-24 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
23 июль 2025, 10:35
1

Милли йолаларны тергезеп, Дуслык күперләрен ныгытып!

Бәрәкәтле Дүртөйле җирендә киң колач белән “Канатлы ат” фестивале уздыРеспубликабызда бу фестивальгә нигез 17 ел элек салынып, еллар узу белән ул онытыла төшкән иде. Өч ел элек бу күркәм чара тергезелеп, быел да бик югары дәрәҗәдә оештырылды. Фестивальнең географиясе елдан-ел киңәя бара. Быел, мисал өчен, атлы спорт сөючеләрне ул республикабыздан гына түгел, илебезнең төрле төбәкләреннән җыйды. Мәртәбәле кунаклар арасында Беларусь Республикасы делегациясе дә бар иде.Фестиваль Дүртөйле районының “Торатау” сабантуй мәйданында узды. Биредә бәйрәмгә җыелучыларны сәүдә комплекслары, балалар өчен уен мәйданчыклары каршы алды.

Милли йолаларны тергезеп, Дуслык күперләрен ныгытып!
Милли йолаларны тергезеп, Дуслык күперләрен ныгытып!

Фестиваль кысаларында Дүртөйле муниципаль районы хакимияте һәм Беларусь Республикасы Гродно өлкәсенең Сморгон район башкарма комитеты арасында 2025-27 елларга икътисад, фән-техника һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә халыкара һәм тышкы икътисади багланышларны гамәлгә ашыру турындагы килешү имзаланды.

Кулларыннан гөлләр тама!

Республикабызның төрле почмакларыннан килгән кул эшләре осталары күргәзмәсе күзнең явын алырлык иде.
– Без Мишкә районыннан килдек, – дип уртаклашты игезәкләр Рим һәм Дим Галимовлар. – Икебез дә агачтан төрле сыннар, сувенирлар, савыт-саба ясау белән мавыгабыз. Татар һәм башкорт халыкла­рының әкият геройлары да бар иҗади сандыгыбызда. Төрле күргәзмәләрдә бик теләп катнашабыз, яше-картының хезмәтебезне югары бәяләве иңнәребезгә канатлар куя. Кунакчыл Дүртөйле җиренә беренче генә килмибез, биредә үткәрелүче сабантуйларда да катнашырга тырышабыз. Шунысы күңелгә бик хуш: монда һәр чара югары дәрәҗәдә оештырыла.
– Мин Бөре районыннан килдем, – дип таныштырды үзе белән Вера Габдуллина. – Бөтен гомеремне мәгариф өлкәсенә, балаларга белем бирүгә багышладым, хәзер инде лаеклы ялдамын, әмма һич кенә дә кул кушырып утырасым килми. Күптәнге хыялымны тормышка ашырдым: урыс халкының күркәм йоласын тергезеп, язулы, бизәкле прәннекләр пешерә башладым. Төрле бәйрәмнәргә, туган көннәргә заказ бирүчеләр күп. Балалар өчен прәннек пешерү, бизәргә өйрәтү буенча түгәрәк тә ачып җибәрдем.
Дүртөйленең “Осталар шәһәре” берләш­мәсе әгъзаларының күргәзмәсе бик зур, биредә муенсалар да, татар, башкорт хатын-кызлары өчен сәйләннәр, тәңкәләр белән бизәлгән изүләр дә, алкалар да урын алган иде.
Ә Дүртөйле рәссамы Ирек Асылгәрәев­ның күргәзмәсе һәр заман өчен актуаль булган ватанпәрвәрлек темасына багышланган иде.
– Күргәзмәмдә беренче булып Бөек Ватан сугышы ветераны булган картәтием портреты урын алды, ул барыбызның зур горурлыгы, – диде рәссам. – Ә менә бу эшемә зур символик мәгънә салдым: монда нәселебезнең берничә буын Ватан сакчыларын бер урынга җыеп төшердем (әлбәттә, аларның очрашуы хыялымда гына булды). Картәтиебез, Чечнядагы канлы бәрелешләр ветераны булган абыем, абыемның махсус хәрби операциягә мобилизация кысаларында киткән улы, картәтинең Туган илебезне хәрби контракт төзеп якларга киткән оныгының улы – барысы бергә бу рәсемдә. Тирә-якларында әле томан булса да, аларның йөзләрендә елмаю, тиздән Ватаныбызда Җиңү таңы атачагына ныклы ышаныч.
Ирек Асылгәрәевның күргәзмәсендә махсус хәрби операция зонасындагы якташла­рыбызның “Кызыл таң” гәзитен укып утыруын тасвирлаган рәсем дә бар.

Көчлеләр җыелган җирдә

Фестиваль кысаларында мас-рестлинг буенча ярышлар, республиканың танылган спортчыларының күрсәтмә чыгышлары узды. Мас-рестлинг буенча чемпион дип Дүртөйле шәһәре бишенче санлы урта мәктәбенең
9нчы сыйныфын тәмамлаган 16 яшьлек Арсен Фәттахов танылды. Ул киеренке ярышта барлык батырларны, шул исәптән былтыргы чемпион Даниель Низамовны җиңеп, Башкортстанның көч экстримы федерация­сенең махсус билбавына лаек булды.
– Яшьтәшләремә әйтәсе килгән сүзем шул: спорт белән шөгыльләнегез, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз һәм сезнең тормышыгызда барысы да яхшы булыр, – диде 16 яшьлек баһадир.
СТС телеканалында “Баһадирлар ярышы” проектында уңышлы катнашкан Дүртөйле егете Андрей Батуринның һәм Башкортстан­ның көч экстримы федерациясе вәкиле Денис Ваһаповның күрсәтмә чыгышлары да һәркемне сокландырды.
Фестивальдә кечерәк яшьтәге катнашучылар өчен сабантуй уеннары: күз бәйләп бүләк кисү, кашыкка йомырка салып йөгерү, бүрәнәгә утырып капчык бәрешү һәм башка ярышлар оештырылды.

Көмеш тояклардан ут чәчелә, Атлар килә, атлар килә!

“Канатлы ат” фестивалендә туган респуб­ликабызның Уфа, Дүртөйле, Илеш, Яңавыл, Мишкә, Чакмагыш, Нуриман, Әлшәй, Миякә, Чишмә, Дуван, Борай, Бәләбәй районнарыннан, ут күршебез Татарстан Республикасының Актаныш, Азнакай, Мөслим районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән генә түгел, Мәскәү, Омск өлкәләреннән дә спортчылар катнашты. Аларның һәркайсы ярышка зур әзерлек белән килгән, чабышкылары һәм юртаклары күз явын алырлык иде.
Бәйге бик кызу барды, көярмәннәр арасында кечкенә балалар да, өлкән яшьтәгеләр дә бихисап күренде.
– Шушы горур, мәһабәт малкайларның чәмләнеп, үз-үзләрен кызганмый җиңүгә таба томырылып чабуын манзара кылу күңелнең иң нечкә кылларын кузгата, күзләргә яшь тула, – дип уртаклашты 89 яшьлек Мәйсәрә әби. – Җилдән җитез тулпарлар кебек гомер дә үтеп китте, инде көч-хәл белән генә йөрсәм дә, “Канатлы ат” фестивален күрми калсам, зур үкенеч булыр дидем, балалар алып килде, Аллаһка шөкер!
Кечкенә атлар – понилар ярышында беренче урынны Дүртөйле районы “Ленин” токымчылык заводының Медея кушаматлы поние (җайдагы – Дарина Шакирова), икенче һәм өченче урыннарны да шул ук хуҗалык атлары алды: икенче булып Дудик (җайдагы – Диана Закирҗанова), өченче урынны Факел кушаматлы пони (җайдагы – Арина Сабирова) алды.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар призына үткәрелгән ике яшьлек юртаклар бәйгесендә Дүртөйле районының “Горшков” хуҗалыгы аты Прайм Парк Син (җайдагы – Илшат Мәхмүтов) финишка беренче килде. Икенче урында – Дүртөйле районының “Вәлиев” токымчылык заводы биясе Шеба Син (җайдагы – Давыд Мумбер), өченче урында – Дүртөйле районының “Киров” хуҗалыгын­нан Голден Кен РМ кушаматлы айгыр (җайдагы – Айрат Мөгаллимов).
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров призына 1200 метрга ярышкан чабышкылар арасында Дүртөйле районының “Киров” хуҗалыгы аты Нортик (җайдагы – Фидан Гайфуллин) җиңү яулады.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Альберт Дәүләтбаев бүләгенә 1600 метр арага ярышкан юртаклардан беренчелекне Яңавыл районыннан Повеса кушаматлы ат (җайдагы – Физанур Вәлиев), икенче урынны – Татар­станның Мөслим районыннан Нормандо Бол (җайдагы – Мирзафатыйх Мирсалихов), өченче урынны Татарстан­ның Азнакай районыннан Астория Гид кушаматлы юртак (җайдагы – Илфат Сабиров) алды.
Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов призына 2400 метр арага ярышкан чабышкылардан беренчелекне Дүртөйле районының “Киров” хуҗалыгы вәкилләре – Пограничник кушаматлы ат һәм аның жокее Фидан Гайфуллин беркемгә дә бирмәде. Икенче урында – Әлшәй районыннан Шурка кушаматлы ат (жокее – Ришат Мостафин), өченче урында Татарстанның Актаныш районыннан Джокерны иярләгән Рузил Галимов булды.
“Башсельхозтехника” җәмгыяте призына ярышкан юртаклардан Дүртөйле районының “Киров” хуҗалыгыннан Денвер кушаматлы ат беренче килде (җайдагы – Илшат Мәхмүтов). Икенче күрсәткеч – Яңавыл районыннан Лихая Син кушаматлы юртакта (җайдагы – Айрат Мөгаллимов), өченче булып финиш сызыгын Дүртөйле районының “Ленин” токымчылык заводыннан Знак Судьбы РМ кушаматлы юртак (җайдагы – Ирина Мәхмүтова) кисеп үтте.
Социалистик Хезмәт Герое Рифхәт Еникеев призына үткәрелгән чиста токымлы өч һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге чабышкылар арасында беренчелекне Азнакай районыннан Дубай Шван кушаматлы юртак (җайдагы – Рамил Гайнанов) алды, икенче булып Илеш районыннан Каприз РТ кушаматлы атта Ләйлә Хөснуллина, өченче булып Уфадан Паром Фокста Николай Никитин килде.
Дүртөйле горурлыгы – Советлар Союзы Герое Василий Горшков призына узган өлкән яшьтәге юртаклар бәйгесендә Дүртөйле районының “Ленин” хуҗалы­гыннан Дуфон кушаматлы юртакта Илшат Мәхмүтов беренче урынны алды. Биредә шуны билгелик: оста җайдак Илшат Мәхмүтов “Канатлы ат” фестивалендә үзе өйрәткән юртаклар белән өч тапкыр чыгыш ясады һәм өч төрле бәйгедә дә иң яхшы күрсәткечләргә иреште.
Икенче-өченче урыннарны Ленар кушаматлы юртак (җайдагы – Дүртөйле районының “Киров” хуҗалыгыннан Айдар Хәйдәршин) һәм Дүртөйле районының “Игенче” хуҗа­лыгыннан “Помпей”да Айрат Мөгаллимов алды. Жюри билгеләвенчә, бу ике юртак финишка башларын-башка терәп килеп җитте, шуңа икенче һәм өченче урын бүләкләре аларга тигез итеп бүленде.
“Транс-Инвест Дүртөйле” җәмгыяте призына ярышкан өч һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге чиста токымлы чабышкылар арасында Дүртөйле районының “Киров” хуҗалыгыннан Абхазиан Сонг кушаматлы ат (жокее – Вадим Сәлимханов) җиңү яулады. Икенче урында – Миякә районыннан Виана кушаматлы бия (жокее – Фидан Гайфуллин). Өченче урын Әлшәй районыннан килгән Мацуяма кушаматлы атта (жокее – Ришат Мостафин).
Фестиваль көнозыны дәвам итте. Ат ярышлары тәмамланып, җиңүчеләр бүләкләнгәннән соң, тамашачылар танылган артистлар Азамат Гафаров, Руслан Зөлкарнәев һәм Дүртөйле үзешчәннәре концертын карап кинәнде, аларга кушылып җырлады, биеде. Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыповның “Беловежская пуща” җырын башкаруы бәйрәмгә кабатланмас ямь өстәде.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Рәсемдә: Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов җиңүчеләрне бүләкләде

Автор фотосы. 

Автор: Миләүшә Латыйпова
Читайте нас