Конференциядә милли үзаңны үстерү һәм милләтара татулыкны алга таба ныгыту өчен яңа идеяләр һәм башлангычлар тәкъдим итүче педагоглар, галимнәр һәм җәмәгатьчеләрнең чыгышлары тыңланды. Дискуссиянең игълан ителгән темалары арасында яшь буынга ярдәм һәм мәдәни традицияләрнең дәвамлылыгын тәэмин итүгә, туган телне һәм әдәби иҗатны өйрәнүне популярлаштыруга аерым игътибар бирелде.
Шулай ук, катнашучылар соңгы биш елда оешма тарафыннан гамәлгә ашырылган иң уңышлы проектларны тәкъдим иткән тематик күргәзмәләрне карады. Биредә һәркем мәдәни алмашу, ватанпәрвәрлек тәрбияләү һәм яшьләрнең үз телен, әдәбиятын, мәдәниятен, тарихын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү белән кызыксынуын арттыру өлкәсендә ирешелгән уңышларны күрә алды.
"Республика Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән Башкортстан татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясенең алтынчы конференциясе делегатларын һәм кунакларын чын күңелдән сәламлим. Бүгенге конференция Башкортстан татарлары өчен генә түгел, күпмилләтле республикабызның барлык халыклары өчен дә мөһим. Сез беләсез, күптән түгел республика Башлыгы Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында быелгы төп бурычны өч сүз белән билгеләде: “Барысы да җиңү өчен”, – диде Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча урынбасары Данияр Абдрахманов. – Бүген безнең Җиңүне якынайту өчен уртак көчләрне берләштерүдән дә мөһимрәк бурыч юк. Бу минутларда безнең сугышчылар, алар арасында татарлар һәм башкортлар, урыслар һәм белоруслар, чувашлар һәм марилар, илнең йөзләгән милләте вәкилләре, Бөек Ватан сугышында бабаларыбыз кебек үк, бергәләп нацистларга каршы сугыша. Еш кына үз тормышлары бәрабәренә балаларыбызның баш өстендәге тыныч күккә хокукын яклыйлар. Сезнең белән безнең бурычыбыз — яугирләргә ярдәм итү. Барлык халыкларыбызның бердәмлегеннән, уртак тырышлыктан башка бу мөмкин түгел. Шуңа да бүгенге форум Башкортстан татарларының теле, тарихы һәм мәдәнияте турында гына түгел. Ул тулысынча безнең бердәм тугандаш халыклар гаиләсе турында.
Шул ук вакытта татарларның республикабыз һәм илебез үсешенә керткән зур өлеше турында әйтү мөһим. Нәкъ менә бүгенге “Башкортстан татарлары” форумы безнең Президент игълан иткән "Русия халыклары бердәмлеге елы"н ачучы зур һәм әһәмиятле республика чараларының берсенә әверелде. Быел Башкортстанда республикабыз Башлыгы Радий Хәбиров игълан иткән "Зур һәм тату гаилә елы" да уза. Миллионга якын татар яшәүче Башкортстанда татар мәдәниятен, телен, гасырлар буе яшәп килгән гореф-гадәтләрне үстерү һәм саклау өчен күп эш башкарыла.
Ә уртак якларыбыз күп. Ике тугандаш халык, башкортлар һәм татарлар, гасырлар буе тынычлыкта һәм татулыкта яши. Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафури, Әмирхан Еники һәм Мостай Кәрим, Сара Садыйкова һәм Нариман Сабитов, Рөстәм Яхин һәм Заһир Исмәгыйлев исемнәре безнең өчен бердәй якын. Безнең халыкларны һәрвакыт якынайткан башка бик күп мәшһүр исемнәр бар. Татар мәдәнияте Башкортстанда яшәүчеләрнең йөрәкләренә үзенчәлекле, ихлас хисләр һәм көйләр сеңдерә. Уфа “Нур”дәүләт татар театры, Туймазы дәүләт татар драма театры тулы заллар җыя. Меңгә якын татар үзешчән иҗат коллективы уңышлы эшли.
20 елдан артык Бүздәк районының Килем авылында татар тарихи-мәдәни үзәгенең ишекләре ачылды. Бу уку елында 36 мең бала татар телен һәм әдәбиятын өйрәнә. 28 мәктәптә 3 меңнән артык бала татар телендә белем ала. Татар телен 517 укытучы укыта. Өстәмә белем бирү системасында өч милли якшәмбе мәктәбендә 565 укучы өчен татар халкының телен һәм мәдәниятен өйрәнү оештырылган. Без Нефтекамада күппрофильле полилингваль мәктәп-интернат ачтык, анда укыту урыс, татар һәм инглиз телләрендә алып барыла.
Республикада татар телендә 32 басма чыга. Киң таралган иҗтимагый-сәяси гәзит “Кызыл таң”, яшьләр гәзите “Өмет”, яшьләр журналы “Тулпар”, балалар журналы "Әллүки" һәм башкалар. Татар телендә 28 шәһәр һәм район гәзите басыла. Әлбәттә, бу казанышлар сездән һәм урыннарда системалы эшләвегездән башка мөмкин булмас иде, хөрмәтле Башкортстан татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе активистлары. Һәм, һичшиксез, сезнең җитәкчегез Римма Әмир кызы Үтәшеваның катнашлыгыннан, тәҗрибәсеннән һәм энергиясеннән башка. Барыгызга да рәхмәт!
Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе яугирләргә ярдәм итү эшенә беренчеләрдән булып кушылды. Оешма актив рәвештә сугышчыларга гуманитар ярдәм җыя һәм озата, Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәре дәваханәләренә медикаментлар белән даими ярдәм күрсәтә. Сезнең мәдәни-мәгърифәтчелек эшчәнлегегез нәтиҗәсендә “Тукай моңанры” һәм “Ике аккош” республика иҗади конкурс-фестивале, “Бәлеш-фест” традицион милли ашлар фестивале һәм башка бик күп мөһим проектлар Башкортстаннан читтә дә билгеле булды.
Федераль татар милли-мәдәни автономиясе һәм оешма җитәкчесе Илдар Гыйльметдиновка Башкортстан татарларына ярдәм иткәне өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле Илдар Ирек улы. Ышанам ки, безнең хезмәттәшлек киләчәктә дә нык булыр.
Хөрмәтле дуслар, тик бергә генә без катлаулы сынауларны лаеклы уза алачакбыз. Бүгенге форум халыкларыбызның какшамас бердәмлегенә ышанычны тагын да көчәйтә торган мәйданчык булсын. Конференциядә катнашучыларга һәм кунакларга кызыклы, бай, файдалы эш телим!"
Данияр Абдрахманов бер төркем милләттәшләребезгә дәүләт бүләкләре тапшырды. Икътисад фәннәре докторы Касыйм Йосыпов — “Халыклар дуслыгы” орденына, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы Закир Әкбәров һәм "Өмет" гәзите журналисты Рәүф Идрисов — “Хезмәттә фидакарьлек өчен” медаленә, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Гөлнара Гыйлемханова – “Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре”, Уфа Фән һәм технологияләр университеты Стәрлетамак филиалының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире, автономиянең Стәрлетамак бүлекчәсе рәисе Илсур Мансуров “Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре” исемнәренә лаек булдылар.
Русия Дәүләт думасы депутаты, Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, иҗтимагый оешма дәүләт власте органнарының һәрдаим ярдәмен тоеп эшли. Иҗтимагый оешмалар дәүләтебезгә халыкларның телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен сакларга ярдәм итә. Илдар Ирек улы үз чыгышында татар телен саклау, яшәтү проблемаларына тукталды. Аның фикеренчә, туган телләрне саклап калу өчен иң тәүдә гаиләдә туган телдә аралашырга кирәк. Аннары инде балалар бакчалары, мәктәпләрдә туган телне өйрәнү шарт. Шулай ук җәмгыятьтә татар телле мохит булу мөһим. Депутат туган телләрне саклау эшендә башкорт кардәшләребез белән бердәм булырга кирәклеген ассызыклады.
Илдар Гыйльметдинов бер төркем активистларга Федераль татар милли-мәдәни автономиясе рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
– Хөрмәтле дуслар, илебездә - "Русия халыклары бердәмлеге елы", республикада "Зур һәм тату гаилә елы" игълан ителде. Без барыбыз да республикабызның, илебезнең үсүен телибез, халкыбызның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен сезнең белән тырышлык салабыз һәм сынауларга каршы торырга ярдәм итүче иҗтимагый оешмага берләштек, – диде Дәүләт думасы депутаты, Бөтендөнья башкортлары корылтае президиумы рәисе Эльвира Аеткулова. – Махсус хәрби операция шартларында безнең максат – алгы сызыктагы егетләргә ярдәм итү һәм өйгә кайткач, алар өчен терәк булу. Бу туганнарга һәм якыннарга гына түгел, иҗтимагый оешмаларга да кагыла.
Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең максатлары һәм бурычлары, Бөтендөнья башкортлары корылтаеныкы кебек үк, бердәм: телне, милли үзенчәлекне, традицияләрне саклау һәм балаларны традицион кыйммәтләрдә тәрбияләү. Без тел белүчеләрнең күбрәк булуына омтылырга тиеш. Кызганычка каршы, хәзер кире тенденция күзәтелә. Бу - без хәл итәргә тиешле иң зур проблема.
Безнең бурычлар күп, һәм илдә чор катлаулы. Барысы да безнең бердәмлеккә бәйле. Без, ике оешма, бердәм эшлибез. Күпмилләтле илебездә һәм республикабызда тынычлык һәм татулык булсын өчен тырышлык салабыз.
– Бүген Башкортстан урыслары соборы исеменнән сезнең конференцияне сәламлим, монда шактый зур эшкә йомгак ясала. Без республикадагы татарларның уңышлары белән горурланабыз. Без барыбыз да республикабызда, бөек Русиядә милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту өстендә эшлибез, – диде “Башкортстан урыслары соборы” президиумы рәисе Валентин Павлов. – Бүген безнең иңнәрдә бик зур җаваплылык ята — киләчәк буыннар өчен Башкортстанны һәм бөек Русияне үстереп, дистәләрчә һәм йөз еллар буена төзегәннәрне саклап калу. Без дус, һәм бездә күптән инде барысы да үрелеп барды. Безнең Урыслар соборы барлык милләт вәкилләрен үз эченә ала. Бездә - уртак тарихи язмыш, тамырлар һәм мәдәни код. Безнең проблемалар уртак. Безгә неонацизм һәм яңа фашизмга каршы көрәштә җиңү кирәк.
Без үзебезнең буын иңендә яткан җаваплылыкны аңлыйбыз. Русия Президенты Владимир Путин әйтүенчә, безнең гомум мәдәни кодны – Русия милләтенең, җиңүчеләр милләтенең, дөньядагы иң бөек милләтнең кодын сакларга һәм тергезергә кирәк.
– Бүген - сезнең оешманың киләсе биш елына стратегиясе билгеләнә торган бик мөһим көн. Римма Әмир кызы Үтәшева җитәкчелегендә сез үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм телне саклау буенча бик күп чаралар үткәрәсез. Хезмәтегез өчен рәхмәт, – диде “Русия халыклары ассамблеясе” Гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлеге рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Ватанны саклаучылар” Гомумрусия фондының Башкортстан филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина. – Илебез тормышында мөһим чор — Президент Владимир Путин указы белән расланган 2036 елга кадәр чорга Русия Федерациясе дәүләт милли сәясәтенең яңа стратегиясе үз көченә керде.
Бу яңартылган документ кына түгел. Бу - безнең якындагы елларга үсеш фәлсәфәсе. Бу - безнең глобаль проблемаларга, Көнбатышның безнең җәмгыятьне таркату омтылышларына, традицион кыйммәтләрне юып һәм тарихны яңадан язу омтылышларына җавап. "Русия халыклары бердәмлеге елы"н ачу вакытында Президентыбыз ассызыклаганча, бүген алгы сызыктагы яугирләребез - төрле милләт һәм төрле конфессия вәкилләре. Үзләренең күптөрлелегенә карамастан, алар бер-берсенә “туган” дип мөрәҗәгать итә. Һәм бу сугышчан туганлык аларга җиңүне якынайтырга ярдәм итә. Һәм бүген без, Русиянең бердәм халыклары, улларыбызга, ирләребезгә җиңүне якынайтырга ярдәм итәбез.
“Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Русиянең Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева хисап доклады белән чыгыш ясады.
– Һәр халык өчен төп өстенлекләр – туган телне, мәдәниятне һәм милли гореф-гадәтләрне саклау. 2026 ел Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан - "Русия халыклары бердәмлеге елы", ә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан "Зур һәм тату гаилә елы" дип игълан ителде, - диде Рима Әмир кызы. – Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе гамәлгә ашыра торган проектлар абруйлы һәм дәрәҗәле. Аларның һәркайсы милли дәүләт сәясәтен, шул исәптән Русия Президенты Владимир Путин һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров куйган гомумдәүләт бурычларын тормышка ашыруга зур өлеш кертә. Оешма тарафыннан башкарылучы эшләр җәмгыятьне берләштерүгә һәм төрле милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә гармониягә ирешүгә ярдәм итүче дәүләт милли сәясәтен гамәлдә тормышка ашыруның ачык мисалы булып тора.
Арытаба Бүздәк районы Каран урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мансурова, “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналларының баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты, доцент Фаил Фәтхетдинов, Уфа Фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире, доцент, Стәрлетамак шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Илсур Мансуров, “Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәрчесе, Нефтекама шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Гөлнара Гыйлемханова чыгыш ясадылар.
Конференциядә Совет кабул иткән карарлар нигезендә "Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы Советы рәисе итеп - янә Римма Үтәшева, ә оешманың башкарма директоры итеп Альбина Хәлиуллина сайландылар. Иҗтимагый оешманың контроль-ревизия комиссиясе Уфа "Нур" татар дәүләт театры бухгалтеры Лилия Мостафина, Туймазы дәүләт татар драма театр директоры Руслан Вахитов, Уфаның Гази Заһитов исемендәге 65нче Татар гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Заһитова составында расланды. Контроль-ревизия комиссиясен Руслан Вахитов җитәкләячәк.
Конференция ахырында милли җыенның резолюциясе кабул ителде.
Мөһим чарада катнашучылар Уфа “Нур” дәүләт татар театры каршында урнаштырылган Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Аннары театрда автономиянең яңа Советының урыннардагы милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләре белән беренче киңәшмәсе үтте.
Фото: Динар Кәлимуллин.