушнаренко районының Яңа Тукмаклы авылында яшәүче Асия Гыйзетдинова күптән түгел 100 яшьлек юбилеен билгеләде.
Ул шушы районның Ибраһим авылында Сафия һәм Шәмсетдин Шәрәфетдиновларның ишле гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Туганнары арасында үзенең тырышлыгы һәм кызыксынучанлыгы белән аерылып тора. Мөгаен шуңа да укырга теләге көчле булгандыр. Башлангыч сыйныфны Яңа Кормашта тәмамлап, укуын җидееллык Иске Кормаш мәктәбендә дәвам итә. Алга таба әти-әнисенең фатыйхасын алып, Уфага юллана. Биредә педагогия училищесына укырга керә. Бер елдан Бөек Ватан сугышы башлана. Меңләгән кеше язмышын челпәрәмә китергән кебек үк, сугыш Асиянең дә өмет-хыялларын җимереп, тормышына үз төзәтмәләрен кертә.
– Сугышка кадәрге еллар авыр булса да, кызыклы иде. Ә илгә яу килгәч, хәтта без, унбиш-унҗиде яшьлек үсмерләр, хәзер бик авыр булачагын күңелебез белән тойдык. Ир-егетләрне сугышка ала башладылар, авылдагы бар эш безнең иңнәргә төште, – дип күңел төпкелендә яткан хатирәләрен барлый ул.
Әтиләре Шәмсетдин абзый үз теләге белән фронтка китә. Бер елдан аның батырларча һәлак булуы турында кара кәгазь килә. Шул көннән алып гаилә хәле тагы да катлаулана. Асия, түләргә акча булмаганлыктан, укуын ташларга мәҗбүр була.
Әмма язмыш кызга үзе киләчәккә юл яра: колхоз рәисе аңа Бөре шәһәрендә бухгалтер һәм хисапчыга укып чыгарга тәкъдим итә. Нәкъ шуңа да бухгалтерлык эше гомерлек һөнәренә әйләнә.
– Җиңү хәбәре никадәр бәхет-шатлык алып килгәнен белсәгез! Ул көнне кичәгедәй хәтерлим, моны онытырлык түгел... – дип күз яшьләре белән искә ала ул.
1945 елда Асия гомерлек юлдашын очратып, кияүгә чыга. Ире Хәмит Гыйзетдинов белән бергә биш бала тәрбияләп үстерәләр. Яшьләр зур булмаган йорт салып керә, бәхетле гаилә тормышы белән яшәү турында хыяллана. Алар балалары киләчәге хакына хезмәт сала. 1982 елда гаилә башлыгы вафат була. Ялгызы калган Асия апа башкача тормышка чыкмый.
Бүген ул һәрбер баласының йортында көтеп алынган кадерле кунак. Юбиляр барысына да оныкларын тәрбияләргә ярдәм иткән.
– Әниебезнең аш-суны ничек оста әзерләгәнен күрсәгез! Балачактан без ашап үскән күпереп пешкән, татлы эчлекле искиткеч пирогларны бүген беркайда да табалмассыз. Ул әле дә безне хәстәрләп яши. Дөрес юл сайларга ярдәм итә, киңәшен бирә, һәрберебезгә җылы сүзен таба. Оныклары өчен өзелеп тора. Һәркемгә ачык. Элек бәйрәмнәрне дуслары, туганнары һәм күршеләре белән бергә әзерләгән сый-нигъмәтләр тулы уртак өстәл артында уздыра
идек, – ди балалары.
Язмам герое билгеләвенчә, тормыштагы иң зур байлыгы – балалары.
– Оныкларымның республикадан читтә яшәгәннәре дә бар, тик шулай да, күбесе юбилеема кайтты. Аларның барысы да яныма җыелганда йортыма сөю һәм җылылык нурлары иңә. Оныкларыма карап, һәр туган көнгә шатланам, Хәмитемнең шушы көннәргәчә яши алмавына сагышланам, – ди ул.
Асия әбинең әнисе ягыннан үзе кебек озын гомерлеләр бар. Сафия апасы – йөзгә, сеңлесе Фатыйма әби 87 яшькә кадәр җиткән. Юбиляр үзенең озын гомерле булуын ныклы һәм тату гаиләсеннән күрә.
– Һәр иртәне Аллаһы Тәгаләгә яшәлгән елларым өчен рәхмәт әйтүдән башлыйм. Утырып кына торырга тырышмыйм, һич булмаганда күнекмә ясыйм. Безнең буын кечкенәдән хезмәткә өйрәнгән бит, – ди юбиляр.
Әңгәмә барышында ул үзенең күпләгән грамота һәм медальләре белән дә таныштырды.
– Боларның һәрберсе үзенчә якын, кадерле, аларны онык-туруннарыма да күрсәтәм, тарихын сөйлим, – ди ул.
Сугыш еллары михнәтләре аша узган һәр кеше мәхәббәт һәм ихтирамга лаек. Юбилеегыз белән, Асия әби!
Альберт НИЛОВ.
Кушнаренко районы.