+1 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
28 февраль , 12:20

Нәнәй - үзе бер Галәм!

Нефтекама – кырыктан артык милләт вәкилләре яшәүче дуслык шәһәре. Биредә татар автономиясе тарафыннан бик күп проектлар тормышка ашырыла, бүген без сезне шуларның “Нәнәй” дип аталганы белән таныштырып үтәчәкбез.

Нефтекама нәнәйләрен туплап, Социаль-остазлык үзәге төзелгәнгә 4 ел. Әмма узган елда нәкъ Римма Үтәшева ярдәме белән әлеге проект яңа үсеш алды, эшчәнлеге ягыннан да, географик яктан да киңәйде.
“Нәнәй” проекты бүген биш йөздән артык кешене берләштерә. Бер идея белән янучы 500дән артык кеше – ул зур көч! Ә идеябез гади – яшь буын белән эшләү.

Шунысы да бар: татар автономиясе каршында оешкан проект тиз арада барлык милләтләргә дә таралды, бүген “Нәнәй” проектда марилар да, башкортлар да, удмуртлар да, урыслар да күп.

Нәрсәләр эшлибез соң без? Беренчедән, туган телләрне һәм җәмгыятебезнең баганасы булган гореф-гадәтләрне, традицияларны саклап калу өстендә эшлибез. Эшне без балалар бакчаларыннан башладык, чөнки милләтнең киләчәге – бакчаларда. Елына утызар тапкыр балалар бакчаларында булабыз, төрле йолалар күрсәтәбез. “Угыз ашы” булсынмы ул, “Каз өмәсе”, «Гербер», «Полоз Куарсур», “Орчык бәйрәме”, «Угинде»ме – балалар барысын да яратып карый!

"Сохраним!” дигән проектыбыз да шул йолаларны саклап калу максатыннан килеп чыкты. Ел саен без, төрле милләтнең бер йоласын алып, аны башкарып, видеога төшерәбез. Әйтик, киндер йоласын. Аны активистларыбызның бакчасында чәчеп үстерәбез, йолкабыз, маен сыгабыз, чылатып, сүс алабыз, эрлибез, киндер тукыма тукыйбыз – тулы циклын башкарабыз.

Икенче проектыбыз “Остаханә” дип атала. Без анда балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә чакырып, осталык дәресләре үткәрәбез. Ул киездән киемнәр әвәләү (валяние), үләннән паннолар эшләү, китаплар төпләү, балчыктан чүлмәкләр ясау, талдан төрле әйберләр үрү, корамалар тегү, челтәр бәйләү, сандык бизәү кебек онытылып барган шөгыльләрне, ата-бабалар кәсебен тергезү буенча үтә. Менә кайда ул “креатив индустрия”!

“Бишек җыры“ проектыбыз да традицион гаилә кыйммәтләрен саклап калу максатыннан туды. 17 мартта Нефтекамада “Бишек җыры” бәйрәме үткәрәбез, килегез, барыгызны да чакырып калабыз! Быел республикабызда игълан ителгән “Зур һәм тату гаилә елы”нда ул - бик актуаль чара.

“Нәнәйләр һәм нәниләр” проекты да шул уртак эш нигезендә туды. без “ОфлайнНәнәй. Буыннар диалогы” дигән укулар оештырдык. Ә укытучылар итеп балаларны чакырдык. Һәм ялгышмадык! Һәр үсмергә бер әбине, бабайны билгеләдек.

Проектыбыз “Нәнәй” дип аталса да, анда дәү әтиләр дә бик күп. Алар - безнең уң кулыбыз, ярдәмчеләр, хатын-кыз эшли алмаган мең эшне сиздермичә генә эшләп, проектны алга этәрүчеләр. Ә киләчәктә безнең дәү әтиләрнең малайлар белән аралашуын активлаштырып, бергә такта ешырга, сыерчык оялары ясарга өйрәтергә дигән планыбыз да бар.

“Солдатларга – туган як чәе” иң полуляр акцияләребезнең берсенә әйләнде һәм бөтен республика буенча таралды. “Әни чәе” дип аталган мәтрүшкәле чәйләребезгә рәхмәт әйтеп, солдатлар безгә хатлар яза, шалтыраталар.

Патриотик теманы дәвам итеп, “Кызыл таң” гәзите белән берлектә 2015 елдан бирле алып барган “Җиңү хатлары” проектын атап үтәргә кирәктер. Ул бик уңышлы, вакытлы һәм кирәкле эш булып чыкты. Зур тәрбияви әһәмияткә ия, чөнки без хатларны студиядә балалар белән язабыз. Бу - үзе бер тәрбия чарасы!

Узган елда татар автономиясе каршында “Рухият” милли театры оешуга да шушы хатлар берникадәр сәбәпче булды. Алар “Язылмаган сугыш” дигән әсәрдә чагылдырылды һәм тамаша аншлаг белән үтте. Театрыбыз бүген 40 кешедән тора, шуларның 16сы – балалар, иң өлкән актерыбызга - 79, иң кечесенә 5 яшь.

Шулай ук, патриотик тәрбия максатыннан кече метражлы кинолар төшереп, яшьләрне патриотик тәрбия эшенә җәлеп итәбез.

Чаралар турында сүз барганда, чыгымнар турында да әйтеп үтми булмый. Без, Хөкүмәтебез биргән мөмкинлектән файдаланып, “Пушкин картасы” федераль проект буенча актив эшлибез. Ике ел эчендә 25 түләүле чара үткәреп, кергән акчадан сәнгать коллективларына 65 сәхнә костюмы тектек, уен кораллары сатып алдык. “Пушкин картасы” проекты буенча эшләү – ул зур ярдәм, беренчедән, балаларның акчалары муниципалитетта кала, икенчедән, костюмнар, уен коралары булып, арытаба да мәдәниятне үстерергә ярдәм итә.

Кыскасы, эшләребез бик күп. Планнарыбыз тагы да күбрәк! Нефтекама татар автономиясе башка дистәләгән проектлар белән бергә “Нәнәй” проектын алга таба да алып барачак. Бүген нәкъ шушы проект турында сөйләвебез дә юкка гына түгел: кушылыгыз безгә, нәнәйләр һәркайда бар.
Ә инде нәнәй ул – үзе бер Галәм, ул – дога, ул – дисбе, ул җылы оекбаш, кайнар аш, исле гөл, елмаеп торган күзләр, ул - әкият, ул - ярату һәм хәстәрләү.

Гөлнара Гыйлемханова,
"Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе, Нефтекама шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас