Шушы көннәрдә биредә район үзәгендәге цехның осталары булып, маскировка челтәрләре үрү серләренә төшендерде. Бу көнне алар “Кобра” схемасы буенча ятьмә үрүне үзләштерде.
Ә Архангель районында яңа, 16нчы остаханәне ачуны авыл биләмәсе башлыгы Андрей Сарычев оештырды һәм бар яклап ярдәм күрсәтте.
— Маскировка челтәрләренә ихтыяҗ зур, без аларны һәрбер гуманитар конвой белән озатырга тырышабыз. Шуңа тагын бер цех ачарга булдык, — ди Андрей Иванович.
Һәр яңа остаханә – ул тагын бер изгелек учагы. Хатын-кызлар барлык күңел җылысын, күз нурларын салып, изге догаларын кушып үргән челтәрләр егетләребезнең гомерен сакларга ярдәм итә һәм безнең уртак көчебезне, теләктәшлекне, тыныч киләчәккә ышанычыбызны арттыра.