Теләге булган һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм һәм рәхмәт сүзләре калдыра алачак. Хатлар җыю өчен тартма Совет мәйданында музей инфотрагында урнаштырылган (СВО тарихы турында күчмә экспозициядә).
Солдатларга хат язу өчен үзең белән бернәрсә дә алып килергә кирәкми – монда инде махсус бланклар һәм конвертлар әзерләнгән. Оештыручылар сүзләренчә, барлык юлламаларны якындагы гуманитар конвой белән алгы сызыкка озатачаклар.
- Акция 22 августта 18.00 сәгатькә планлаштырылган "Армия мәдәнияте көннәре"н ачу тантанасыннан соң башланачак. Шулай булгач, Уфа халкының безнең сугышчыларга иң ихлас һәм җылы сүзләр әзерләргә вакыты бар. Балаларны үзегез белән алыгыз – аларның рәсемнәре белән хәрбиләр блиндажларны бизи. Балалардан килгән хатлар да күңелгә ятышлы, - ди Тимур Ильясов.
Хатларны 27 августка кадәр язарга мөмкин булачак. Инфотракның эш вакыты 10.00дән 22.00гә кадәр.
Фото: Республика Хәрби Дан музее матбугат хезмәте