Быел Яңа Кыешкы биләмәсе “Аек авыл” республика конкурсында Кырмыскалы районы данын яклый. Әлеге чара да шуның чикләрендә оештырылды һәм районда яшәүче төрле милләт вәкилләрен бер мәйданчыкка – авыл мәдәният йортына җыйды.
Кырмыскалы районында 30дан артык милләт вәкилләре гасырлар дәвамында дуслыкта, татулыкта гомер итә. Милли бәйрәмнәр бергәләшеп үткәрелә, гореф-гадәтләр хөрмәт ителә, телләрне саклау юнәлешендә эш алып барыла. Гомумән, бу дуслык һәм татулык мохите районның социаль-икътисади үсешенә дә йогынты ясый. Төрле милләт вәкилләре бергәләшеп эшли, яңа проектларны тормышка ашыра, районның киләчәге өчен җаваплылыкны уртаклаша.
Тел һәм мәдәният белән бәйле актуаль мәсьәләләрне бу көнне “түгәрәк өстәл” форматында узган чарада тикшерделәр. Шулай ук, анда казанышлар турында да сөйләделәр, проблемалар белән дә уртаклаштылар, һәр катнашучы үзенең тәкъдимен кертте, соравын бирде һәм аларга җавап алды. Бу, үз чиратында, бергәләшеп карар кабул итү өчен бик уңайлы булды.
Чарада район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Исәнбаева, мәдәният бүлеге начальнигы Виктория Мөхәммәдиева, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гүзәл Чыңгызова, шулай ук, урыс, башкорт, татар, чуваш, мордва милли-иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре, дин әһелләре, туган якны өйрәнүчеләр, укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр һәм мәктәп укучылары катнашты. “Түгәрәк өстәл”не район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Рушания Хәмәтгалимова алып барды һәм чара башында җыелучыларны Русиядә яшәүче халыкларга бәйле һәм 2020-21 еллардагы Бөтенрусия халык исәбен алу нәтиҗәләреннән алынган мәгълүмат белән таныштырды.
Прибельский урта мәктәбе психологы Зилә Пискареваның чыгышы да бик кызыклы булды. Ул районда күпләп яшәүче милләт вәкилләренең психологик үзенчәлекләренә тукталды. Психолог билгеләвенчә, милләтара аралашуда һәр милләт вәкилләренең психологик үзенчәлекләрен исәпкә алу үзара аңлашуны яхшыртырга, конфликтларны булдырмаска ярдәм итә.
Әңгәмәне дәвам итеп, Гүзәл Чыңгызова мәгариф өлкәсендә милли-төбәк компонентының тормышка ашырылу юллары турында сөйләде. Район мәктәпләрендә бүген 6 меңнән артык бала белем ала, аларны 700 укытучы укыта, шулай ук балалар бакчаларында 3 мең тирәсе бала тәрбияләнә, алар 300гә якын тәрбияче канаты астында. Бу саннар буенча Кырмыскалы районы республикада 4нче урынны били. Балалар, дәүләт телләре буларак, урыс һәм башкорт телләрен өйрәнә, шулай ук 286 бала – татар, 362 бала – чуваш, 30 бала мордва телен туган телләре буларак өйрәнә. Балалар бакчаларында да милли төркемнәр эшли. Соңгы ике елда милли театрларга да дәрестән тыш сәгатьләр бүленә.
Әлбәттә, телне саклау – өзлексез процесс, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре бергә эшләгәндә генә бу юнәлештә уңышка ирешергә мөмкин. Мәдәният милли үзенчәлекне саклау һәм үстерү өчен иң мөһим мәйданчыкларның берсе булып тора. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Виктория Мөхәммәдиеваның чыгышы шул хакта булды. Киләчәктә дә бу ике өлкә бер-берсен тулыландырып, көчләрен берләштереп, районда яшәүче халыкларның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча эшләячәкләрен ассызыкладылар.
Райондагы милли-иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре исә чыгышларында балаларның туган телләрен белмәвенә борчылуын җиткерде. Әлбәттә, алар бу юнәлештә эш алып бара. Бу проблеманы хәл итү өчен берничә юнәлештә эш алып барырга, тәү чиратта, гаиләдә туган телдә аралашу кирәклегенә басым ясадылар.
Чыгышлардан аңлашылуынча, милли кыйммәтләрне саклау өчен яшьләр тарафыннан кулланылган ысулларны файдаланырга, алар белән бер дулкында булырга кирәк. Бу уңайдан районның имам-мөхтәсибе Ирек Әбуталипов татар һәм башкорт телләрен өйрәнгәндә социаль челтәрләрне кулланырга тәкъдим итте: балаларны туган телләрендә үз контентын булдырырга өйрәтергә, шулай ук үз телендә сөйләшүче блогерларны, ә алар бүген бик күп, үрнәк итеп китерергә кирәк.
Әйткәндәй, балаларга туган телләрен өйрәтүдә агымдагы елда “Караш” медиапроектын тормышка ашыру өчен 700 мең сумлык грант откан “Дилиго” мәдәният үсеше фонды да үз өлешен кертә алачак. Элеонора Лаврентьева әңгәмә барышында яңгыраган тәкъдимнәрне исәпкә алачагын әйтте.
Чара районның иҗади коллективларының чагу чыгышлары белән тәмамланды. Һәр милләт үзенең моңлы җырларын, дәртле биюләрен тәкъдим итеп, очрашуга бәйрәм рухы өстәде.
Бу очрашу барысы өчен дә зур әһәмияткә ия булды. Төрле милләт вәкилләренең телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерүнең ни кадәр мөһим булуын ачык күрсәткән чагу вакыйгага әверелде ул. Бу көнне яңгыраган тәкъдимнәр, яңа идеяләр, һичшиксез, тормышка ашар, дип ышанасы килә, чөнки кырмыскалылылар кырмыска кебек тырыш та, бердәм дә.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.