-24 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
11 сентябрь 2025, 19:57
1

СВОда катнашучыларны тернәкләндерү үзәге төзеләчәк

Уфада инвалидларны һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны тернәкләндерү өчен медицина үзәге, кунакханә һәм спорт комплексы булган күпфункцияле биналар комплексы төзеләчәк.

СВОда катнашучыларны тернәкләндерү үзәге төзеләчәк
СВОда катнашучыларны тернәкләндерү үзәге төзеләчәк

Проект инвесторлар акчасына гамәлгә ашырыла, инвестицияләрнең гомум күләме 1,2 миллиард сум тәшкил итәчәк.

Комплекс инвалидларны һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны медицина һәм социаль тернәкләндерү, спорт һәм кунакханә үзәкләрен үз эченә алачак.

- Мондый үзәк махсус хәрби операция ветераннарын тыныч тормышка кайтаруда тулы ярдәм күрсәтү өчен кирәк. Моны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәрвакыт ассызыклый, - диде республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас