Конференциядә милли үзаңны үстерү һәм милләтара татулыкны алга таба ныгыту өчен яңа идеяләр һәм башлангычлар тәкъдим итүче педагоглар, галимнәр һәм җәмәгатьчеләрнең чыгышлары тыңланды. Дискуссиянең игълан ителгән темалары арасында мәдәни традицияләрнең дәвамлылыгын тәэмин итүгә, туган телне һәм әдәби иҗатны өйрәнүне популярлаштыруга аерым игътибар бирелде.
Шулай ук, катнашучылар соңгы биш елда оешма тарафыннан гамәлгә ашырылган иң уңышлы проектларны тәкъдим иткән тематик күргәзмәләрне карады. Биредә һәркем мәдәни алмашу, ватанпәрвәрлек тәрбияләү һәм яшьләрнең үз телен, әдәбиятын, мәдәниятен, тарихын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү белән кызыксынуын арттыру өлкәсендә ирешелгән уңышларны күрә алды.
“Республика Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән Башкортстан татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясенең алтынчы конференциясе делегатларын һәм кунакларын чын күңелдән сәламлим. Бүгенге конференция Башкортстан татарлары өчен генә түгел, күпмилләтле республикабызның барлык халыклары өчен дә мөһим. Сез беләсез, күптән түгел республика Башлыгы Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында быелгы төп бурычны өч сүз белән билгеләде: “Барысы да җиңү өчен”, – диде Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Данияр Абдрахманов. – Бүген безнең Җиңүне якынайту өчен уртак көчләрне берләштерүдән дә мөһимрәк бурыч юк. Бу минутларда безнең сугышчылар, алар арасында татарлар һәм башкортлар, урыслар һәм белоруслар, чувашлар һәм марилар, илнең йөзләгән милләте вәкилләре, Бөек Ватан сугышында бабаларыбыз кебек үк, бергәләп нацистларга каршы сугыша. Еш кына үз гомерләре бәрабәренә балаларыбызның баш өстендәге тыныч күккә хокукын яклыйлар. Сезнең белән безнең бурычыбыз — яугирләргә ярдәм итү. Барлык халыкларыбызның бердәмлегеннән, уртак тырышлыктан башка бу мөмкин түгел. Шуңа да бүгенге форум Башкортстан татарларының теле, тарихы һәм мәдәнияте турында гына түгел, ул тулысынча безнең бердәм тугандаш халыклар гаиләсе турында.
Шул ук вакытта татарларның республикабыз һәм илебез үсешенә керткән зур өлеше турында әйтү мөһим. Нәкъ менә бүгенге форум безнең Президент игълан иткән “Русия халыклары бердәмлеге елы”н ачучы зур һәм әһәмиятле республика чараларының берсенә әверелде. Быел Башкортстанда республикабыз Башлыгы Радий Хәбиров игълан иткән “Зур һәм тату гаилә елы” да уза. Миллионга якын татар яшәүче Башкортстанда татар мәдәниятен, телен, гасырлар буе яшәп килгән гореф-гадәтләрне үстерү һәм саклау өчен күп эш башкарыла.
Ә уртак якларыбыз күп. Ике тугандаш халык, башкортлар һәм татарлар, гасырлар буе тынычлыкта һәм татулыкта яши. Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафури, Әмирхан Еники һәм Мостай Кәрим, Сара Садыйкова һәм Нариман Сабитов, Рөстәм Яхин һәм Заһир Исмәгыйлев исемнәре безнең өчен бердәй якын. Безнең халыкларны һәрвакыт якынайткан башка бик күп мәшһүр исемнәр бар. Уфа “Нур” дәүләт татар театры, Туймазы дәүләт татар драма театры тулы заллар җыя, меңгә якын татар үзешчән иҗат коллективы уңышлы эшли.
20 елдан артык Бүздәк районының Килем авылында татар тарихи-мәдәни үзәгенең ишекләре ачык. Бу уку елында 36 мең бала татар телен һәм әдәбиятын өйрәнә, 28 мәктәптә 3 меңнән артык бала татар телендә белем ала, татар телен 517 укытучы укыта. Өстәмә белем бирү системасында өч милли якшәмбе мәктәбендә 565 укучы өчен татар халкының телен һәм мәдәниятен өйрәнү оештырылган. Без Нефтекамада күппрофильле полилингваль мәктәп-интернат ачтык, анда укыту урыс, татар һәм инглиз телләрендә алып барыла.
Республикада татар телендә 32 басма чыга, алар – “Кызыл таң” һәм “Өмет” гәзитләре, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналлары, 28 шәһәр һәм район гәзите.
Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе яугирләргә ярдәм итү эшенә беренчеләрдән булып кушылды. Оешма актив рәвештә сугышчыларга гуманитар ярдәм җыя һәм озата, Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәре дәваханәләренә медикаментлар белән даими ярдәм күрсәтә. Сезнең мәдәни-мәгърифәтчелек эшчәнлегегез нәтиҗәсендә “Тукай моңнары” һәм “Ике аккош” республика иҗади конкурс-фестивале, “Бәлеш-фест” традицион милли ашлар фестивале һәм башка бик күп мөһим проектлар Башкортстаннан читтә дә билгеле булды.
Хөрмәтле дуслар, тик бергә генә без катлаулы сынауларны лаеклы уза алачакбыз. Бүгенге форум халыкларыбызның какшамас бердәмлегенә ышанычны тагын да көчәйтә торган мәйданчык булсын!”
Данияр Абдрахманов бер төркем милләттәшләребезгә дәүләт бүләкләре тапшырды. Икътисад фәннәре докторы Касыйм Йосыпов — “Халыклар дуслыгы” ордены, язучы Закир Әкбәров һәм “Өмет” гәзите журналисты Рәүф Идрисов, профессор Илшат Насипов, Авыргазыдан Риф Вәлиев — “Хезмәттә фидакарьлек өчен” медале белән бүләкләнделәр. “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Гөлнара Гыйлемханова һәм оператор Илдар Еникеев – “Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре”, Уфа Фән һәм технологияләр университеты Стәрлетамак филиалының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире, автономиянең Стәрлетамак бүлекчәсе рәисе Илсур Мансуров – “Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре” Мәләвез балалар (яшүсмерләр) иҗат сарае директоры Рөстәм Якиев – “Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре”, Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары Рида Фәхрисламова – “Башкортстанның халык артисты”, Ләйсән Алтынбаева – “Башкортстанның атказанган артисты”, Уфаның Гази Заһитов исемендәге 65нче Татар гимназиясеннән Гүзәл Заһитова, 84нче Татар гимназиясеннән Илмира Шакирова, Уфа районы Михайловка авылыннан Динара Харисова “Башкортстанның атказанган укытучысы” исемнәренә лаек булдылар.
Дәүләт думасы депутаты, Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, иҗтимагый оешма дәүләт власте органнарының һәрдаим ярдәмен тоеп эшли. Иҗтимагый оешмалар дәүләтебезгә халыкларның телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен сакларга ярдәм итә. Илдар Ирек улы үз чыгышында татар телен саклау, яшәтү проблемаларына тукталды. Аның фикеренчә, туган телләрне саклап калу өчен иң тәүдә гаиләдә туган телдә аралашырга кирәк. Аннары инде балалар бакчалары, мәктәпләрдә туган телне өйрәнү шарт. Шулай ук җәмгыятьтә татар телле мохит булу мөһим. Депутат туган телләрне саклау эшендә башкорт кардәшләребез белән бердәм булырга кирәклеген ассызыклады.
Илдар Гыйльметдинов Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Эльмира Саматова, Дүртөйле районы мәдәният бүлеге башлыгы Рәсим Ямалетдинов, урындагы милли-мәдәни оешмалар эшендә актив катнашкан Ирина Заһидуллина, Гөлнара Муллаянова, Зилә Фәттаховага Федераль татар милли-мәдәни автономия рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
– Хөрмәтле дуслар, илебездә – “Русия халыклары бердәмлеге елы”, республикада “Зур һәм тату гаилә елы” игълан ителде. Без барыбыз да республикабызның, илебезнең үсүен телибез, халкыбызның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен тырышлык салабыз һәм сынауларга каршы торырга ярдәм итүче иҗтимагый оешмага берләштек, – диде Дәүләт думасы депутаты, Бөтендөнья башкортлары корылтае президиумы рәисе Эльвира Аеткулова. – Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең максатлары һәм бурычлары, Бөтендөнья башкортлары корылтаеныкы кебек үк, бер: телне, милли үзенчәлекне, традицияләрне саклау һәм балаларны традицион кыйммәтләрдә тәрбияләү. Без тел белүчеләрнең күбрәк булуына омтылырга тиеш. Кызганычка каршы, хәзер кире тенденция күзәтелә. Бу – без хәл итәргә тиешле иң зур проблема.
– Бүген Башкортстан урыслары соборы исеменнән сезнең конференцияне сәламлим. Без республикадагы татарларның уңышлары белән горурланабыз. Без барыбыз да республикабызда, бөек Русиядә милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту өстендә эшлибез, – диде “Башкортстан урыслары соборы” президиумы рәисе Валентин Павлов. – Бүген безнең иңнәрдә бик зур җаваплылык ята — киләчәк буыннар өчен Башкортстанны һәм бөек Русияне үстереп, дистәләрчә еллар буена төзегәннәрне саклап калу. Бездә – уртак тарихи язмыш, тамырлар һәм мәдәни код. Безнең проблемалар уртак. Безгә неонацизм һәм неофашизмга каршы көрәштә җиңү кирәк.
– Бүген – сезнең оешманың киләсе биш елына стратегиясе билгеләнә торган бик мөһим көн. Римма Үтәшева җитәкчелегендә сез үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм телне саклау буенча бик күп чаралар үткәрәсез, – диде “Русия халыклары ассамблеясе” Гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлеге рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Ватанны саклаучылар” Гомумрусия фондының Башкортстан филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина. – Илебез тормышында 2036 елга кадәр чорга Президент Владимир Путин указы белән расланган Русия Федерациясе дәүләт милли сәясәтенең яңа стратегиясе үз көченә керде. Бу яңартылган документ кына түгел. Бу – безнең якындагы елларга үсеш стратегиясе. Бу – безнең глобаль проблемаларга, Көнбатышның безнең җәмгыятьне таркату омтылышларына, традицион кыйммәтләрне юып һәм тарихны яңадан язу омтылышларына җавап. “Русия халыклары бердәмлеге елы”н ачу вакытында Президентыбыз ассызыклавынча, бүген алгы сызыктагы яугирләребез – төрле милләт һәм төрле конфессия вәкилләре. Үзләренең күптөрлелегенә карамастан, алар бер-берсенә “туган” дип мөрәҗәгать итә. Һәм бу сугышчан туганлык аларга җиңүне якынайтырга ярдәм итә. Һәм бүген без, Русиянең бердәм халыклары, улларыбызга, ирләребезгә җиңүне якынайтырга ярдәм итәбез.
“Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева хисап доклады белән чыгыш ясады.
– Һәр халык өчен төп өстенлекләр – туган телне, мәдәниятне һәм милли гореф-гадәтләрне саклау. 2026 ел Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан – “Русия халыклары бердәмлеге елы”, ә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан “Зур һәм тату гаилә елы” дип игълан ителде, – диде Рима Әмир кызы. – Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе гамәлгә ашыра торган проектлар абруйлы һәм дәрәҗәле. Аларның һәркайсы милли дәүләт сәясәтен, шул исәптән Русия Президенты Владимир Путин һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров куйган гомумдәүләт бурычларын тормышка ашыруга зур өлеш кертә. Оешма тарафыннан башкарылучы эшләр җәмгыятьне берләштерүгә һәм төрле милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә гармониягә ирешүгә ярдәм итүче дәүләт милли сәясәтен гамәлдә тормышка ашыруның ачык мисалы булып тора.
Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе гамәлгә ашыра торган проектлар бер-берсеннән күпкырлы мәнфәгатьләре, халыкчанлыгы белән аерылып тора. Ә бу – безнең һәрберебезнең эш нәтиҗәсе. Яңа проектлар булдыру темпын акрынайтмыйча алга барырга кирәк. Якын арада Кушнаренко районында без төрле телләрдә патриотик җырлар фестивале уздырырга тәкъдим итәбез. Нәкъ шушы җирлектә 1941-43 елларда Кушнаренко авылында Коминтернның махсус мәктәбе эшләгән. Анда шөгыльләнүчеләр арасында Долорес Ибаррури, Маркус Вульф, Иоганн Вайнгард, Клемент Готвальд, Франсин Фромон, Даян Мурзин һәм башкалар булган. Минемчә, бу проектыбыз да тормышка ашар!
Махсус хәрби операция үткәрү шартларында иҗтимагый оешмабызның эшчәнлеген аеруча билгеләп үтәргә телибез һәм тиешбез. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында төп идея итеп “Барысы да җиңү өчен!” девизын атады, моның белән ул махсус хәрби операциягә, алгы сызыктагы сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүне иң мөһим бурыч дип атады.
СВО геройлары турында чын тарихны җыюны һәм таратуны системалаштырырга, шулай ук тарихи дөреслекне саклау аша гомум батырлыкка хөрмәт формалаштыру максатларында Русия халыкларының каһарманлыгын күрсәтүче күргәзмәләрне, басмаларны һәм белем бирү модульләрен кертеп, мәгърифәтчелек проектларын эшләргә тәкъдим итәм.
Йомгак ясап, хәл итүне таләп итүче проблемаларга игътибарны юнәлтәсе килә. Аларга түбәндәгеләрне кертергә мөмкин: Республика Халыклар дуслыгы йорты дәүләт учреждениесенең Нефтекама филиалын – Башкортстан татарларының тарихи-мәдәни үзәген ачу; Уфа шәһәрендәге 84нче Татар гимназиясен реконструкцияләү һәм киңәйтү; Нефтекама шәһәрендә полилингваль мәктәпне төзеп бетерү; татар телендә яңа китаплар нәшер итү һәм бастыру; урындагы язучыларга һәм журналистларга дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтү; халыкның Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинга һәйкәл кую башлангычын хупларга.
“Башкортстан – күпмилләтле төбәк, монда йөздән артык милләт вәкиле яши. Милләтләр арасында дуслыкны ныгыту, төрле халыкларның мәдәниятен үстерү, гореф-гадәтләрен саклау – республикадагы дәүләт сәясәтендә төп юнәлешләрнең берсе. Әлбәттә, бу сәясәтне төбәктә алып баруда дәүләт мәгълүмат чараларының роле бәяләп бетергесез, – диде Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе урынбасары, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов. – Безнең республикада татар телендә 32 басма нәшер ителә. Шулай ук, “Юлдаш” радиосында татар редакциясе эшләп килә. Боларга һәр редакциянең электрон сайтын, социаль челтәрләрдәге төркемнәрен, Телеграм һәм МАХтагы чатларын да өстәргә кирәк.
Әлеге мәгълүмат чаралары республикада яшәүче татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, туган телен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә, төбәктәге милли сәясәт, мәдәният өлкәсендәге алдынгы үрнәкләр белән үз укучысын таныштыра.
Билгеле булуынча, 2026 елга Дәүләт җыелышы-Корылтайга республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров Юлламасындагы бурычлар өч сүзгә сыйган: “Барысы да Җиңү өчен!” Димәк, республиканың сәнәгате, авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният өлкәләре, гомумән, республикадагы барлык тармаклар, шул исәптән без дә – иҗтимагый оешмалар, СВОда илебез җиңеп чыгып, егетләребез исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсын өчен барысын да эшләргә тиешбез. Республиканың татар телле киңкүләм мәгълүмат чаралары һәр көнне халыкларны берләштерү идеологиясе рухында чыга. “Барысы да Җиңү өчен!” девизы безнең өчен абстракт идеология түгел, ә конкрет әһәмияткә ия, җәмгыятьнең иҗтимагый бердәмлеген тәэмин итүгә булышлык итүче инструмент булып тора.
СВОдагы батыр яугирләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү буенча да күп эшләр башкарабыз. Республикадан барган журналистлар төркемендә безнең хезмәткәрләр дә алгы сызыкта командировкада булып, яугирләр белән очрашып, материаллар әзерли. Республика Башлыгы Грантын отып, геройлар турында материаллар туплап, китап итеп бастырып чыгардык. Әлбәттә, бу эшләрне башкарып чыгарга безгә республиканың “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Башкортстан филиалы зур ярдәм күрсәтте.
Шулай итеп, республиканың татар телле киңкүләм мәгълүмат чаралары редакцияләренең СВОда катнашучы якташ-яугирләргә рухи һәм матди ярдәм итүе – һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлекләренең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.
Агымдагы елда Башкортстанның татар телле киңкүләм мәгълүмат чаралары редакция эшчәнлеген ике төп тематик елга туры китереп оештыра: алар – илдәге “Русия халыклары бердәмлеге елы” һәм республикадагы “Зур һәм тату гаилә елы”. Редакция материаллары милләтара татулыкны, телләрне һәм гореф-гадәтләрне, шулай ук гаилә кыйммәтләрен саклауга укучыларның игътибарын юнәлтә.
Шулай итеп, республиканың татар телле мәгълүмат чаралары күпмилләтле ил һәм төбәк дәрәҗәсендә халыклар бердәмлеге, традицион гаилә идеяләрен саклау, пропагандалау һәм ныгыту коралы булып тора.
Ил буенча почта бүлекләренең ябылуы, безгә тагын бер җаваплы бурыч өстәде. Ул да булса – гәзит-журналларга язылуны оештыру. Матбугатка язылу чорында сезне дә безнең ярдәмчеләребез булырга чакырам. Әйдәгез, республикада нәшер ителүче татар телле басмаларыбызга башта үзебез язылыйк, аннан соң коллегаларыбызны язылырга өндик. Бергәләп тотынсак, без зур көч бит!”
Арытаба конференциядә Бүздәк районы Каран урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мансурова, Уфа Фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире, доцент, Стәрлетамак шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Илсур Мансуров, “Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәрчесе, Нефтекама шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Гөлнара Гыйлемханова чыгыш ясадылар.
Конференциядә Совет кабул иткән карарлар нигезендә “Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы Советы рәисе итеп – янә Римма Үтәшева, ә оешманың башкарма директоры итеп Альбина Хәлиуллина сайландылар.
Конференция ахырында милли җыенның резолюциясе кабул ителде.
Мөһим чарада катнашучылар Уфа “Нур” дәүләт татар театры каршында урнаштырылган Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Аннары театрда автономиянең яңа Советының беренче киңәшмәсе үтте.
“Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы Советы рәисе урынбасары, филология фәннәре докторы, профессор Илшат НАСИПОВ:
– Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе конференциясенә зур канәгатьлек, дулкынлану һәм киләчәккә өметләр белән килдем.
Канәгатьлек белән, чөнки оешма эшендә катнашлыгым бар. Мәгариф өлкәсе өчен жаваплы буларак, туган телне саклауга һәм өйрәнүгә кулымнан килгәнчә үз өлешемне кертергә тырышам. Дулкынлану тоям, чөнки үткән еллар дәвамында ирешелгән уңышлар бар. Бу бик шатлыклы һәм шуңа чара бәйрәм төсе ала.
Киләчәккә өметләр кабул ителгән карарлар, республика татарларының милли-мәдәни ихтыяҗларын тормышка ашыруда башкарыласы эшләр белән бәйле.
Автономия республиканың иҗтимагый тормышында иң актив оешмалардан санала. Башка татар оешмалары да аңа тартыла, бик күп чаралар уртак тырышлык белән башкарыла. Республика җитәкчелеге дә, урыннарда да оешманы таныйлар. Федераль автономия җитәкчелеге дә моны белә, хуплый һәм даими ярдәм күрсәтә. Аңлашыла, монда башкарма комитетның нәтиҗәле эшчәнлеге һәм аның рәисе Римма Үтәшеваның абруе, оештыру сәләте зур роль уйный.
Уфа Фән һәм технологияләр университеты Стәрлетамак филиалының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире, автономиянең Стәрлетамак бүлекчәсе рәисе Илсур МАНСУРОВ:
– Республикабыз өчен бик тә мөһим чара – Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең хисап-сайлау конференциясе узды.
Автономия Советы рәисе Римма Үтәшеваның чыгышы зур игътибарга лаек, ул, оешма эшчәнлегенә йомгак ясап, узган еллар дәвамында татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү юнәлешендә башкарылган бик күп эшләргә тукталды. Минем фикеремчә: автономиянең эшчәнлеге чыннан да соклануга лаек. Узган елларда татар телен саклау, милли бәйрәмнәребезне үткәрү, балалар һәм яшьләр өчен төрле чаралар оештыру юнәлешендә зур эш башкарылды. Әлеге конференциядә билгеләнгән планнар телне үстерү, мәдәни ихтыяҗларны канәгатьләндерү һәм рухи кыйммәтләребезне ныгытуга юнәлтелгән.
Иманым камил, туган телнең саклануы, әлбәттә, иң беренче чиратта гаиләдән башлана. Гаиләдә бала әйләнә-тирәлекне туган телендә танырга, балалар бакчасында һәм мәктәптә ул аны камилләштерергә тиеш! Һөнәри белемне дә туган телендә алса, тагын да яхшырак!
Минемчә, яшьләр арасында туган телдә аралашу “модасы”н булдырырга кирәк, алар өчен кызыклы булган, ягъни “тренд”лы формалар табу отышлы булыр иде.
Әйтергә кирәк, татар теле укытучылары әзерләүче педагог буларак та, милли оешма вәкиле буларак та, конференциядә мондый фикерләрнең яңгыравына, алда милләтебез өчен файдалы, конкрет эшләр билгеләнүенә шатмын. Телебез, мәдәниятебез һәм гореф-гадәтләребез көн саен ныгый барсын!
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе, Нефтекама татарлары автономиясе җитәкчесе Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА:
– Конференциягә без 14 кешелек делегация белән килдек. Үзебездә тормышка ашырылган “Нәнәй” проектының бер өлешен тәшкил иткән күргәзмә әзерләдек. Анда Зинида Фәйзуллинаның йоннан эшләгән креатив киемнәрен тәкъдим иттек, янә Рәмзилә Акмалованың йөздән артык самавырлар коллекциясен, шул матурлыкны халыкка күрсәтәсе килде. Өченче эшебез — “Солдатларга — туган як чәе” акциясе. Без СВО башланганнан бирле яугирләргә “Әни чәе” әзерләп җибәрәбез.
Конференциянең “Русия халыклары бердәмлеге елы”нда үткәрелүе зур символик мәгънәгә ия. Безнең көч – бердәмлектә. Һәр халык, һәр милләт шундый чараларда туган телне, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне ничек сакларга дигән сорауга җавап эзли, эш планы кабул итә. Биредә туган тел, милләт өчен җан атучы кешеләр җыелган. Шуңа да бүген яңгыраган фикерләр чынга ашар дип уйлыйм.
Аерым рәхмәтебез Нефтекамадагы “Нәнәй” проектын үстерергә ярдәм иткән Римма Үтәшевага. Мондый көчле ярдәм белән без тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә әзер!
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.