Конференциядә милли үзаңны үстерү һәм милләтара татулыкны алга таба ныгыту өчен яңа идеяләр һәм башлангычлар тәкъдим итүче педагоглар, галимнәр һәм җәмәгатьчеләрнең чыгышлары тыңланачак. Дискуссиянең игълан ителгән темалары арасында яшь буынга ярдәм һәм мәдәни традицияләрнең дәвамлылыгын тәэмин итүгә, туган телне һәм әдәби иҗатны өйрәнүне популярлаштыруга аерым игътибар бирелә.
Шулай ук, катнашучылар соңгы биш елда оешма тарафыннан гамәлгә ашырылган иң уңышлы проектларны тәкъдим итүче тематик күргәзмәләрне карау мөмкинлеге алачак. Биредә һәркем мәдәни алмашу, ватанпәрвәрлек тәрбияләү һәм яшьләрнең үз телен, әдәбиятын, мәдәниятен, тарихын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү белән кызыксынуын арттыру өлкәсендә ирешелгән уңышларны күрә алачак.
Конференциядә җитәкче органның яңартылган составы – автономия Советы сайланачак, ул оешманың алдагы елларга үсеш стратегиясен билгеләячәк һәм эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен раслаячак.
Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясен Русиянең Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева җитәкли. Совет составына җәмәгатьчелек вәкилләре, укытучылар, галимнәр, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре, шулай ук милли традицияләрне һәм мәдәни кыйммәтләрне саклауны кайгыртучы актив җәмәгать эшлеклеләре керә.
– Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе туган телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерүгә, республика халыклары арасында милләтара татулыкны ныгытуга юнәлтелгән зур һәм мөһим эш алып бара, – ди Римма Үтәшева. – 2009 елда нигез салынган оешма 40тан артык урындагы вәкиллекне берләштерә. Аның төп бурычы – татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, мәдәни чаралар һәм мәгърифәтчелек акцияләре оештыру юлы белән Башкортстанда милләтара татулыкны ныгыту. Күп кенә проектлар еллар дәвамында уңышлы тормышка ашырыла.
Оешма татар мәдәниятен популярлаштыруга юнәлтелгән социаль әһәмиятле проектларны башлап җибәрде. 2013 елда “Тукай моңнары” укучылар конкурсы старт алды, ул бүген бөтен Русиядән меңнән артык мәктәп укучысын һәм студентны берләштерә. Бәйгегә йомгак, гадәттәгечә, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә – 26 апрельдә ясала, Уфада аның һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы белән үрелеп бара. Әлеге проект күпмилләтле республиканың мәдәни бердәмлеген саклауга ярдәм итә, чөнки катнашучылар Тукай әсәрләрен төрле телләрдә башкара, шагыйрьнең әсәрләре унбиштән артык телдә яңгырый.
Шулай ук яшь башкаручыларның вокаль һәм инструменталь осталыгын үстерүгә ярдәм итүче һәм танылган музыкаль мәдәният эшлеклеләре Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин иҗатына багышланган “Ике аккош” конкурсы да популярлык казанды.
“Пушкин, Тукай һәм Кәрим” проекты балалар сәнгать иҗатын үстерүгә һәм урыс, татар һәм башкорт әдәбияты классикасын укуга кызыксыну тәрбияләүгә юнәлтелгән.
Бүздәк районында ел саен үткәрелүче “Бәлешфест” традицион милли аш-су фестивале Башкортстан Башлыгы тарафыннан хупланган районның бренд чарасына әверелде.
Оешманың күп кенә башлангычлары Президент Грантлары фонды һәм Башкортстан Башлыгы Грантлары фонды тарафыннан хуплау тапты.
Оешма актив рәвештә махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләргә һәм яңа территорияләрдә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыя һәм озата.
Президент Владимир Путинның 2025 елның 25 декабрендәге указы нигезендә, 2026 ел Русия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде. Максаты – Русия Федерациясе халыклары арасында милләтара татулыкны, тынычлыкны һәм үзара хөрмәтне ныгыту. Хөкүмәткә оештыру комитетын җыю, чаралар планын эшләү һәм финанслауны тәэмин итү йөкләтелде. Бу процесс белән Президент Хакимияте башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм вице-премьер Татьяна Голикова җитәкчелек итәчәк. Указдан күренүенчә, “Русия халыклары бердәмлеге елы” программасы буенча чаралар төбәкләрдә дә узачак.
Владимир Путин “Русия халыклары бердәмлеге елы”н ачу тантанасындагы чыгышында Русиянең һәм анда яшәүче этносларның ничек берләшү тарихын искә төшерде. “Беләсезме, залга, сәхнәгә карагач, гаҗәпләнү һәм соклану хисе туа. Бу күптөрлелектән гаҗәпләнү һәм безнең барыбызның бергә булуыбызга соклану”, – диде Владимир Путин.
Ул, шулай ук, Русиядә яшәүче халыкларга, аларның мәдәниятенә һәм традицияләренә, рухи кыйммәтләренә тулы
хөрмәт күрсәтелүен ассызыклады. Нәкъ менә шуңа күрә гасырлар дәвамында уртак кыйммәтләр барлыкка килде.
Исегезгә төшерәбез, Президент узган елның ноябрендә Кремльдә узган Милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышында чыгыш ясаганда иҗтимагый һәм милли бердәмлек, шулай ук илебезнең төп кыйммәтләре Русия суверенитетының нигезе булуын ассызыклады.
“Агрессив русофобия идеологиясе илебезнең барлык халыкларына каршы юнәлтелгән, чөнки Русия урыс халкы, урыс этносы белән генә бар. Дәүләт төзүче халкыбызның үзенчәлеге, гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм теле сакланырга һәм якланырга тиеш. Аларның берләштерүче роле күпмилләтле Ватаныбызның бердәмлеген тәэмин итә”, – диде Владимир Путин. Шулай ук, ул илебездә яшәүче һәр халыкның теле һәм гореф-гадәтләре дә мөһим булуын искәртте. “Мондый күптөрлелекне саклау – Русиянең милли сәясәтенең нигезе”, – диде Президент.
Владимир Путин Милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышында Бөтенрусия казак җәмгыяте атаманы Виталий Кузнецовның 2026 елны “Русия халыклары бердәмлеге елы” дип игълан итү тәкъдимен хуплады.
Ил Хөкүмәте тарафыннан “Русия халыклары бердәмлеге елы”ның рәсми логотибы расланды. График символ итеп Мәскәүнең Кызыл мәйданында урнаштырылган Минин һәм Пожарский монументының сурәте сайланган. Авторлар фикеренчә, һәйкәл образы Русиянең төрле халыклары вәкилләре тырышлыгы белән формалаштырылган тарихи кыйммәтләрнең бердәмлеге, гражданлык теләктәшлеге һәм дәвамчанлыгы метафорасы булып чагылыш таба.
Бердәмлек елының төп максаты – һәр халыкның уникальлеген ассызыклау, телләргә, гореф-гадәтләргә, тарихи хәтеренә һәм мәдәни үзенчәлекләренә ярдәм итү, бу дәүләтнең иминлеге һәм бәйсезлеге нигезе булып тора.
Быел русиялеләр елның төп темасы белән турыдан-туры бәйле ике бәйрәмне беренче тапкыр билгеләп үтәчәк. Шуларның беренчесе – Русиянең азсанлы төп халыклары көне. Моның өчен 30 апрель очраклы сайланмаган: нәкъ менә шушы көнне 1999 елда “Русия азсанлы төп халыкларының хокуклары гарантияләре турында” Федераль закон кабул ителде. Бәйрәм бу халыкларның традицион яшәү рәвешен, кәсепләрен, хуҗалык эшчәнлеген һәм үзенчәлекле мәдәниятен саклауга игътибарны җәлеп итү максатын куя.
Икенче бәйрәм – Русия Федерациясе халыклары телләре көне. Ул 8 сентябрьдә, шагыйрь Рәсүл Гамзатовның туган көнендә билгеләп үтеләчәк. Аның төп максаты – илнең күптөрлелеген яклау һәм аңа ярдәм итү, туган телләрне популярлаштыру һәм аларга хөрмәт күрсәтү.
Тиешле указларга дәүләт башлыгы тарафыннан 2025 елның 4 ноябрендә, Халыклар бердәмлеге көнендә, кул куелды.
2026 ел Башкортстанда “Зур һәм тату гаилә елы” дип игълан ителде, тиешле указга республика Башлыгы Радий Хәбиров 12 гыйнварда кул куйды.
– Ике тема да халыкны гаиләләрне ныгыту, якыннарыбыз турында кайгырту тирәсенә тупларга тиеш, асылда, Башкортстан һәм Русия – күпмилләтле зур гаилә, – дип билгеләп үтте республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Башкортстан – бай тарихлы һәм бай мәдәниятле төбәк. Дүрт гасыр ярым элек урындагы халык үз язмышын Русия белән бәйләде. Башкортстан – Русиянең иң күпмилләтле республикаларының берсе. Бездә төрле халыклар һәм дини конфессия вәкилләре бердәмлектә һәм татулыкта яши. Төбәктә күпгасырлык мәдәни һәм тарихи традицияләр буыннан-буынга тапшырыла һәм саклана. Болар барысы да республиканы кабатланмас итә һәм үзенә тартып тора.
2001 елның июнендә Владимир Путин республикага эш сәфәре вакытында халык арасында киң яңгыраш алган һәм аның безнең төбәккә аерым мөнәсәбәтен белдерүче сүзләрне әйтте: “...Башкортстанда, су тамчысындагы кебек, барлык мәдәни, дини, телләр төрлелеге, халыклар дуслыгы белән безнең бөтен Русия чагыла”. Бу сүзләр белән Президент Башкортстанның Русиянең кечерәк моделе булуын ассызыклады.
Русиянең күпмилләтле халкы – ул милләтләрнең гади җыелмасы гына түгел, ә бердәм көч. Илнең корылышы төрле милләтләр, гореф-гадәтләр һәм мәдәниятләр берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килде. Без гасырлар дәвамында бергә.
Тарихтан күренүенчә, иң авыр вакытларда да Русиянең төрле милләт, дин вәкилләренең килешеп эш итүе төрле авырлыкларны җиңеп чыгарга, алга таба барырга, үсәргә этәргеч биргән. Туган илебезне яратып һәм аның үсеше өчен берләшеп, бер-беребезне хөрмәт итеп, гасырлар дәвамында дус-тату, тыныч, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешеп яшәү – безнең милли асылыбыз ул!
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.